И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Мәкаләмне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әлеге шигыре белән башлап җибәрүем юкка гына түгел. Чыннан да, без туган телебез аркылы дөньяны өйрәнәбез: иң беренче, тугач та, без әниебезнең безгә “балам” диеп эндәшкәнен ишетәбез. Аңа җавап бирә алмасак та, нәкъ тә шушы иң беренче туган телебездә эндәшкән сүзе безнең, кем булып үсүебездә, телебездә, күңелебездә милли  хис тудыра, безне шәхес итеп тәрбияли.

Татар телен, татар мәдәниятен саклаучы буларак, татар  халкының теле  безгә - Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Безнең һәркайсыбыз телебезне саклауга үз өлешен кертсен, бу әманәтне буыннан-буынга тапшырсын иде.

Ислам динендә туган тел һәм милли гореф-гадәтләр, йолалар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сакчыллык өчен бирелә торган әманәт дип күрсәтелә. Әгәр телебезне сакламыйбыз, аны югалтабыз икән, димәк без әлеге әманәтне – Аллаһның боерыгын үтәмибез дигән сүз.

“Сөй халыкның дөньясын!” – ди халык шагыйре Габдулла Тукай. “Халык дөньясы” дигәндә  шагыйрь аның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен кабул итәргә, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне саклап яшәргә өнди. Үз халкыңнын дөньясын яратыр өчен, иң элек аны өйрәнергә белергә, шул мохиттә үсәргә, тәрбияләнергә кирәк. Халыкның язылган һәм язылмаган кануннары, гореф-гадәтләре кечкенәдән баланың канына, аңына сеңдерелергә тиеш, шул рәвешчә, һәр милләтнең, халыкның үз мәдәнияте, милли йөзе барлыкка килә. Әгәр әдәп-әхлак, милли аң, ислам диненә хөрмәт, ихтирам орлыкларын ихлас мәхәббәт белән чәчсәк, киләчәктә файдалы җимешләрен үзебез үк мул итеп җыеп алырбыз. Халкыбыз: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дип әйткән.

Ата-ана үзенең баласына яхшы тәрбия һәм әдәп-әхлактан да артыграк бүләк бирә алмас. Бала кечкенәдән үк үзенең динен, телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу – безнең бурыч. Милләт һәм дин-ислам тарихын белмәгән баланы камил тәрбия алган дип әйтеп булмый. Җир йөзендә бик күп булсак та, башка күпсанлы, мәсәлән, рус халкына караганда  Россиядә без бик аз. Безнең кебек милли һәм дини азчылыкны тәшкил итүче халыкка үзебезнең милли үзенчәлекләрне, динебезне һәм мәдәниятебезне саклау аеруча мөһим. Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирелмәсә, халыкның милләт буларак югалу куркынычы бар. Шундый аяныч хәлгә калмас өчен, һәрберебез хәлебездән килгән кадәр динебез һәм милләтебез өчен тырышып, файдалы эшләр эшләргә тиешбез.

Пәйгамбәребез ﷺ “Шәхит булып китүче биш кеше арасында Аллаһ юлында яки Ватан өчен гомерен бирүче дә бар” дигән (Бохари, Мөслим).

Ватанга мәхәббәт иманның билгесе. Ватанга мәхәббәт туган җиргә генә түгел, туган телгә дә мәхәббәт. Без туган телебезне туган җиребездә өйрәнәбез, һәр кеше туган җирен яратырга тиеш. Хөрмәтле милләттәшләр, дин кардәшләребез! Аллаһ Тәгалә биргән бүләгебезне, амәнәтне саклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк. Ул бит безгә әби-бабаларыбыздан калган рухи мирасыбыз, иң зур байлыгыбыз. Телебез, милләтебез, иманыбыз булганда Аллаһ Тәгалә тәүфыйк та бирер. Үзебезнең телне яхшы белү бары тик үзебездән генә тора. Аны хөрмәтлик, зурлыйк, кадерлик.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

وَمِنْآيَاتِهِخَلْقُالسَّمَاوَاتِوَالْأَرْضِوَاخْتِلَافُأَلْسِنَتِكُمْوَأَلْوَانِكُمْإِنَّفِيذَلِكَلَآيَاتٍلِلْعَالِمِينَ

"Аллаһның билгеләреннән, күкләрнең һәм җирнең бар ителүе һәм сезнең тән төсләрегезнең һәм телләрегезнең төрле булулары. Дөреслектә, менә боларда кешеләр өчен галәмәтләр, билгеләр бардыр". (Рум сүрәсе, 22 нче аять)

 يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

"Әй кешеләр! Хаклыкта, без сезне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп яраттык һәм сезне халыклар һәм кабиләләр иттек, бер-берегезне танырсыз, һәм сезнең арагызда Аллаһ алдында иң хөрмәтлесе Аллаһтан куркучыдыр. Аллаһ һәрнәрсәне белүче". (Хуҗурат сүрәсе, 13 аять)

 Телебезне, гореф-гадәтләребезне оныту безне урыслаштыруга, шуның белән бергә динебездән ваз кичүгә дә китерә. Үз заманында татар халкының бөек шәхесе Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт», - дип язган.

 

Динара Садыйкова