Тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатинның ٌ Апанай мәдрәсәсенең бинасында "Иман" нәшриятының 30 еллык юбилеена багышланган фәнни конференциядә ясаган доклады
Казан йортын яулап алудан – чукындыру чорына кадәр мәчетләр турында кайбер хәбәрләр
Казан ханлыгы чорында шәһәребез ислам дөньясының бер мәдәни үзәге буларак билгеле була. Шәһәрдә мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман зиратлар булуы турында чыганаклар хәбәр итә. Барысы 1552 елда үзгәрә... Казан яулап алынгач, яңа рус хәкимияте тарафыннан шәһәр эчендәге мәчетләр хуҗалык биналары буларак файдалана башлый, соңрак җимерелә. Шулай ук безгә Корәеш бистәсендә Отуч мәчете булуы турында билгеле. Ул мәчет таштан салынган дип санала. Ләкин ул да, бер фараз буенча, 1742 елда Казан епархиясе тырышлыгы белән җимертелә.*
Казанны һәм Казан ханлыгын яулап алгач, рус хәкимияте татарларга «Болак артында» урнашырга рөхсәт бирә. Бу турыда 1566 – 1568 елгы Казан белән өяз буенча теркәү дәфтәрләрендә шундый хәбәр бар: «Казанда посадта острог эчендә ... яңа чукынганнарның һәм толмачларның һәм йомышлы татарларның 40 йорт». Башка татарларга Кабан артында яшәргә рөхсәт бирелә – бу элеккеге Кораеш бистәсе һәм Кабан күле буйлары була. Шул ук чыганакта языла: «Ә Болак артында Кабан күлендә Татар бистәсе, бистәдә – приказщиклар, бояр угланнары Казан кешеләре Артемий Староемко – барчасы 4 йорт, һәм бер йорт буш, ул Григорий Феофилов приказщигының булды, шулай ук йөз илле татар һәм чуаш йорты, һәм җөй көнне күп йортлар буш тора, һәм приказщиклар Артемий Староемко дуслары белән, шулай ук Галикәй татар дуслары белән әйттеләр: шул татар йортларына татарлар һәм чуашлар кыш көнне һәм бозык һава вакытында торырга киләләр, шул вакытта алар бер йортта унар гаилә тора, ә кайбер йортларда – ун гаиләдән артыграк була». [1; 53 б.]
Казан мәчетләре турында бер кызыклы документтан өзек китерергә кирәк – ул 1742 елда язылган «Экстракт»: «Казан янында урнашкан татар бистәсендә дүрт мәчет өч йөз кырык ике йортка булган. Аларда алты йөз алтмыш биш ир бар. Урыслар һәм яңы чукынган кешеләр ул бистәдә юк. Ул мәчетләр кайсы елны һәм кайсы боерык нигезендә төзелгән – алар бу турыда хәтерләми һәм рөхсәт кәгазьләре юк. Бары тик, имеш, ата-бабалардан ишеткәннәр: ул мәчетләрнең икесе Казан ханлыгы чорында, ә башка ике мәчет Казан алынгач төзелгән, кайсы елны – шулай ук хәтерләмиләр». [2]
1742 елда Сәфәр Гомәровнең бистә халкы исеменнән язылган хаттан бер өзек китерик: «Борын заманнардан бабаларыбыз бабалары, бабаларыбыз һәм аталарыбызның һәм бездә шәригать кануннары буенча намаз укыр өчен төзелгән дүрт мәчетебез булган. Быел 1742нчы елның маенда исә Зөя архимандриты Димитрий тәкъдиме белән Казан вилаяте ккнцеляриясенә Изге Синодтан боерык килде, аның буенча Казан һәм башка вилаятьләрдә урнашкан кайда булса да барлык мәчетләрне җимертергә кушкан. Һәм шул югарыда әйтелгән Казан вилаяте канцеляриядән килгән боерык буенча безнең Казан татар бистәсендә булган дүрт мәчет барысы да җимерелгән һәм ул мәчетләр булмау сәбәпле без шәригать буенча намаз укуда зур ихтыяҗга дучар булдык». [3]
1740нчы еллардан соң кайбер бистә татарларының Яңа бистәгә күченү сәбәпле Иске Татар бистәсе дигән атама барлыкка килә. Өч ярым гасыр дәвамында бу бистәләр татар халкының сәүдә, сәнагать, мәдәният һәм ислам белеменең зур үзәкләре вазыйфасын үтәгән.
Казанның Икенче җәмиг (хәзерге Апанай) мәчетен төзү тарихы
1740нчы – 1760нчы еллар урталарына кадәр Иске Татар бистәсендә 2 агач мәчет булганы билгеле, ләкин аларның төгәл урыннары һәм аларда имамлык вазыйфасын башкарган кешеләрнең исемнәре әлегә билгесез булып кала.
Бу турыда күренекле татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйри шундый кызыклы хәбәрне китерә: «Әби патша, ягъни Катерина патша хатын заманасына чаклы Казан шәһәрендә таш мәсҗетләр юк иде, кайда такта-токтадан гына салган салкын мәсҗетләр иде... Аксак Каратун заманасында Казан шәһәрендә мәсҗет атлы нәрсә калмаган иде. Мөселманнар анда-монда кабыктан корыштырып, салкын өйләрдә җыелып намаз укыйлар иде» [4; 87 б.]
Екатерина II патшабикә заманында бистә халкының хәле кинәт үзгәрде һәм бу 1767нче елда Әбипатшаның Казанда булуы. Бистә халкы белән танышу вакыйгалары белән турыдан-туры бәйле. Шул ук К. Насыйри язып калдырган тарихи хезмәтләренә кайтык. Ул беренче таш (хәзерге Мәрҗани) мәчетен төзү тарихын шулай сөйли: «Аксак Каратуннан соң берничә замана тынычлагач, ... Катерина патша Казанга килгәч, мөселманнарның олуг байлары Катерина патшага кереп гарызнамә бирделәр, бистәгә таш мәсҗет салырга рөхсәт сорадылар вә һәм Катерина патша Казан байларының гарызын кабул итеп, таштан мәсҗет салырга рөхсәт бирде вә һәм үзе килеп мәсҗет урынын тәгаен кылды...Мәсҗетне салып манарасын күтәргәч, Казанның начальниклары төшеп карап, биеклегенә хайран булып, әби патшага яздылар: син мөселманнарга мәсҗет салырга рөхсәт бирдең дә, ләкин алар бик биек итеп салалар, диде. Патша җавабында язды, мин аларга җир өстендә урын микъдарын күрсәттем, әмма күккә никадәр чыгарсалар да ихҗыярлары, күк минем милкемдә түгел. диде» [4; 87 – 88 бб.]
Икенче җәмигъ мәчете беренче таш мәчет белән чагыштырганда бераз соңрак төзелә башлый, 1768 елда булса кирәк. Ләкин ике мәчетнең дә төзелеше бер үк вакытта барган. Бу турыда күренекле татар галиме, тарихчы Каюм Насыйри шулай язган: «Иң әүвәл Әфәнде мәсҗетен вә һәм Байлар мәсҗетен салдылар, ул заманда олуг мәшһүр байлар җыелышып вә ярдәмләшеп вә рөхсәтне ганимәт белеп, бу ике мәсҗет бинасына ашыгып шөругъ кыйлдылар. Шул сәбәпле бу ике мәсҗетнең кыйбласы кыекрак вакыйг булгандыр». [4; 87 б.]
Икенче таш мәчетен төзүче, иганәче җирле сәүдәгәр һәм эшмәкәр Ягъкуб бине Солтангали була. Ул шулай ук Казан Татар шәһәр ратушасының беренче рәисе булып таныла. Мәчет барокко стиленә хас булган бизәкләр белән бизәлгән һәм төзелгәндә үк түбәсе калай белән ябыла. Ш. Мәрҗани язганча, «ул вакыт Казанда түбәне калай белән ябучы булмаганлыктан, остасы Мәскәүдән китертелгән». [5; 372 – 373 бб.] 1771 елга мәчет төзелеше төгәлләнә.
1872 елда архитектор П.И. Романов проекты буенча «мәхәллә халкы җыйган акчадан 5000 тәңкә тотып, төньягыннан озынлыкка дүрт тәрәзә арттырып, ... мәчет зурайтылды», манара уртада булдырылды. [5; 373 б.] Халык арасында аның төрле исемнәре булган: элегрәк заманда ул Байлар мәчете, Тау тишеге мәчете булып билгеле булса, соңрак Апанай мәчете булып таныла.
XVIIIнче йцзнеж ахырыннан башлап икенче мәхәллә үзенең мәдрәсәсе белән таныла. Тарихта ул төрле исем белән билгеле булса да, хлык арасында еш «Күл буе мәдрәсәсе» дип аталган. Ш. Мәрҗани бу мәдрәсә турында шулай яза: «Мәхәллә кешеләре элек-электән үз-үзләреннән канәгать, мәхәллә имамнарына, мөәззиннәренә һәм шәкертләренә яхшы мөгәмәләдә булганнар, үзләренең муллык һәм төзеклекләрен яхшы белгәннәр дип сөйлиләр. Бу мәхәллә озак вакыт имам һәм шәкертләренең, мәдрәсәләренең яхшы исәптә булуы белән макталган. Шуның аркасында мәдрәсәләренә шәкертләр күп җыела торган булган.» [5, 340 б.]
Икенче җәмигъ (Апанай) мәчетенең имамнары
Беренче имамы – мелла Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәд, Каратай авылы кешесе. Кышкар авылында Кадыйр мулла мәдрәсәсендә белем алган. Шәмсетдин, Фәхретдин, Габдессаттар һәм Габделгаффар исемле уллары һәм берничә кызы булган. Һиҗри 1211 (милади 1796) ел азагында Казанда вафат булган. Мортаза мулла вафатыннан соң, бераз вакыт аның улы Фәхретдин имамлык вазыйфасын башкарды, әмма бераздан соң бу эштән читләштерелде. [5, 244 б.]
Икенче имамы – мелла Салих бине Сәгыйд бине әл-Хәсән әл-Кили (1770нче еллар – 1825). Чыгышы – Кили авылыннан (хәзерге Балтач р-ны). Әтисе Сәгыйд Иске Кенәр авылында имам була. Белемнәрне башта Кариле авылында Габдессәләм хәзрәт мәдрәсәсендә ала, аннары Урта Азиягә барып, Бохарада (остазы – Гата бине Һади) укып кайта һәм Иске Кенәр авылында имам һәм мөдәррис булып урнаша. Казандагы икенче җәмигъ мәчетендә Мортаза мулла вафат булгач, Казанга килә, мәчеттә имам һәм мөдәррис була. Ш. Мәрҗани яза: «Ул анда зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыйнап дәрес укыта һәм дан, шөһрәт казана». Үзеннән соң күп шәкертләр калдыра. Улы – Габделгани (1813 елда туган) Бохарада белем алып. Печән базары мәчетендә имам вазыйфасын үти. [5, 321 б.]
Өченче имамы – Фәхретдин мулла (1831 елда вафат була).
Дүртенче имамы (1831 – 1838 ) – Исхак хәзрәт бине Сәгыйд бине Кол-Мөхәммәд бине Иш-Мөхәммәд әл-Кенәри. Чыгышы – Кенәр авылыннан. Белемне Ашыт авылында мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлектан, аннары Орнашбаш авылында мелла Габид бине Габделгазиздән ала. Шуннан соң Бохарага барып укый һәм һиҗри 1229 (1813) елның ахырында туган иленә кайта. Һиҗри 1232 (милади 1816) елда Сәрдә авылында имам вазыйфасын башкара башлый, һиҗри 1233 (милади 1817) елда Чистайга китә. Һиҗри 1247 (милади 1831) елда Икенче мәчетнең имамы Фәхретдин мулла вафат булгач, ул анда урнаша һәм 1831 – 1838 елларда имам, хатыйб һәм мөдәррис була. [5, 247 б.]
Бишенче имамы (1838 – 1861) – Мөхәммәд Кәрим хәзрәт бине Мөхәммәд Рәхим бине Гаид әт-Тәкәнеши. Чыгышы – Дусай авылыннан (хәзерге Мамадыш районы). Атасы Урта Тәкәнеш авылында имам була. Белемне Мәчкәрә мәдрәсәсендә Габдулла бине Яхъядә алып, соңыннан Бохарага барып, Мирзасалих әл-Хүҗәнди һәм Гайнан бине Әхсан әл-Казанидан белем ала. Һиҗри 1254 (милади 1838) елдан Казанда икенче җәмигъ мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис вазыйфасын үти. [5, 322 б.]
Алтынчы имамы (1861 – 1875) – Салахетдин хәзрәт бине Исхак бине Сәгыйд бине Кол-Мөхәммәд әл-Кенәри (якынча 1819 – 1875). Туган урыны – Чистай шәһәре. Атасы – Казандагы икенче җәмигъ мәчетенең имамы Исхак хәзрәт әл-Кенәри. Анасы – Габделгазиз кызы Мәмдүдә. Һиҗри 1258 (милади 1842) елда Казаннан Бохарага укырга китә, һиҗри 1275 (милади 1858) елда Казанга кайта. Казанга кайткач, 3 ел чамасы эшсез тора, шуннан соң Өченче җәмигъ (хәзерге Борнай) мәчете урынында торган агач мәчеткә имам булырга указ ала, ләкин анда озак тормый. Һиҗри 1278 (милади 1861) елның шәгъбан аеның 21нче көненнән икенче җәмигъ мәчетенә күчә һәм һиҗри 1292 (милади 1875) елга кадәр анда имам, хатыйб һәм мөдәррис вазыйфаларын башкара. Фарсы телен яхшы белү, күп китаплары булуы белән таныла. Һиҗри 1288 (милади 1871) елда хаҗ кылырга бара. Озак вакыт авырганнан соң, һиҗри 1292 (милади 1875) елның җөмәдиел-әүвәлнең 6нда вафат була, Казанда җирләнә. [5, 339 – 341 бб.]
Җиденче имамы (1875 –1880) – Таҗетдин хәзрәт бине Бәшир бине Налир әс-Суыксуви (якынча 1813 – ?). Чыгышы – Суыксу авылыннан (хәзерге Буа районы). Белем биргән остазлары һәм укыган урыннар: Казанда – Байморад мулла бине Мөхәррәм, Исхак мулла бине Сәгыйд; Мәчкәрәдә – Габдулла мулла бине Яхья, Яңа Сала авылында – Хаммад мулла бине Халид һ.б. Һиҗри 1276 (милади 1859/60) елдан Олы Мәңгәр авылында иске мәчеттә имам һәм хатыйб вазыйфаларын үти башлый, мәдрәсәдә шәкертләрне өйрәтә. Һиҗри 1293 (милади 1876) елда шәүвәл аеның 20ндә Казанга килеп, икенче җәмигъ мәчетендә имам, хатыйб һәм мөдәррис вазыйфаларын үти башлый. [5, 324 б.]
Сигезенче имамы (1880 – 1898) – Габделгалләм хәзрәт бине Салих.
Тугызынчы имамы (1898 – ?) – Мөхәммәд Касыйм мулла бине Габделгалләм бине Салих (Мөхәммәд Касыйм Салихов; 1871 – 1954).
Әлбәттә, Апанай мәчетенең тарихын өйрәнү сорала, бигрәк тә ХХнче гасырда мәчетнең фаҗигале язмышы аз өйрәнелгән. Бу эш дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз.
Искәрмә.
* Казан тарихы белгече Сергей Саначин фикеренчә, Отуч мәчете хәзерге Татарстан, Сул Болак, Г. Камал , Мәскәү урамнары эчендәге кварталларда урнашкан була.
Кулланылган чыганакләар һәм әдәбият исемлеге