Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышану, Аның сыйфатларын белү, аңлау һәр мөселманның төп вазыйфасы булып тора. Аллаһы Тәгаләгә ышанган, Аның сыйфатларын дөрес итеп кабул иткән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул була, ә Аллаһка ышанмаган я Аллаһтан башка затларны илаһилаштырган яки Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын дөрес итеп кабул итмәгән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул булмый. Шуңа күрә, Ислам галимнәре әйтүенчә, дини фәннәр арасында иң мөһим фән «гакыйдә» фәне булып санала. Әлеге фән Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын һәм иманда булган башка мәсьәләләрне дә өйрәнә. Һәрбер пәйгамбәр шул чордагы халыкка динне җиткергәндә, башта гакыйдәне, аннары шәригатьне (гыйбадәт мәсьәләләрен) тиешенчә аңлаткан. Барлык пәйгамбәрләрнең гакыйдәсе бер, ә шәригатьләре исә, төрле булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Миңа кадәр булган бөтен пәйгамбәрләр һәм мин әйткән иң фазыйләтле сүзләр – ул Лә иләәһә илләллаһу вәхдәһу лә шәрикә ләһу» (Аллаһтан башка илаһ юк, Ул бердәнбер һәм Аның тиҗдәше юк), – дигән (Имам Мәлик «Әл-Муватта»). 

Гакыйдә – динебезнең нигезе, шуңа күрә аны башкача «усул әд-дин» («диннең нигезләре») дип атыйлар.  Гакыйдәбез дөрес, нык булса, ин шәә Аллаһ, гамәлләребезнең дә уңай нәтиҗәсе булачак. Гакыйдәне өйрәнүнең мөһимлеге турында танылган татар дин галиме, шагыйрь Суфи Аллаһияр (1644-1721) үзенең «Сүбәт әл-гаҗизин» («Гаҗизләрнең терәге») китабында болай дип язган:

Гакыйдә белмәүче – шәйтанның дусты

Мең ел дәвамында гамәл кылса да, алар җил кебек буш булыр[1].

Аллаһы Тәгаләнең заты бер, ләкин Аның сыйфатлары чиксез, Ул сан белән чикләнмәгән. Бу сыйфатларның кайберләре турында мәгьлүматлар фәкать пәйгамбәрләргә генә иреште, ә  кайбер сыйфатлар турында бөтен кешеләргә дә хәбәр бирелде. Без Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен, ягъни сыйфатын беләбез. Бу исемнәр турында Коръәндә болай дип әйтелгән:

«Иң матур исемнәр Аллаһка хас» («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 180нче аять). Ислам галимнәре әйтүенчә, балигъ яшенә җиткән һәрбер мөселман Аллаһы Тәгаләнең 14 сыйфатын белергә тиеш, аларны белү Аллаһы Тәгалә һәм Аның сыйфатлары турындагы ялгыш фикерләрдән, дөрес булмаган карашлардан саклый. Галимнәребез бу 14 сыйфатны икегә бүлгәннәр. Беренче 6 сы «Сәлби» сыйфатлар дип атала, ягъни бу сыйфатлар бары Аллаһы Тәгаләгә генә хастыр. Калган 8 е  «Сөбүти» сыйфатлар дип атала, ягъни әлеге сыйфатлар дөнья яратылышы белән бәйләнгән.

«Сәлби» сыйфатлар:

  • Әл-Вөҗүд – Аллаһ бардыр. Бу барлыкны Аллаһы Тәгаләгә беркем дә бирмәгән.
  • Әл-Ваһдәният – Аллаһ бердер.
  • Әл-Кыдәм – Аллаһның әүвәле (башлангычы) юк. Аллаһтан башка бөтен барлыкларның башлангычы бар. Хәдис-шәрифтә әйтелән: «Аллаһы Тәгалә мәңге булды. Аннан башка бернәрсә дә булмады» (Бохари).
  • Әл-Бәка – Аллаһның ахыры юк, Ул мәңге булачак.
  • Әл-мөхаләфәту ли-лхәвадис – Аллаһы Раббыбыз беркемгә һәм бернәрсәгә дә охшамаган. Аллаһы Тәгалә барлык мәхлуклардан өстен. Коръән Кәримдә «Шура» сүрәсенең 11нче аятендә болай дип әйтелгән: «Аллаһка охшаган һичнәрсә юктыр». «Ихлас» сүрәсенең 4 нче аятендә: «Вә һичкем Аңа тиң булмады», дип язылган. Кайберәүләр Аллаһы Тәгалә – ул нур, изге рух, бөек акыл (высший разум) дип әйтәләр. Бу фикерләр дөреслеккә туры килми, чөнки Аллаһы Тәгаләнең затын берничек тә танып булмый. Икенче галимнәр болай дигән: «Аллаһы Тәгаләнең затын Аллаһтан башка беркем дә белмәс». Рәсүл әкрам (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: «Аллаһның мәхлуклары турында уйлагыз, фикер йөртегез. Аның заты турында уйламагыз, чөнки сез Аның бөеклеген беркайчан да танып бетерә алмассыз», - дигән (Дәйләми, Муснад).
  • Әл-Кыяму би нәфсиһи – Аллаһның барлыгы үзеннәндер. Аның бу сыйфатын белү – Аллаһы Раббыбыз турында мөһим белем ул. Әгәр кеше Аллаһы Тәгалә күктә, я җирдә яки бөтен җирдә дип уйласа ул имансыз калырга мөмкин.

Белергә кирәк: Аллаһы Тәгаләнең урыны һәм сүрәте,  ягъни образы юк. Ул урынны да, сүрәтне дә Үзе яратты һәм Үзе барлыкка китергән нәрсәләргә мохтаҗ түгел.

Имам Бәйһәкый (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермаса иде) үзенең «Әл-әсма вә сыйфат» дип исемләнгән китабында түбәндәге сүзләр китерә: «Кайбер галимнәр Аллаһы Тәгалә урынга мохтаҗ түгел икәнлеген дәлилләр өчен Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисен китерәләр: «Йә Аллаһ, Син Заһир, синең өстеңдә дә бернәрсә юк, Син Батыйн, синең астыңда да бернәрсә юк» (Мөслим). Бу сүзләргә галимнәр өстәп, шуны әйттеләр: «Аллаһка өстендә, астында кебек сүзләр хас булмагач, димәк Аллаһның урыны юк».

Кайберәүләр Коръәндәге аятьләрне һәм сөекле Пәйгамбәребезнең  (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләрен үзләренчә аңлатып, Аллаһы Раббыбызны  мәхлукларга хас булган сыйфатлар белән сыйфатлыйлар. Мәсәлән, имам Мөслимнең (Аллаһы аны Үзенең рәхмәтеннән аермаса иде) хәдисләр җыентыгында шундый бер хәдис бар. «Бер көнне Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер кеше килеп, әйтте: «Йә Рәсүлаллаһ, Минем бер җария, ягъни кол хатын бар, ул минем малымны карый. Көннәрнең берсендә бүре минем сарык бәрәнемне урлады. Мин ачуланып, җариягә суктым һәм бу гамәлем өчен үкенәм. Бәлки миңа аны азат итергәдер», – диде. Рәсүл Әкрам (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шул җарияне чакырып китерергә кушты. Җария килгәч, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа сорау бирде: «Аллаһ кайда?» Җария: «Аллаһ күктә», – диде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янә сорау бирде: «Мин кем?» Җария: «Син Аллаһның расүле», – дип җавап кайтарды. Шуннан соң Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аны азат ит, ул иманлы», – дип әйтте.

Бу хәдисне аңлар өчен галимнәрнең шәрехләрен карарга кирәк. Мәшһүр остаз, имам ән-Нәвәви (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермаса иде) «Аллаһ кайда?» дигән сорауга болай диде: «Бу сорау Аллаһның урыны турында түгел, ә Аның бөеклеге турында бирелде һәм «Аллаһ күктә» дигән сүзләр Аның бик кодрәтле зат икәнлекне аңлата». Шулай итеп, без Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән пакъ булганын белергә тиеш. Аллаһның гареше турында имам Гали (Аллаһ аннан разый булса иде) әйтте: «Аллаһы Тәгалә гарешне Үзенең кодрәтен күрсәтер өчен яратты».

«Сөбүти» сыйфатлар:

  • Әл-Хәят – Аллаһ тередер, әмма тереклеге безнеке кебек түгел, без тән һәм рух белән яшибез, Аллаһ исә боларга мохтаҗ түгел.
  • Әл-Гыйльм – Аллаһ белүчедер, белеменең чиге юк. Кирәк, яшерен эшләгән эш булсын, кирәк, күрсәтеп эшләгән эш булсын, әллә кайчан эшләгән эш булсын, ерак киләчәктә эшләнәчәк эш булсын – барысын белүче.
  • Әс-Сәмиг – Аллаһ бар нәрсәне ишетүчедер. Ишетүе мәхлукатныкы кебек түгел, колакка мохтаҗ булмас.
  • Әл-Бәсыйр – Аллаһ бар нәрсәне күрүчедер. Күрүе дә мәхлукатныкына охшамас, күзгә мохтаҗ булмас.
  • Әл-Ирадә – Аллаһ теләгәнен эшләр.
  • Әл-Кодрәт – Аллаһ чиксез көч һәм куәткә ия.
  • Әл-Кәләм – Аллаһ үзе теләгәнне сөйләшер һәм сөйләшүе дә мәхлукатныкына охшамас, телгә, тавышка һәм хәрефләргә мохтаҗ булмас.
  • Әт-Тәквин – Аллаһы Тәгалә бердәнбер яралтучы, һәр нәрсәне юктан бар итүче, шуңа күрә бер генә затны да Аллаһка тиңдәш кылырга хакыбыз юк.

Аллаһы Тәгаләнең шушы сыйфатларын белик, Аның мәрхәмәтле, шәфкатьле, сабыр һәм башка күп гүзәл сыйфатларга ия булуын онытмыйк, күбрәк Аның кодрәте, рәхмәте турында фикер йөртик. Бу дөньяда һәрбер мәхлук Аллаһы Раббыбызның бар булуына дәлил булып тора. Әгәр без тирә-юньгә игътибар белән карасак,  Аллаһның бөеклеген, кодрәтле зат икәнлеген күрәчәкбез һәм  Аллаһка карата мәхәббәтебез артачак, Аның ризалыгына, рәхмәтенә омтылырга тырышачакбыз.

Көннәрдән бер көнне мәшһүр әүлияләрнең берсе Җүнәйд Багдади (Аллаһ аны Үзенең рәхмәтеннән аермаса иде) күп кешеләрне каядыр ашыгып, барганнарын күрде. Ул алардан: “Кая ашыгасыз, сезне нәрсә дулкынландырды?” – дип сорады. Алар: “Меңнәрчә мисаллар ярдәмендә Аллаһның барлыгын исбатлаучы данлыклы галим килде. Без аннан дәрес алырга ашыгабыз. Әгәр теләсәң, син дә безнең белән бара аласың!” – дип җавап бирделәр. Шәех Җүнәйд аларга елмаеп карап: “Күрә торган күзләр, ишетә торган колаклар, тоя белә торган калебләр өчен дөньяда Аллаһның барлыгына күп дәлилләр бардыр. Әгәр сездә шуңа карамастан шикләр кала икән, барыгыз һәм тыңлагыз ул галимне! Безнең калебтә бернинди шик юк”, – дип әйтте. 

Аллаһы Раббыбыз безне кайда гына булсак та, һәрвакыт күреп торганын истә тотсак иде. Бер олуг остазның бик тырыш егерме шәкерте бар иде. Ул аларны бик хөрмәт итә торган булса да, араларыннан берсен Габдулланы артыграк сөя һәм ихтирам итә иде.

Көннәрнең бер көнендә дәрес беткәннән соң, унтугыз шәкерт бергә җыелып, рухи остаз янына килделәр һәм әйттеләр: “Хөрмәтле хәзрәтебез, бер нәрсәне һичничек аңлый һәм тыныч кына кабул итә алмыйбыз. Нигә син Габдулланы барыбыздан да артыграк сөясең һәм аңа күбрәк хөрмәт күрсәтәсең? Ул да синең шәкертең булган кебек, без дә синеке бит. Ул да яхшы укый, без дә артта калмаска тырышабыз. Бәлки арабыздан аннан да яхшырак укучыларыбыз бардыр?” Остаз аларның сорауларына: “Әй, шәкертләрем, сабыр булыгыз, әлеге сорауга җавапны тиздән үзегез дә ишетерсез”, – дип җавап бирде.  Хәзрәтнең бу сүзләре әлбәттә, шәкертләрне канәгатьләндермәде. Һәммәсе дә, таралышып, өйләренә кайтып киттеләр.

Шулай итеп берничә атна үтеп тә китте. Шәкертләрнең күбесе, хәзрәтләренә биргән сорауларын оныткан иделәр инде.

Бер көнне, дәрес тәмамланганнан соң, хәзрәт шәкертләренә шундый сүзләр белән эндәште: “Әй, хөрмәтле, нурлы йөзле шәкертләрем! Сезгә бер өй эше бирәм. Бүген барыгыз да өегезгә кайтып киткән вакытыгызда мәдрәсә сараеннан берәр тавык алыгыз, аннан шуларны, беркем дә күрмәгән җирдә суеп, чистартып миңа китерегез”, – диде.

Шәкертләр бик сөенеп, җиңел булып күренгән һәм кызык кебек тоелган өй эшен алып кайтып киттеләр.

Икенче көнне иртәнге дәрескә шәкертләр өй эшләрен хәзерләп килделәр: тавыклары суелган, чистартылган иде. Араларыннан берсе Габдулланың гына тавыгы кулында кыткылдап тора. Һәммәсе дә аңа карап сәерсенделәр: “Ничек инде хәзрәтебез кушканны эшләп килмәгән”, – дип уйлап торганда, Остаз аңардан: “Әй, Габдулла, нигә син өй эшен үтәмәдең? Беркем дә күрмәгән җирдә тавыкны суеп, чистартып килмәдең?” – дип сорап куйгач, ул: “Гафу ит, сөекле остазым, мин Аллаһы Тәгалә күрмәгән җирне таба алмадым”, – дип җавап кайтарды. Моны ишеткән остаз шатланып елмайды һәм Габдулланы кочаклап алды да: “Ни өчен Габдулланы безгә караганда күбрәк сөясең?” – дип әйткән шәкертләренә: “Әй, шәкертләрем, минем аны ни өчен артыграк сөйгәнемне белдегезме инде? Ул Коръәнне һәм хәдисләрне генә ятлап чикләнми, гыйлемен арттыру белән бергә, ихласлылыгын һәм Аллаһка мәхәббәтен дә арттыра. Чын шәкерт, чын Аллаһ бәндәсе белеме һәм гамәле белән бергә ихласлылыгын да арттырырга тиеш”, – дип әйтте.

Без дә рухи остазның шәкерте кебек булырга тырышыйк. Кая гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, нинди генә хәлдә булсак та, безне күреп торучы, һәрбер хәрәкәтебезне күзәтеп торучы Аллаһы Тәгаләне күңелебездән чыгара күрмик.      

Нияз хәзрәт Сабиров

 

 

 

[1] Карагыз: Тәҗеддин бин Ялчыгул. Рисаләи Газизә шәрх Сүбәт әл-гаҗизин. – Казан: Типография Б.Л. Домбровского, 1909 – Б.25.