Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Сәхипова Разыя Әзһәр кызының 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Халыкның педагогик традицияләре үзенчәлеге гасырлардан килгән тарихи шартлар һәм һәр халыкның аерым психологик халәте белән аңлатыла. Шунлыктан бүген дә халык мәгарифенең этник үзенчәлекләрен һәм тарихи үсешен өйрәнү мөһим.

Татарстанда мәгариф үсеше «Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихына барып тоташа»1.

922 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү болгарлар арасында гарәп язуы таралуны һәм мәдрәсәләр оешуны тизләтә.

1771 елда Казанда Апанай мәдрәсәсе ачыла. Мөселман дини мәгариф өлкәсендәге күп гасырлык тәҗрибәне барлау һәм шул чорда мәдрәсәләрдә белем алган затлы галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнеп, хәзерге дини уку йортларында куллануны системалаштыру – безнең бурыч.

Танылган дин әһеле, мәгърифәтче, педагог-реформатор, сәяси-иҗтимагый эш белән шөгыльләнгән, язучы, галим, журналист, нәшриятчы «татар халык мәгарифендә югалмас эз калдырган шәхес»2 Галимҗан Барудиның Апанай мәчете мәдрәсәсендә укыган чорына тукталып китәрбез. Ул бу мәдрәсәдә 1862–1875 елларда укыган.

XX–XXI гасырларда Г.Барудига багышланган байтак фәнни хезмәтләр басылып чыкты. Алар арасында Мөнир Юсуповның «Галимҗан Баруди» (2003)3, Лейла Хисамутдинованың «Галимҗан Баруди: тормыш һәм сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге» (2016)4, Элла Биктемированың «XIX–XX гасырларда татар халкының дини әйдәп баручыларының педагогик эшчәнлеге» (2008)5 дигән монографияләре дөнья күрде. Шулай ук Йосыф Акчураның «Дамелла Галимҗан әл-Баруди. Тәрҗемәи хәле»6 дигән китабы Галимҗан әфәнденең балачагында Апанай («Касыймия», «Күл буе») мәдрәсәсендә укыган вакытын киңрәк тасфирлый. Бу китапны Йосыф Акчура Г.Барудиның 25 еллык дини, педагогик эшчәнлегенә багышлый.

Йосыф Акчура болай дип яза: «1862 елның май аенда 5 яшь тә 3 айлык булган Галимҗанны Казанның икенче мәхәлләсе мәдрәсәсенә укырга Нургали хәлфәгә шәкерт итеп бирәләр. Ул чорда мәдрәсә мөдәррисе Саләхетдин хәзрәт була. Мәдрәсәдә Галимҗан Баруди әлифбаны танып өйрәнде, Һәфтияк иҗегенә төшенде, язга кыска сүрәләрне карап укый башлады. Мәдрәсәдә балаларны ел дәверендә өзлексез укытканнар.

Мәдрәсәдә икенче елны төрки кыйраәт китапларын «Бәдәвам», «Тәкый гаҗәп», «Кисекбаш», «Йосыф китабын» укыды. Галимҗанга кыш башында «Гарәбият», «Кырык хәдис», «Шурут әс-саләт», «Тәгълим әс-саләт», «Фикъһе әл-Кәйдани» «Шәригател-ислам» укыттылар, ике чит телдә фикъһе мәсьәләләрен ятлаттылар.

1866 нчы елга кадәр Галимҗан әфәнде өч тапкыр Кәляме Шәрифне укып чыкты. Нургали хәлфә, сәләтле кеше буларак, Коръәнне игътибар белән укыта иде (ул вакытта тәҗвид кагыйдәләрен мулла булачак кешеләргә генә өйрәтү хас булган).

1862-1866 елларда Галимҗан әфәнде мәдрәсәдә башлангыч белем ала һәм урта мәктәп (рөшдия) дәресләренә керешә.

Гомуми мәдрәсәләрдә бала берәр хәлфәгә бирелеп  укыган, аның дәрес бирүен тикшерүче булмаган һәм имтихан уздыру да гамәлгә кермәгән. Ләкин Саләхетдин хәзрәткә кадәр Кәрим хәзрәт яңалык керткән. Ул пәнҗешәмбе көннәрендә үзенең шәкертләренең белем дәрәҗәсен тикшергән, укыганнарын тыңлаган. Саләхетдин хәзрәт каршында тезләнеп, Галимҗан да бик күп атналар сабагын тыңлата. Саләхетдин хәзрәт аның хакында «Мөхәммәтҗанның кечкенәсе өметле күренә, игътибар белән тәрбия кылырга кирәк»… ди.

Әтисе киңәше белән һәм Саләхетдин хәзрәтнең йортында күргән китапханәдәге ктапларга зур игътибар итеп, Галимҗан әфәнде балачагында ук, акчасы булган саен, китаплар сатып ала башлый. Шунсы үзенчәлекле, аңа әтисе дә, Саләхетдин хәзрәт тә нинди китаплар алырга кирәклеген күрсәтми. Ул үз белдеге белән алып, кичләрен бик теләп укый.

Апанай мәчете мәдрәсәсендә укыган чорда балалар тәһарәт алыр өчен каткан Кабан күле өстендәге бәкегә төшеп, комганнарын су белән тутырып, салкын урында юыналар иде. Шулай ук мәдрәсәдә кунып уку гыйлемнең сеңүенә хезмәт итә дигән фикер таралу сәбәпле, Галимҗан әфәндене дә бер кыш мәдрәсәдә кунып укырга калдырдылар.

Гыйлем өчен файдасы булмады, ләкин сәламәтлегенә зыян килде, чөнки мәдрәсәдә салкын тышка чыгып юыну, идәндә йоклау, балаларның шау-шу килеп соң гына йоклап китүләре Галимҗан әфәндегә ошамады. Ул бер елдан артык мәдрәсәдә кунмады.

13 яшь җиткәндә ул мәдрәсәдә «Кавагыйде гарәбия»не 4 ел дәвамында өйрәнеп җитте. Мәдрәсәдә бәхәсләрдә осталык күрсәтте, өстәмә укулары аңа белем дәрәҗәсен үстерергә этәргеч ясады.

Галимҗан әфәнде мәдрәсәдә 4 ел эчендә «сарыф вә нәхүне» (гарәп теле морфологиясен һәм синтаксисын) үзләштереп, 1871 елда «Исагуҗи»га кереште. Ул башка мәдрәсә шәкертләре белән бәхәскә кереп, сүз көрәштерергә ярата иде.

«Исагуҗи»дән соң ул 1874 елга кадәр кәлям вә фәлсәфәи диния, дигән дәресләр алды.

Галимҗан әфәнде турыдан-туры мөдәррис Саләхетдин хәзрәтнең дәресләрендә утырган һәм Хаҗ сәфәренән Саләхетдин хәзрәт авырып кайткач, аңа хезмәт иткән. Саләхетдин хәзрәт Бохарада белем алган, аның 600–700 томнан да артык бай китапханәсе булган. Галимҗан әфәндегә китапханәдәге китапларны кулланырга рөхсәт биргән. Галимҗан бу хәзинәдән төннәр буе файдаланган. Остазына тәфсир укыган, аның кимчелекләрен Саләхетдин хәзрәт төзәтә барган. 1871 елдан башлап, Саләхетдин хәзрәт Галимҗан әфәндегә шәкертләргә сабак өйрәтергә рөхсәт биргән. Аның 1874 һәм 1875 елларда берничә шәкерте булган, ләкин рәсми рәвештә түгел.

Саләхетдин хәзрәт киңәше һәм әтисенең ярдәме белән Галимҗан әфәнде туганы Газизҗан белән Бохарага «Мир-Гарәб» мәдрәсәсенә укырга киткән (1875–1882).

Шулай итеп, шул чорлардагы мәдрәсәләрнең балаларга белем бирүдәге роле зур була. Саләхетдин хәзрәт кебек зур белемле дин әһелләре халкыбызга фидакарь хезмәт иткән. Аларның хезмәт җимешләреннән файдалану бүгенге көндә дә дәвам итә һәм һаман үсештә.

Апанай мәдрәсәсе Галимҗан Баруди мисалында белемгә омтылучы шәкертләргә дини белем биреп, дөньяви белем алырга да омтылыш уяткан.

Татарларның иң белемле халыкларның берсе булуына дини мәдрәсәләрнең керткән өлеше, һичшиксез, зур.

Апанай мәдрәсенә зур уңышлар телим.

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. – Казан. Татар кит. нәшр., 2005. – Б.24.
  2. Галимҗан Баруди һәм «Әд-дин вә әл-әдәб» журналы: Библиогр. курс/ төз. кереш сүз авт. Л. Хисаметдинова. Казан: Иман, 2001. – Б. 14.
  3. Юсупов М.Х. Галимҗан Баруди. Казан: Тат. кн. изд-во, 2003. – 208 с.
  4. Хисамутдинова Л.С. Галимҗан Баруди. Жизнь и общественно-политическая деятельность. Казань: ИД «Хозур» – «Спокойствие», 2016. – 208 с.
  5. Биктемирова Э.И. Педагогическая деятельность духовных лидеров татарского народа на рубеже XIX–XX вв.: монография / Министерство образования и науки РФ; ГОУ ВПО «ТГГПУ. Казань: ТГГПУ, 2008. – 208 с.
  6. Акчура Й. Дамелла Галимҗан әл-Баруди. Тәрҗемәи хәле. Казан: Шәрәф, 1907. – 76 б.