Билгеле булганча, татар халкы үзенең тарихи яшәешендә гаять бай рухи мирас тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Меңьярым еллык язма әдәбиятыбыз бар. Шундый зур хәзинәгә ия булган халыклар дөньяда бик сирәк. Бу бай хәзинә ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Татар халкының бай мирасын өйрәнү, саклау һәм тарату өчен «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» 2019 елдан бирле эшли.

Әлеге оешма Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкләгән Казан шәһәре Ислам мәдәнияте «Иман» яшьләр үзәгенең дәвамы булып тора. «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлеге Казан шәһәре белән генә чикләнми, ә республика күләмендә алып барыла. Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы 2019 елның 11 декабрендә Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узды.

«Иман» үзәге төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Мәсәлән: милли тарихны, рухи мирасны, мәдәниятне өйрәнү һәм өйрәтү; татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыру; гарәп язуын өйрәтү һ.б.

2019-2022 елларда үткәрелгән чаралар белән танышып алыйк.

2019 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелә.

Шул килешүнең беренче нәтиҗәсе буларак, 2019 елның 27 сентябрендә  Тарих институтында Апанай мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда мәртәбәле кунаклар, республикабызның күренекле галимнәре, Апанаевлар нәселенең варислары катнашты.

2019 елда Казан шәһәренең 5нче сәнгать мәктәбе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелә. Сәнгать мәктәбе укучылары Апанай мәдрәсәсенә килеп, гарәп язуын өйрәнәләр, Апанай мәдрәсәсе шәкертләре сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате буенча дәресләр алалар.  

         2019 елның октябрь аеннан алып ноябрьгә кадәр шәһәребезнең Габдулла Тукай музеенда Апанай мәчетенең 250 еллык юбилеена багышланган рәсемнәр күргәзмәсе үткәрелде.

         2019 елны балалар өчен татар халкының тарихын, тормышын күрсәтә торган кул сәнгате дәресләре башлап җибәрелде. Әлеге дәресләрдә балалар төрле материалларда милли бизәкләр, шәмаилләр, букчалар һәм башка матур, файдалы әйберләр ясарга өйрәнәләр.

         2020 елда «Иман» үзәге Апанай мәдрәсәсен ремонтлауга һәм җиһазландырырга ярдәм итте.    

         2020 елның июнь һәм июль айларында «Иман» үзәге мәктәп яшендәге балалар өчен төрле музейларга, тарихи урыннарга экскурсия оештырды. Мәсәлән, Иске Татар бистәсе, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри музейларына һәм Татарстан Республикасының милли музеена бардылар. Әлеге музейлар белән танышу һәр елны дәвам итә.

         2020 елның 4 июлендә татар халкының милли киемнәре белән танышу чарасы узды.

         2020 елның 19 июлендә «Иман» нәшриятының 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

         2020 елның 3 августында Апанай мәдрәсәсендә Татар теле дәресләрен укыту башланды. Хәзерге көндә дә әлеге дәресләр дәвам итә.

         2020 елның 23 августында Яшьләр министрлыгы каршындагы «Идел» яшьләр үзәге һәм Иске Татар бистәсе префектурасы белән берлектә һиҗри календарь буенча яңа – 1442 елга багышланган мәдәни чара уздырылды. Бу бәйрәм чарасына чакырылган танылган галимнәр, әдипләр, шагыйрьләр чыгыш  ясады, балалар өчен төрле бәйгеләр, уеннар үткәрелде, халкыбызның мөнәҗәтләре башкарылды.

         2020 елның 29 августында КФУ студентлары Апанай мәдрәсәсе һәм «Иман» үзәге эшчәнлеге белән танышты.

         2020 елның 10 сентябрендә Апанай мәдрәсәсенә килеп, дәүләт вәкилләре «Иман» үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.

         2020 елның 27 сентябрендә Апанай мәдрәсендә «Иман» үзәгенең мәдәни һәм гыйльми чаралары белән танышу кичәсе узды.

2020 елның октябрь аенда гарәп теле дәресләрен укыту башлап җибәрелде. Әлеге дәресләрне Көньяк Африка Республикасында гыйлем алган мөгаллим алып бара.

         2020 елның 17 октябрендә Апанай мәдрәсәсендә Сөембикә-ханбикәгә багышланган әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан язучылары берлеге җитәкчелеге, танылган җәмәгать эшлеклеләре, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре чыгышлар ясады.

         «Иман» үзәге еш кына төрле шәхесләр белән очрашулар үткәрә. 2021 елның 17 гыйнварында Казан ислам университеты шәкерте, сәяхәтче Рөстәм Гыйльметдинов белән очрашу узды. Бу чарада Казанда басылган Коръәннең Антарктидага булган сәяхәте турында сөйләнелде.

         2021 елның Рамазан шәриф аенда ифтар мәҗлесләре үткәрелде.

         2021 елның 15 майда киемнәр җыю, алыштыру һәм тарату буенча хәйрия акциясе үткәрелде. Бүгенге көндә «Йөрәктән йөрәккә» исемендәге хәйрия үзәге эшләп килә.

         2021 елның июнь аенда мәктәп яшендәге балалар өчен әдәп-әхлак һәм татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре буенча ике атналык курслар үткәрелде. Бу күркәм чара һәр елны дәвам ителә.

         2021 елның 19 июлендә «Апанай мәдрәсәсе: тарихы һәм бүгенгесе» дигән тема буенча фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге чарада танылган дин әһелләре, күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Апанай мәдрәсәсенең тарихы һәм эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде. Бу фильмны Ютуб каналында карарга мөмкин.

2021 елның октябрь аенда халкыбызның рухи мирасына багышланган чаралар уздырылды. 10 октябрьдә Болгар чоры мәдәнияте һәм танылган гарәп теле белгече, мөгаллим Сөнгатулла Бикбулатов турында лекцияләр укылды. 17 октябрьдә Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләренең тарихы һәм татар хәйриячеләре Хөсәеновлар турында лекцияләр укылды. 31 октябрьдә танылган галим, хаттат Нәҗип Нәккаш белән очрашу узды. Ул үзенең хезмәтләре белән таныштырды. Урта гасыр татар әдәбияты турында лекцияләр укылды.   

2022 елның 15 февралендә «Иман» үзәге Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрде. Фәнни җыен «Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше» исеме астында узды. Конференция барышында Галимҗан Барудиның «Әл-китәбү әл-әүвәлү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә» («Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап») исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителде.

2022 елның март аенда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында тарихчылар Альберт Борһанов һәм Фәйзелхак Ислаев белән очрашу үткәрелде. 

2022 елның 17 маенда татар галимнәренең мирасын өйрәнүгә багышланган җыелыш узды.  Бу чарада Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, «Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды»ның башкарма директоры Гобәйдуллина Асия Наил кызы, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авыл җирлегенең башлыгы Гатиятуллин Марат Гомәр улы, Олы Ачасыр авылы мәчетенең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Кадыйров, Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы директоры Гатиятуллина Рәзинә Әнвәр кызы, "Татар авылы" комплексы директоры Камалетдинов Миңнедамир Хәлим улы катнашты. Җыелышта танылган татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган җирләрен зиярәт кылу, аның мирасы белән танышу турында сөйләшенде. Халыкка, бигрәк тә яшьләргә бай мирасыбызны җиткерү юллары турында фикерләр алышынды. Җәй көннәрендә тарихи урыннарны зиярәт итү маршруты төзелде.

2022 елның 6 июнендә «Иман» үзәге Каюм Насыйриның туган җиренә экскурсия оештырды. Апанай мәчете мәхәлләсе, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәләре Яшел Үзән районының Кече Шырдан, Олы Ачасыр авылларын, Каюм Насыйри белән бәйле булган тарихи урыннарны, аның исемендәге музейны зиярәт иттеләр.

2022 елның 13 июнендә кыз балалар һәм аларның әти-әниләре өчен татар милли аяк киеменең үзенчәлекләре турында кызыклы лекция үткәрелде. 

2022 елның 19 июнендә кыз балалар өчен Каюм Насыйри туган җирләренә экскурсия оештырылды. 6 июльдә ир балалар сәяхәт кылды.

2022 елның 19 июлендә Апанай мәдрәсәсендә «Татар галимнәренең тарихи фәннәрнең үсешенә керткән өлеше» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

         2022 елның 30 июлендә Апанай мәдрәсәсендә «Печән базары» фестивале кысаларында «Язма мирас: бүгенге хәле һәм киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада хәзерге вакытта борынгы татар кулъязмаларын, гарәп язулы китапларны өйрәнү һәм популярлаштыру перспективалары, татар археографиясенең бүгенге хәле каралды. Түгәрәк өстәлдә дәүләт вәкилләре һәм танылган галимнәр, белгечләр катнашты: А.М.Ахунов (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты); А.Г.Хәйретдинов (Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих  институты); И.А.Гыйләҗев (Татар энциклопедиясе  һәм төбәкләрне өйрәнү институты); Әхмәт хәзрәт Сабыр (Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе); Нияз хәзрәт Сабиров («Иман» үзәге җитәкчесе) һ.б.

         2022 елның август аенда Апанай мәдрәсәсенең түбәсен ремонтлау эшләре башланды.

2022 елның 25 августында «Иман» үзәге Татарстан Республикасының тарихи урыннарына (Алексеевск районында урнашкан Биләр, Шама авыллары, Норлат районының Колбай-Мораса авылы) экскурсия оештырды.

         2022 елның ноябрь аенда мөнәҗәтләр башкарырга өйрәнү дәресләре башланды.

Әхмәт хәзрәт Сабыр