Билгеле булганча, Советлар Союзы җимерелгәч, 1990 еллар башында татар халкының язмышында шактый тирән үзгәрешләр башланды. Бу вакыт – татар халкының, республикабызның Милли күтәрелеш чоры иде. Иң мөһим вакыйгаларның берсе – Парламентыбызның 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итү булды. Татар халкы үз диненә, туган теленә, бай тарихына, гореф-гадәтләренә, рухи мирасына игътибарны арттырды. Үз Конституциябез, телләр турында канун барлыкка килде. Мәчет-мәдрәсәләр, милли мәктәпләр күпләп ачылды. Татарча газета-журналлар нәшер ителде. Республикабызда яшәүче татарлар үз ана телендә курыкмыйча сөйләшә башладылар.

 Рәсәй илендә һәм Республикабызда милли үзаңыбызның, Ислам диненең күтәрелеше, һичшиксез, Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. 1980 еллар ахырында, 1990 еллар башында Татарстанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә татар телендәге дини, тарихи, милли әдәбиятка ихтыяҗ зур иде. Шул сәбәпле Казан шәһәрендә татар телендәге дини әдәбиятны халыкка тарату өчен «Иман» нәшрияты оештырыла. Үзенең эшчәнлеге барышында меңнән артык исемдәге китаплар нәшер ителә.  Аларның яртысыннан күбрәге татар телендә бастырыла. Бу нәшрият – Рәсәй җирлегендә иң беренче мөселман нәшрияты. Шулай ук халыкны, бигрәк тә яшьләрне рухи һәм милли мирасыбыз, бай мәдәниятебез белән таныштырыр өчен мөселман яшьләренең Ислам мәдәнияте – «Иман» мәркәзе дөнья күрде. Бу оешмаларның аерылгысыз рәисе булып Вәлиулла хәзрәт сайланды.   

Вәлиулла хәзрәт татар телен саклар һәм үстерер өчен татар галимнәре, тарихчылары белән хезмәттәшлек итте, аларның саф татар телендә язылган әсәрләрен, хезмәтләрен «Иман» нәшриятында күпләп бастырды. Шулай ук Вәлиулла хәзрәтнең тырышлыгы белән урта гасырда иҗат ителгән күп кенә әдәби әсәрләр хәзерге язуга күчерелеп бастырылды. Мәсәлән, Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләр» әсәре, Хөсам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» әсәре, Суфи Аллаһиярның «Сөбәтел гаҗизин» әсәре, Мәүла Колыйның «Хикмәтләре», «Мөнәҗәтләр» китабы һ.б.

Иҗат белән шөгыльләнүче татар яшьләрен, татар әдәбиятын үстерер өчен, туган телебезгә, бай мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләр өчен Вәлиулла хәзрәт «Таян Аллага» исемендәге әдәби бәйгене (конкурсны) төп оештыручыларның берсе булды.

Хикмәт иясе буларак, Вәлиулла хәзрәт һәрвакыт киләчәк турында уйлап халкыбызга хезмәт итте. Ул бөтен Рәсәйдә яшәүче милләттәшләребез турында борчылды, туган телебезне саклауга, өйрәнүгә багышланган күп кенә тирән эчтәлекле мәкаләләр язды, төрле чараларда даими чыгышлар ясады.

Күп гасырлар дәвамында Россиядәге ислам дине татар телле булган. Беркемгә дә сер түгел: инкыйлабка (революциягә) кадәр Россиядә мәчет-мәдрәсәләрне салу, дини китаплар бастыру, гомумән, Ислам диненең үсеше мөселман татарлары белән бәйле. Россия шәһәрләрендәге мәчетләрдә җомга һәм гает вәгазьләре, дога кылулар татар телендә укылган. Бу тәртипкә беркем дә каршылык күрсәтмәгән. Бүгенге көндә татарлар төзегән күп кенә мәчетләрдә җомга вәгазьләре рус телендә алып барыла, татар теле кысыла бара. Вәлиулла хәзрәт «Мәчетләрдә татарчаны онытып баралар» дигән мәкаләсендә бу проблема аркасында Россиядәге Ислам татар телле булудан туктарга мөмкин дигән фикерен белдерә һәм мәчетләрдә, яшьләр арасында татар телен саклар өчен берничә чараны тәкъдим итә. Беренчедән, Вәлиулла хәзрәт төрле милләтләргә, милли телләргә шәригатьнең мөнәсәбәтен күрсәтә. «Хөҗүрат» сүрәсенең 13нче аятен искә ала. Милләтне, милли телне алыштыру җенесеңне алыштырган кебек гайре табигый нәрсә дип белдерә. Ул болай дип яза: «Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул бик тә горурланып үзенең кораеш кабиләсеннән чыгуын сөйләгән. Әле җитмәсә, сәхабәләрен нинди милләттә булуларын  истә тотып телгә алган. Әйтик, Сәлман Фариси, Биләл Хәбәши, Әбү Зарр Гыйфәринең төрле халыклардан булуы күренә. Әгәр Исламның асылы милләттән баш тарту булса, пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларны милләтләренә, кабиләләренә карап искә алмас иде.

Моннан тыш мәчетләр асылда вакыф милке, ягъни күчемсез милек, Ислам юлына ярдәм бирү булып санала. Вакыф бирүчеләр нәрсәне дә булса шарт итеп куярга мөмкин. Бу шартлар үтәлергә тиеш. Мәгълүм ки: бабаларыбыз революциягә кадәр акчаларын нәкъ менә татар телле мәчетләр төзүгә биргән. Аларның ихтыяры буенча хәзерге вакытта мәчетләрдән файдаланучыларга да изге, мәҗбүри булырга, ягъни җомга намазлары татар телендә башкарылырга тиеш. Бу шәригатькә нигезләнгән».

Икенчедән, Вәлиулла хәзрәт татарларның, бигрәк тә яшьләрнең Коръәннең, хәдисләрнең тирән, бай эчтәлегенә төшенергә тырышасы урында Ибне Тәймия, Мөхәммәд ибне Габделвәһһаб, Насыруддин Албани кебек шәхесләргә сукырларча иярүне тәнькыйтьли. Аларның юлы роботларча бернинди уйланусыз буйсынуга, бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип белдерә. Динне татар галимнәре язган китаплардан өйрәнергә чакыра.

Өченчедән, аның фикеренчә, татар телен, динне саклар өчен, гадәт-йолаларыбызны белү һәм үтәү мөһим. Ул болай дип яза:  «Гади генә бер нәрсәне аңлау зарур; гадәт-йолаларны тәнкыйтьләү аларны юкка чыгара алмый. Теләсә нинди тәнкыйть башка, «яхшырак» йолалар тәкъдим итүне күздә тота. Тәгаен татар йолаларына килгәндә, аларга ике яклап – рус (гомумән Европа) һәм гарәп яшәү рәвешләре тарафыннан һөҗүм ителә. Алар татар гадәтләрен тәнкыйтьләгән булып безгә башка йолаларны кертмәкче. Гаҗәп: күпләр бу хәл белән килешеп, татар үзенчәлеген юкка чыгаруда ярдәм итә. Кыскасы, кемдер никах яки җеназа кебек гадәти йолаларны бабаларыбыз башкарганча түгел, башка милләтләрдәгечә үтәргә өнди икән, моның артына башка максатлар яшерелгән.

Татар милләтен саклап калу мәсьәләсе инде хәл ителгән дип сөйлиләр икән, болай белдерергә бик иртә әле. Глобальләштерү куркынычы янаганда милли үзенчәлекне бик тиз җуярга мөмкин. Мондый шартларда традицион динебезне тоту зарур.

Революциягә кадәр татарлар һәм руслар бер үк урамнарда йөрсә дә, алар үзара кисешми торган милли мохитләрендә яшәгән. Әлбәттә, төп шарт дин булган. Шуңа күрә милли үзенчәлек сакланган да. Әлеге бурыч Казан, Татарстан өчен бәлкем бик кискен дә түгелдер. Әмма башка төбәкләрдәге татар милләтен җуелудан саклап калу проблемасы шактый четерекле. Шуңа күрә татар милләте өчен Исламны саклау вазыйфасы үз әһәмиятен һич тә югалтмады. Киресенчә, хәзерге вакытта бу зарурлык йөз тапкыр артты. Татар милләтен Татарстаннан тыш та саклап калу, яклау өчен Исламның нәкъ менә бу үзенчәлекләрен — татар телле мәчетләрен, үзебезгә хас дини йола-гадәтләрне саклау, тергезү кирәк».

Шулай итеп, Вәлиулла хәзрәтнең тел мәсьәләсе турындагы фикерләре бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Барыбызга да әманәт булып бирелгән саф динебезне һәм туган телебезне сакларга һәм үстерергә насыйп булса иде!

 

Нияз хәзрәт Сабиров,

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

РИИның ислам теологиясе кафедрасы доценты,

тарих фәннәре кандидаты