И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Мәкаләмне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әлеге шигыре белән башлап җибәрүем юкка гына түгел. Чыннан да, без туган телебез аркылы дөньяны өйрәнәбез: иң беренче, тугач та, без әниебезнең безгә “балам” диеп эндәшкәнен ишетәбез. Аңа җавап бирә алмасак та, нәкъ тә шушы иң беренче туган телебездә эндәшкән сүзе безнең, кем булып үсүебездә, телебездә, күңелебездә милли хис тудыра, безне шәхес итеп тәрбияли.
Татар телен, татар мәдәниятен саклаучы буларак, татар халкының теле безгә - Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Безнең һәркайсыбыз телебезне саклауга үз өлешен кертсен, бу әманәтне буыннан-буынга тапшырсын иде.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышану, Аның сыйфатларын белү, аңлау һәр мөселманның төп вазыйфасы булып тора. Аллаһы Тәгаләгә ышанган, Аның сыйфатларын дөрес итеп кабул иткән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул була, ә Аллаһка ышанмаган я Аллаһтан башка затларны илаһилаштырган яки Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын дөрес итеп кабул итмәгән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул булмый. Шуңа күрә, Ислам галимнәре әйтүенчә, дини фәннәр арасында иң мөһим фән «гакыйдә» фәне булып санала. Әлеге фән Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын һәм иманда булган башка мәсьәләләрне дә өйрәнә. Һәрбер пәйгамбәр шул чордагы халыкка динне җиткергәндә, башта гакыйдәне, аннары шәригатьне (гыйбадәт мәсьәләләрен) тиешенчә аңлаткан. Барлык пәйгамбәрләрнең гакыйдәсе бер, ә шәригатьләре исә, төрле булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Миңа кадәр булган бөтен пәйгамбәрләр һәм мин әйткән иң фазыйләтле сүзләр – ул Лә иләәһә илләллаһу вәхдәһу лә шәрикә ләһу» (Аллаһтан башка илаһ юк, Ул бердәнбер һәм Аның тиҗдәше юк), – дигән (Имам Мәлик «Әл-Муватта»).
Милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, татар халкы аяусыз эзәрлекләүләргә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенең милли асылын, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килә. Милли һәм рухи байлыкны саклауда аеруча белем-мәгърифәт зур әһәмияткә ия.
Кыен чорларда халыкка белем һәм тәрбия бирүдә бөтен көчен куйган олуг галимнәрнең берсе Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол.
Һиҗри ел исәбе буенча Рабигыль әүвәл аеның 12нче көне Ислам дөньясында зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Белгәнебезчә, бу - мөселманнарның олуг Пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туып дөньяны нурландырган кичә, мәүлид кичәсе. Әлеге кичәне шушы билгеле бер көндә генә түгел, ә изге ай дәвамында билгеләп үтү күптән инде күркәм горыф-гадәткә әйләнеп, мөселманнарның сагынып көтеп ала торган бәйрәменә әверелде.
Шундый бер чара 24 сентябрь көнне Чувашстан республикасының Яңа Чабаксар шәhәре җәмигъ мәчетендә үткәрелде.
Билгеле булганча, Советлар Союзы җимерелгәч, 1990 еллар башында татар халкының язмышында шактый тирән үзгәрешләр башланды. Бу вакыт – татар халкының, республикабызның Милли күтәрелеш чоры иде. Иң мөһим вакыйгаларның берсе – Парламентыбызның 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итү булды. Татар халкы үз диненә, туган теленә, бай тарихына, гореф-гадәтләренә, рухи мирасына игътибарны арттырды. Үз Конституциябез, телләр турында канун барлыкка килде. Мәчет-мәдрәсәләр, милли мәктәпләр күпләп ачылды. Татарча газета-журналлар нәшер ителде. Республикабызда яшәүче татарлар үз ана телендә курыкмыйча сөйләшә башладылар.
Исмәгыйль Сәлимшаһ улы Сәлимшин 1893 елда хәзерге Башкортстанның Туймазы районы Нарыш авылында дини гаиләдә дөньяга килгән. Яшьлек еллары шушы авылда үткән.
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына чаклы катнашкан. Ул — алгы сызыкта, ут эчендә йөргән, ике тапкыр яраланган, ике тапкыр контузия алган солдат. Бөтен Европаны аркылыга-буйга гизеп, Украина, Польша, Венгрия, Чехословакия, Австрия илләрен азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән. Сугыш беткәннән соң үз иленә медальләр, рәхмәт хатлары белән генә түгел, 60 битлек көндәлек дәфтәре дә язып алып кайткан.
Хөрмәтле укучылар!
Сезнең игътибарыгызга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укучы 1 курс шәкерте Марат Шакировның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Шигырьләрдә автор үзенең уй-фикерләре, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең дәрәҗәсе, тарихы белән таныштыра.
Билгеле булганча, татар халкы үзенең тарихи яшәешендә гаять бай рухи мирас тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Меңьярым еллык язма әдәбиятыбыз бар. Шундый зур хәзинәгә ия булган халыклар дөньяда бик сирәк. Бу бай хәзинә ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Татар халкының бай мирасын өйрәнү, саклау һәм тарату өчен «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» 2019 елдан бирле эшли.
Әлеге оешма Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкләгән Казан шәһәре Ислам мәдәнияте «Иман» яшьләр үзәгенең дәвамы булып тора. «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлеге Казан шәһәре белән генә чикләнми, ә республика күләмендә алып барыла. Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы 2019 елның 11 декабрендә Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узды.
«Иман» үзәге төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Мәсәлән: милли тарихны, рухи мирасны, мәдәниятне өйрәнү һәм өйрәтү; татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыру; гарәп язуын өйрәтү һ.б.
2019-2022 елларда үткәрелгән чаралар белән танышып алыйк.
Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләһи раббиль гааләмиин вәс-саләәтү вәс-саләмү галә расулиһи Мөхәммәдин вә галә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.
И мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә дөньяны ислам нуры белән яктыртыр өчен, бөтен җир йөзендә булган барча мөэмин вә мөэминә хатын-кызларны көфер караңгылыгыннан коткарып, дөнья-ахирәт сәгадәтенә ирештерүче юлны күрсәтер өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәрде. Бөтен Гарәбстан голәмәте (галимнәре) бу айда, ягъни Рабигыль әүвәл аенда пәйгамбәребезнең тууын тәбрик итеп бәйрәм итәләр һәм махсус касыйдәләр укып, куркынычлы кыямәт көнендә шәфәгатен өмет итеп, салаватлар укыйлар һәм безләргә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аен хөрмәт итеп бәйрәм итү, аның махсус касыйдәләрен уку, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләү һәм куркынычлы кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмет итеп, салават укулар – һәрбарча мөэмин-мөселманнарның изге бурычыдыр.
Исмәгыйль Сәлимшах улы Сәлимшин (1893-1975) Башкортстанның Октябрьск шәһәре Нарыш авылында 1950-1975 еллларда имамлык вазыйфаларын башкарып, совет чорында ислам динен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткән дин әһелләренең берсе.
Хөрмәтле балаларым! Мин сезгә васыять язам, шуның буенча яшәсәгез, ин шә Аллаһ, ялгышмассыз.
Балаларым һәм барлык туганнарым! Мин хәзер картайдым инде. Әҗәл вакыты билгеле түгел, әмма шулай да, мин Аллаһтан сездән алда дөньядан китүемне сорыйм, шуның өчен дә сезгә беркадәр сүзләр язып калдырам.
Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Сәхипова Разыя Әзһәр кызының 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады
Халыкның педагогик традицияләре үзенчәлеге гасырлардан килгән тарихи шартлар һәм һәр халыкның аерым психологик халәте белән аңлатыла. Шунлыктан бүген дә халык мәгарифенең этник үзенчәлекләрен һәм тарихи үсешен өйрәнү мөһим.
Татарстанда мәгариф үсеше «Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихына барып тоташа»1.
922 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү болгарлар арасында гарәп язуы таралуны һәм мәдрәсәләр оешуны тизләтә.
1771 елда Казанда Апанай мәдрәсәсе ачыла. Мөселман дини мәгариф өлкәсендәге күп гасырлык тәҗрибәне барлау һәм шул чорда мәдрәсәләрдә белем алган затлы галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнеп, хәзерге дини уку йортларында куллануны системалаштыру – безнең бурыч.
Татарстан Милли музеенда татар мәгърифәте ядкарьләрен саклаучы өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Афзалинаның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады
Тарихи хәбәрләрне саклап, барлап бару, күркәм мөселман гадәте буенча, халыкның мәгърифәтче галимнәре, имам-мөдәррисләре эшчәнлеге аша эзлекле итеп алып барылган. Кемнең кемнән һәм кайсы мәдрәсәләрдә белем-тәрбия алганлыгы остазлык шәҗәрәсе – силсиләләрдә чагылыш тапкан. Ул силсиләләрдә галимнәр үзләренә кадәр Адәм галәйһиссәламнән башлап пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһис вәссәламнән соң кемнәр аркылы дөрес, тугры тәгълимат, күркәм холык үрнәкләре ирешкәнлекне 8-10 метрга кадәр сузылган төргәкле язмаларга теркәп калдырганнар. Шәҗәрәдә кан-кардәшлеге күрсәтелсә, силсиләдә остазлык чылбыры билгеләнгән.
Ислам фәннәре докторы, Казан ислам университеты мөгаллиме, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады
Мөхәммәд-Садыйк Иманколый (1870-1932) дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче һәм аңа аңлатма бирүче шәхес була. Ул 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә.
М-С.Иманколый башта Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Үсмер яшькә җиткәч, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлендә, 1886 елда Бохара шәһәренә укырга китә. Бу вакытта аңа нибары 16 яшь. Булачак галим анда бик күп остазлардан гыйлем ала. Монда ул шулай ук тәсаввуф (суфичылык) белән дә таныша һәм рухи остазлар булган мөршид-ишаннарны да күрә. Ләкин аның берәр суфичылык тарикатенә ияргәнме, юкмы икәнлеге билгесез. Бу хакта ул ачыктан-ачык бернәрсә дә әйтми.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Аның югары дәрәҗәсе турында Аллаһы Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 81нче аятендә болай дип әйтә: «Аллаһ пәйгамбәрләрне ант иттерде. Менә Мин сезгә Китап белән хикмәт бирдем. Бераздан сезнең кулыгыздагыларны раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк. Аңа шиксез иман китерерсез вә аңа һәрвакыт ярдәм итәрсез. Шушы шартларны кабул итәсезме? (Алар): «Кабул итәбез», — дип икърар кылдылар. (Аллаһ) әйтте: «Алайса, бер-берегез алдында шаһит булыгыз, Мин дә сезнең белән бергә шаһит», — диде».
Ислам динендә гыйлем алуга зур әһәмият бирелә. Изге Коръәннең беренче аяте дә гыйлем алу турында бара. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Изге Рамазан аеның Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә Коръәннең беренче аятен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә: «Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укы!», дип әмер итә, ягъни белем ал, өйрән, уйлан, фикерлә! («Галәк» сүрәсе 1нче аять). Бу аять, иң беренче чиратта, Коръәнне һәм башка дини белемнәрне өйрәнергә куша. Шулай ук әлеге әмергә файдалы дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дә керә. Шуңа күрә һәр кеше гыйлемгә омтылырга тиешле.
Билгеле булганча, Ислам диненең ике төп чыганагы бар. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръән, икенчесе – сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләре (сөннәте), ягъни аның сүзләре һәм гамәлләре. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын дөрес аңлар өчен, Раббыбыз Аллаһка дөрес гыйбадәт кылыр өчен, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнү – бик мөһим. Расүлебезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнмичә, тырышып үзләштермичә, Коръәнне дөрес аңлау мөмкин түгел. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләрен өйрәнүнең әһәмияте турында изге Коръәннең күп кенә аятьләрендә әйтелә. Шуларның берничәсе белән танышып китик.
Билгеле булганча, татарлар китап бастыру эшен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. 1787 елда Санкт-Петербургта Екатерина II рөхсәте белән татар мулласы Госман Исмәгыйль тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән нәшер ителә. Әмма беренче Коръән Петербургта чыкса да, 1803 елда Казанда басылган Коръән беренче басма Коръән буларак кабул ителә. Мөселманнар тарафыннан нәшер ителгәнгә аңа ихтыяҗ зур була. Революциягә кадәр Казан типографияләрендә бик күп дини китаплар, татар дин галимнәренең ислам дине фәннәре буенча хезмәтләре басылып чыга.
Балалар – әти-әниләрнең сөенече һәм тормышның бизәге. Балаларыбызның рухи һәм физик сәламәтлегеннән, иминлегеннән җәмгыятебезнең киләчәге тора. Шуңа күрә балаларга яхшы белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирергә кирәк. Тәрбия – эзлекле рәвештә баланың әхлагын, рухи кыйммәтләрен камилләштерү ул.
Һәр бала бу дөньяга саф күңел белән, иманлы булып килә. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «һәр кеше фитри халәттә (иманлы булып) туа», – дигән (Бохари, Мөслим). Һәркайсыбызга да, шул исәптән балаларыбызга Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән рухи хәзинәне саклау һәм үстерү өчен дини тәрбия бирү – аеруча мөһим. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, иманлы кешеләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган Җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз» («Тәхрим» сүрәсе, 6 аять).
Тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатинның ٌ Апанай мәдрәсәсенең бинасында "Иман" нәшриятының 30 еллык юбилеена багышланган фәнни конференциядә ясаган доклады
Казан йортын яулап алудан – чукындыру чорына кадәр мәчетләр турында кайбер хәбәрләр
Казан ханлыгы чорында шәһәребез ислам дөньясының бер мәдәни үзәге буларак билгеле була. Шәһәрдә мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман зиратлар булуы турында чыганаклар хәбәр итә. Барысы 1552 елда үзгәрә... Казан яулап алынгач, яңа рус хәкимияте тарафыннан шәһәр эчендәге мәчетләр хуҗалык биналары буларак файдалана башлый, соңрак җимерелә. Шулай ук безгә Корәеш бистәсендә Отуч мәчете булуы турында билгеле. Ул мәчет таштан салынган дип санала. Ләкин ул да, бер фараз буенча, 1742 елда Казан епархиясе тырышлыгы белән җимертелә.*
XIX гасыр һәм ХХ гасырлар башы мәшһүр татар дин галимнәре белән билгеле. Алар арасында олуг галимебез, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани дә бар. Ул 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дөньяга килә. Мәрҗанинең әти-әнисе биргән чын исеме – Һарун. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылына нигез салучы була, шуннан башлап Мәрҗанинең бабалары үзләрен «әл- Мәрҗани», ягъни «Мәрҗан авылыннан булучы», дип атый башлыйлар.
Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә зирәк акыллы, башкалар белән уртак тел таба белүче, тәкъва хатын була. Ул 29 яшендә ахирәткә күчә. Мәрҗани ана назыннан бик иртә – 5 яшендә үк мәхрүм кала.
Мәрҗанинең әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бабалары укымышлы, белемле кешеләр булганнар, күп шәкертләр укытканнар. Аның әтисе Баһаветдин хәзрәтнең хәзерге Арча районы Ташкичү авылында үз мәдрәсәсе булган. Анда Мәрҗани башлангыч белемне алган.