Һиҗри ел исәбе буенча Рабигыль әүвәл аеның 12нче көне Ислам дөньясында зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Белгәнебезчә, бу - мөселманнарның олуг Пәйгамбәре Мөхәммәд  салләллаһу  галәйһи  вә сәлләм  туып дөньяны нурландырган кичә, мәүлид кичәсе. Әлеге  кичәне шушы билгеле бер көндә генә түгел, ә изге ай дәвамында билгеләп үтү күптән инде күркәм горыф-гадәткә әйләнеп, мөселманнарның сагынып көтеп ала торган бәйрәменә әверелде.

Шундый бер чара 24 сентябрь көнне   Чувашстан республикасының  Яңа Чабаксар шәhәре җәмигъ мәчетендә үткәрелде.

Анда республиканың хәкимият, мөфтият вәкилләре, дин әхелләре, дини һәм милли эшләргә ярдәм итүче эшмәкәрләр катнашты. Казаннан, Ульяновск җирлегеннән, Арча, Кама Тамагы һәм башка өлкәләрдән кунаклар килде.

Бәйрәмне  Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте  мөфтиенең  беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов   Коръән укып  ачып җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасының җитәкчесе Габдерәүф  Хәсәнов бу көннең зур әхәмиятен билгеләп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аша килгән Ислам диненең милләтебезне милләт итеп, телебезне тел итеп саклауда зур  урын алып торганын, динебезне  дәвам итүче яшь буыннар тәрбиәләү  чараларның берсе икәнен әйтеп узды.

Чувашия Республикасы Дәүләт Советы председателе урынбасары Петрова Ольга Исааковна сүз алып  җыелган кунакларны Чувашия Республикасы Дәүләт Советы председтеле Л. И. Черкасов исеменнән Мәүлид белән тәбрикләде hәм рухи-әхлакый традицияләрне саклауга hәм актив иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш  кертүе өчен  Яңа Чабаксар җәмигъ мәчете иман хатыйбы Минкадир хәзрәт Резаповка  Чувашия Республикасы Дәүләт Советының мактау грамотасын тапшырды.

Казанның Апанай мәдрәсәсе мөдире, Мөхәммәдия мәдрәсәсе укытучысы Әхмәт хәзрәт Сабиров чыгышын: “Яңа Чабаксар җәмигъ мәчетенә, Чувашстан җиренә hәр килүемдә  чираттагы тапкыр  дөньяда татулык, дуслык, бердәмлекнең барлыгына ышанам”,-дип башлады, Минкадир хәзрәт      белән аралушу нәтиҗәләрен бәяләп. Үзара бердәм булып, ярдәмләшеп эшләүнең  динне күтәрүдә, дини гыйлем бирүдә, тәҗрибә  ысулларын киңәйтүдә  яңа мөмкинлекләр  ачуын   мисаллап  курсәтте. Әхмәт хәзрәт җыелучыларны Галәмебез аның хөрмәтенә яратылган - Пәйгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне белән котлады.  Шулай ук Яңа Чабаксар шәhәре мәчетен торгызуда ярдәм итүчеләрга рәхмәтен белдерде.

Апанай мәчете имам хатыйбы, Болгар Ислам академиясе  укытучысы Ниаз хәзрәт Сабировның вәгазе бик тирән эчтәлекле, тәрбияви булды. Шушындый мәҗлесләр үткүрүнең мөхимлеген аңлатып,  Пәйгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөселманнар дөньясында тоткан олуг дәрәҗәсен күрсәтте, аны әти-әниләребезгә караганда да ныгырак  яратырга тиешлегебезне бәян итте. Мөхаммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмненең тормыш юлын, камил сыйфатларын өйрәнү, белү, башкаларга җиткерү, hәр дәвам салаватлар әйтү  мөселманнарның Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм алдында  бурычы икәнен   hәм бу гамәлләр Раббыбызның  илчесе алдында ихласлыгыбызны күрсәтә, күңелләребезне сафландыра, гонахларыбызны ярлыкауга сәбәп булуын әйтте.

Казаннан  Апанай мәчете белән Казан Апанай мәдрәсәсе бергәләшеп бу көнгә  бүләк итеп, мәдәни мирасыбыз, зур дини тәрбияви мәгънәгә ия булган, татар халкының   рухи дөньялары чагылыш тапкан әсәр-дини мөнәҗәтләр алып килделәр. Аларны,бәйрәмдә катнашучыларга, Гөлсина ханым Сабыр җитәкчелегендә оештырылган  “Апанай апайлары” мөнәҗәт ансамбле җиткерде. “Лә илләһә илләллаһ”, “Йә, Рәсүлем Мөхәммәд ”, “Хатын- кызлар”,   “Әҗәлләргә давалар юк”, “Пәйгамбәргә мадхия”   мөнәҗәтләре  аша  Аллаһтан башка табына торган башка  зат юк икәненлеге сөйләнде, Аңа ихласи эндәш-мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорап  күңелләрне бушату, җиңеллек алу хакында бәян ителде, “өммәтләрем-өммәтләрем” дип күпме авырлык-югалтулар кичергән  Рәсүлебез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә сәләмнәр җиткерелеп hәр инсан фаныйлыкта дөрес яшәргә өндәлде.

Бу кичерешләрне Яңа Чебаксар апаларының  дулкынланып ихластан көйләгән мөнәҗәтләре, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевнең дини әсәрләре, мөнәҗәтләр башкару остасы Динар Шәймәрданов чыгышлары дәвам итте.  

Мәҗлестә сүз алып Мәүлидкә хөрмәт күрсәтүчеләр күп булды. Бәйрәмене   Ильяс хәзрәт Сафиянов   Коръән укып, дога кылып тәмамлады.

Буыннан буынга күчә торган шушындый дини чаралар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бу мәҗлес Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең  тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре уку, вәгазьләр сөйләү, салаватлар әйтү, халыкны дингә өндәү   чараларның  өстәмә бер  форсаты булды.

Шулай ук мондый  очрашулар, аралашулар  мөселманнарның  бер-берсенә булган кардәшлек хисен арттыруга бик зур сәбәп. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәттә безне- үзеннән соң килүчеләрне  олылап  , үзенең кардәшләре дип әйтеп калдырды. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм  бер көнне сәхабәләренә: “ Үземнең кардәшләрем белән очрашсам иде “, - ди. Сәхабәләр: “ Йа Рәсүлуллаһ, без синең кардәшләрең түгелмени?” - дигәч, ул: “Юк, сез -минем сәхәбәләрем, ә минем кардәшләрем-  миңа мине күрмәгән хәлдә ышанучылар” ,-диде.