• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg
“Иман” нәшриятында “Әмәли” исемле китап басылып чыкты. Бу китап әһле сөннәт һәм җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. “Әмәли” китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши.
{xtypo_dropcap}"И{/xtypo_dropcap}ман” нәшриятында “Әмәли” исемле китап басылып чыкты. Бу китап әһле сөннәт һәм җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. “Әмәли” китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (хиҗри ел исәбе буенча 569 елда үлгән). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә яттан өйрәнелә. Кадими булган татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына мәҗбүри кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән. “Әмәли” китабына күп кенә шәрехләр язылган, шуларның иң мәшһүрләре: Мөхәммәд бин Сөләйман Хәләби тарафыннан язылган "Нөхбәтүл Лә-әли ли бәдиль әмәли"; Гали бин Солтан Мөхәммәд әл-Кари тарафыннан язылган "Дәу-уль мәәли ли бәдиль әмәли". “Әмәли” китабын Апанай мәчетенең кибетендә алырга мөмкин.