Хөрмәтле укучылар!

Сезнең игътибарыгызга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укучы 1 курс шәкерте Марат Шакировның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Шигырьләрдә автор үзенең уй-фикерләре, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең дәрәҗәсе, тарихы белән таныштыра.  

 

Йолдызым

 

Зәңгәр Күк белән Җир арасында

Күрәм атылган йолдызларны,

Хыял белән Күкләрдә дә очам,

Баса алмыймын сагышларны.

 

Мин Аллаһны әгәр очрата алсам,

Сорамас идем алтын тәхет,

Көн, төн, йолдызларны булдыргансың,

Я, Аллаһым, бир миңа бәхет...

 

Төнлә караңгыда атыл җиргә

Әйт әле миңа бер сүз, йолдыз,

Әллә чит-ят итеп күрәсеңме,

Бик күңелсез шул, мин бит ялгыз.

 

Аллаһ – Кадир, барсын да булдыра,

Күкне, Җирне, минем теләкне,

Ай яктылыгында, сихри кичтә

Очып төш, яндырма йөрәкне!

 

Йолдызым, тагын бер күрергә, дип

Сорыймын мин Бөек Аллаһтан,

Сип син якты нурыңны Җиһанга

Һәр кичне көтеп басып торам.

 

Биеклеккә омтылып карадым,

Йолдызымны күрәсем килде,

Болытлар арасында югалдың,

Барсын үзең беләсең инде...

 

Төнге Күктә атылган йолдызлар,

Күңелгә тойгылар салалар...

       2016 елның июле.

 

 

 

 

 

«Мөхәммәдия»гә

 

Гасыр аша үткән тормышыңда

Тарихта эзең югалмады,

Чын күңелдән хезмәт итүеңне

Халык беркайчан онытмады.

 

 

Һәр кешенең язмышы булгандай,

Һәрбер илнең үз язмышы бар,

Тел, гореф-гадәтне онытмаска,

Татар халкының уллары бар.

 

 

Гыйлем изгегә тарта, ди халык,

Зиһен булса, белем дә артыр,

Туган телең, динне яхшы белү

Күркәм гадәтләрне арттырыр.

 

 

Бала чактан ук бик зирәк булдың,

Мәдрәсәдә күп белем алдың,

Бохарада да син югалмадың

Йосыф хәзрәттә имам булдың.

 

 

Сәфәрләрдә йөреп, гыйбрәт алып,

Әйтеп күп рәхмәтләр Аллаһка,

Кызыл Яр, Күкчәтау, Акмуллалар

Уңышлар теләгәннәр сиңа.

 

 

Һәрдаим яктылыкка омтылып

Яши халкың, белемнәр ала,

Саф күңеле, пакь намусы белән

Рәхмәтләрен әйтәләр сиңа.

 

 

Дини байлыгыбыз югалмады,

Үтте ул көннәр, еллар аша,

Рәхмәтләрен халкың әйтә һаман

Мәрҗани, Урманче, Максудига,

Баруди, Вәлиулла Ягъкубка.

 

Иртән искән ягымлы җилләр дә

Үзенчә йомшак, җылы була,

Мәчетләрнең ишекләрен ачып

Гыйбадәткә шәкертләр тула.

 

 

Хәзер үсеп килгән яшь буынга

Гыйлем бирүче әһелләр бар,

Калган эшләрне дәвам итүче

“Мөхәммәдия”дә күп алар.

 

 

Мәдрәсәнең бүгенгесе өчен

Вәлиулла хәзрәткә рәхмәт,

“Мөхәммәдия” киләчәгендә

Яшь буынга зур иде таләп.

 

 

Иделем

 

Ярга бәрелгән дулкынын тыңлап

Идел-диңгезгә карап торам,

Һич онытмый, һаман күз алдымда

Халкыбыз улларын озаткан.

 

Нинди генә авырлык булса да,

Тезләнмәгән дошман алдында,

Тавыш бирде миңа ул чайкалып

Карап торам аның ярында.

 

Килер бер көн, кайтырлар батырлар,

Иделем инде каршы алыр,

Акты да акты аның сулары

Бирелмәгән батырлар калыр.

 

Күп вакытлар үтте: айлар, еллар,

Иделем дулкыны чайкалсын,

Сау-сәламәт кайткан батырларның

Тарихларда исеме калсын...

                                                  

                                                               2015 ел.