АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНДӘ «НУРЛЫ ШӘХЕС» ИСЕМЛЕ КИТАПНЫҢ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ УЗДЫ
![]()
![]()
1 декабрь көнне Апанай мәдрәсәсендә техник фәннәр кандидаты, доцент, Рәсәй Федерациясенең атказанган экологы Шаһимәрданов Равиль Габденнур улы турында «Нурлы шәхес» дип аталган китапның презентациясе узды. Китапның авторы Равиль Габденнур улының җәмәгате Сиринә Шаһимәрданова. Китап Равил Шәһимардановның тормыш юлы, хезмәте, күркәм сыйфатлары, гаиләсе һәм дуслары белән таныштыра. Китап татар һәм рус телләрендә язылган. Бу чарада Равил Шәһимардановның җәмәгате Сиринә ханым, улы Айдар, оныгы Әмир, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, профессор, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнашты.
АПАНАЙ МӘЧЕТЕНДӘ КЫЗЛАР ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗЛАР АРАСЫНДА КАЗАН КОРЪӘН КОНКУРСЫ УЗДЫ
![]()
![]()
![]()
Апанай мәчетендә 30 ноябрь көнне кызлар һәм хатын-кызлар арасында өченче еллык Казан ачык Коръән конкурсы узды.
Чарада Казан мәчетләре тәрбияләнүчеләре — 60 катнашучы: Апанай, Рашида, Рауза, Ирек, Азимовская, Гаиля, Алтан, Хузейфа, Ярдэм, Бохара, Дин Ислам, Марджани, Зангар, Маулид, Бишбалта, Иске Таш, шулай ук Мөхәммәдия мәдрәсәсе катнашты.
Жюри составында Коръән хафизлары: Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Марджани мәчете һәм Апанай мәчете каршындагы Сәетә Рукайя исемендәге Коръән хафизлары үзәге укытучылары чыгыш ясады.
Конкурс номинацияләре:
- Изге Коръәннең 30 нчы җүзен белү (10 яшькә кадәрге кызлар)
- Изге Коръәннең соңгы биш җүзен белү (20 яшькә кадәрге кызлар)
- Изге Коръәннең соңгы ун җүзен белү (20 яшькә кадәрге кызлар)
- Тиләвә (55+ яшьтәге апа-сеңелләр)
Быел конкурс ике яшь категориясендә уздырылды, бу бер мәйданчыкта яшьлек һәм акыл берлеген җыярга мөмкинлек бирде!
Конкурс призерлары һәм катнашучылары дипломнар, бүләкләр, сертификатлар һәм акчалата призлар алдылар.
«САБЫЙЛАР» МӘРКӘЗЕ БАЛАЛАРЫ АПАНАЙ МӘЧЕТЕН ЗИЯРӘТ ИТТЕ
![]()
![]()
![]()
Бүген Апанай мәчетен «Сабыйлар» мәркәзендә тәрбияләнүче балалар зиярәт итте. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров балаларга һәм аларның тәрбиячеләренә мәчетнең тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар. Шулай ук нәни кунаклар Апанай мәдрәсәсендә дә булдылар, сыйныфларны, китапханәне карадылар.
АПАНАЙ МӘДРӘСӘСЕНӘ ҮЗБӘКСТАН ГАЛИМНӘРЕ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ КИЛДЕ
![]()
![]()
![]()
Бүген Апанай мәдрәсәсенә Үзбәкстан галимнәре Хасанхан домла, Әнвәр Әхмәт остаз һәм башкалар килделәр. Мәдрәсә җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Сабиров хөрмәтле кунакларны Апанай мәдрәсәсенең бай тарихы һәм хәзерге эшчәнлеге белән таныштырды. Мәдрәсәгә килер алдыннан Үзбәкстан кунаклары Яңа-татар зиратында булып, татар дин галимнәре Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Сөнгатулла Бикбулатов һәм Шиһабетдин Мәрҗани каберләрен зыярәт кылдылар.
АПАНАЙ МӘЧЕТЕ ИМАМНАРЫ ИСКЕ ТАТАР ИМЛЯСЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШТЫЛАР
![]()
![]()
24нче декабрьдә Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә V “Ал мәчет укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә татар дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, нәшрият, китапханә һәм музей вәкилләре, шулай ук Казан мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.
Укулар һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең ﷺ 1500 еллыгы кысаларында үткәрелде.
Конференциядә катнашучылар иске имляда язылган китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнүнең мөһимлеге хакында фикер алышты.
Бу чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнаштылар.
25 октября в Апанаевской мечети для учащихся Апанаевского медресе и их родителей прошло мероприятие, посвященное заучиванию Священного Корана.
11 мая они посетили село Шигырдан Батырского района Чувашии и село Тукай Комсомольского района. Они ознакомились с деятельностью татарских школ в этом регионе и жизнью нашего народа.
10 февраля в Апанаевском медресе стартовали курсы для дошкольников. Этот курс предназначен для того, чтобы помочь детям получить знания и навыки, необходимые для дальнейшей учебы в школе. Курсы предлагаются детям 5-6 лет.
12 октября имам-хатыйб Апанаевской мечети Нияз хазрат Сабиров от имени руководства Всемирного конгресса татар вручил благодарственное письмо директору Благотворительного фонда «С верой в будущее» Мурату Ахмерову за содействие развитию многовековых традиций татарского народа.
Данная книга является кратким описанием жизни Пророка Мухаммада ﷺ. В книге упоминается информация о состоянии Аравии до появления Посланника Аллаха ﷺ, а также содержатся сведения о значимых событиях в истории исламской общины.
Адресовано широкому кругу читателей. Одобрено шариатским отделом ДУМ РТ.
При медресе Апанаевской мечети (ул. Каюма Насыри, 27) открываются курсы подготовки к школе для детей 6-7 лет.
Занятия будут проходить один раз в неделю, начиная с октября. В зависимости от пожеланий количество занятий может быть увеличено до двух в неделю.
С 1 октября стартовали курсы по основам Ислама в Апанаевском медресе. Занятия могут посещать все желающие без ограничений в возрасте и национальности.
Программа, утвержденная ДУМ РТ, запланирована на 3 года. Группы формируются по запросам обучающихся, поэтому занятия проходят в удобное для вас время как по будням, так и в выходные дни.