Гошер сәдакасын күпме бирергә һәм аны кемгә тапшырырга?

Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы ул малга бәрәкәт бирә. Гошер сәдакасын биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга бик якын. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип әйтсеннәр, мактасыннар әле дип эшләргә кирәкми, ул ихластан, Аллаһы ризалыгы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

 

Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты бармы?

Гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирәләр. Көзнең кайсы аенда да ярый, соңрак бирү дә гаеп түгел.

 

Гошер сәдакасы итеп яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирергә мөмкинме соң?

Әлбәттә, ярый. Иң мөһиме – ниятең булу.


Бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, туганнарыңа, хезмәттәшләреңә алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителәме?

Бу күчтәнәч итеп кенә санала. Ул кеше күңелен сөендерү генә. Сәдака бит ул мохтаҗ кешеләргә генә бирелергә тиеш. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр дә туганы мохтаҗ икән, һичшиксез бирергә була.

 

Яшелчәләрне яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Кайберәүләр акчасын түләп, бакча сукалаттыра, бәрәңгесен утырттыра, аны көзен шул ук трактор кертеп казытып ала. Алар да гошер сәдакасын бирергә тиешме?

Алар уңышның егермедән бер өлешен бирергә тиеш.

 

Гошер сәдакасын бирмәү гөнаһмы?

Мөмкинлегең була торып бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.

 

Уразада вакытта мунча керергә ярыймы?

Ураза тоткан кеше мунчага кереп юына ала. Сахих (дөрес) хәдисләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе уразалы килеш юынган, үз өстенә су койган. Юынганда борын һәм авыз аша эчкә суны кертүдән сакланырга кирәк. Ялгышлык белән эчкә (ашказанга) су керсә, ураза бозыла. Ул вакытта каза кылырга кирәк булачак.

 

Эссе көнне ураза тоту бик авырлашты. Хәлем китә. Кыш айларына калдырсам, савабы кимер микән инде. Киңәш бирсәгез иде.

Ураза тотканда хәл китсә, коенып алырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре бик эссе көннәрдә үз өсләренә салкын су койганнар. Быел Рамазан уразасы җәйнең озын көннәренә туры килсә дә, без ихластан сабырлык күрсәтеп, Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп ураза тотарга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Ураза тоткан кеше өчен фәрештәләр: “Йә, Раббым, бу кешенең гөнаһларын ярлыка, аңа Үз рәхмәтеңне ирештер, бәрәкәт бир”, - дип, таң атканнан алып, кояш баеганчы Аллаһка дога кылалар”. Уйлап карагыз! 19 сәгать бер гөнаһсыз фәрештәләр ураза тотучылар өчен дога кылалар. Шуңа күрә тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми” (“Бәкарә” сүрәсе, 185нче аять). Ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләсә, сәламәтлеге зәгыйфь булса, ул ураза тотмаска мөмкин. Ураза тотмаган көннәр өчен башка көннәрне ураза тотарга тиеш булачак. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул фидия сәдакасы бирергә тиеш.
 
 
Вы можете задать свой вопрос в нижеследующей форме
Пожалуйста, введите Ваше имя
Пожалуйста, введите Ваш адрес электронной почты Ошибка в адресе почты
Пожалуйста, введите Ваше сообщение