Исмәгыйль Сәлимшах улы Сәлимшин (1893-1975) Башкортстанның Октябрьск шәһәре Нарыш авылында 1950-1975 еллларда имамлык вазыйфаларын башкарып, совет чорында ислам динен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткән дин әһелләренең берсе.
Хөрмәтле балаларым! Мин сезгә васыять язам, шуның буенча яшәсәгез, ин шә Аллаһ, ялгышмассыз.
Балаларым һәм барлык туганнарым! Мин хәзер картайдым инде. Әҗәл вакыты билгеле түгел, әмма шулай да, мин Аллаһтан сездән алда дөньядан китүемне сорыйм, шуның өчен дә сезгә беркадәр сүзләр язып калдырам.
Беренчесе, Аллаһны бер дип белегез, моны бервакытта да исегездән чыгармагыз.
Икенчесе, изге гамәл кылган Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Аллаһның хак илчесе дип белегез. Шулай булсагыз гына теләгегезгә ирешерсез.
Дөньяда беркем дә мәңге яшәми, Аллаһы Тәгалә беркемнең дә гамәленә мохтаҗ түгел. Яхшы булсак та үзебез өчен, начарлыкка да җәзасы үзебезгәдер.
И балалар, и туганнар! Берегезнең дә исемен әйтмәдем. Барчагызга шуны әйтәм: үзегездән кечерәкләрнең килешмәгән эшләренә игътибарлы булыгыз. Шулай, балалар, Аллаһ риза булмаган эшләрдән һәрвакыт сакланыгыз. Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез – Коръән бит, ягъни Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз. Аллаһның Изге китабына ышанмаучыларны бик нык куркыныч көтә.
И, балалар! Гомерләр бик тиз үтә икән, аның шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы, ә күңелнең кояшка үрелеп үскән ямь-яшел яфрак кебек вакыты бар иде. Үтте шул яшьлек елларым, алар мәңгегә кайтмас инде! Ул хактагы хатирәләр тик кальбемдә генә саклана.
Юк, кире кайтмый ул, балалар! Атнакичләрдә, җомга көннәрендә безне искә алып, аз булса да, Коръән укытырга тырышыгыз, шул рәвешле, үзегезнең балаларыгызга да Аллаһның барлыгын, берлеген белдерергә онытмагыз.
Кыямәт көнендә сезгә дәгъвалы булмасыннар, өстегездән бурычны төшерегез. Шуларны бала балигъ булганчы аңлатсагыз, өстегездән бурычыгыз төшәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай дигән.
Дөньялыктан бакыйлыкка күчкәннән соң, яхшылык белән искә алырлык исемең, йә яхшы балаң, йә адәм файдаланырлык эшең калсын, дигән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Адәмнең кыямәткәчә барачак гамәлләре шулардан гыйбарәт. Тагын сезгә бик зур үтенечем: җеназа намазыннан башка кабергә куя күрмәгез, мөмкин булса, гүр сәдакасы бирерсез. Шулай ук җомга һәм гает көннәрендә безне искә төшереп, сәдака бирегез, Коръән укып, дога кылырга тырышыгыз.
Дөньядан үткәч, алдан җыеп калдырган малның бернинди ярдәме тими, шуның өчен дә мәетләргә дога гына кирәген онытмагыз.
Фани дөньяда вакытта бер җирдән күчтәнәч китерсәләр, адәм баласы шуңа сөенә. Шуның кебек укыган догаларыгыз әрвахларга барса, мәетләр дә шатлана. Шулай, балалар, дөньяда вакытта ни генә эшләсәң дә булдырырга мөмкин. Мәетне тар гына кабергә куеп, өстенә балчык өеп киткәннән соң, эшебез бик куркыныч: Аллаһ хозурында җавап бирәсебез бар бит! Дөньядагы кебек, килешмәгән эшләрне кире кайтып төзәтеп булмый. Бу — һич мөмкин түгел, шуңа күрә аларны фани дөньяда төзәтәтергә тырышыйк!
Дөнья — ахирәтнең игенедер. Дөньялыкта үзеңә азык әзерләмәсәң, ахирәттә ачыгырсың. Шулай ук һәр яхшы эшегезне Аллаһка тапшырып башкарыгыз. Хак Тәгалә Үзенә багышлап эшләгән гамәлне һичвакытта онытып калдырмас. Үзегезне зурга куеп (эреләнеп) йөрмәгез, бернинди җан иясен дә гаепләмәгез. Һәрбер гаептән пакь булучы Раббыбыз Үзе генәдер. Авырлыклар килсә, кешедән күрмәгез, һәр авырлык һәм тарлык үзебезнең булдыксызлыгыбыздан киләдер. Аллаһы Тәгалә һичкемне гаепсезгә җәзаламый. Шулай ук Аллаһның тәкъдиренә ышаныгыз. Әүвәл Аллаһның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанырга; икенче – фәрештәләрнең барлыгына; өченче – Хак Тәгалә китапларына; дүртенче – Аллаһның күндерелмеш расүлләренә; бишенче – ахирәт көне булачагына; алтынчы – тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Раббыбыздан дип белмәк; җиденче – үлгәннән соң, кабердән кубарылуга ышану кирәк. Шушы җиде төрле шартка ышанмаган кеше хак мөэмин дип саналмый.
И, балалар! Мин бит үзем өчен дә, шулай ук сезнең өчен дә бик куркамын. Ник дигәндә, балаларга дини тәрбия бирү ата-аналар өстендә зур бурыч булып тора бит. Бала балигъ булганчы, ата-анасы аны дингә өйрәтсә, аларның өстеннән бурычы төшәр. Ә инде өйрәтеп калдырмасалар, бала өчен дә ата-ана кабердә газап кылыныр. Аллаһ Үзе сакласын инде, балалар.
Минем Коръәнем, башка төрле китапларым, догалар язылган дәфтәрләрем бар. Сез аларны кадерсезләмәгез, үзегез укый алмасагыз, укый белгән кешегә булса да бирегез. И, Аллам, балаларымны һәм туганнарымны, үземне дә дөнья-ахирәт хурлыкларга төшермә!
Балаларым, мине озатырга килүчеләр булса, алардан йомшак кына итеп сорагыз: мөмкин булган кадәр «Ләә-иләһә илләллаһ»ны күбрәк укысыннар. Мәет өчен дөнья сүзе түгел, дога кирәк. Мөмкин булса, каберемә билге (кабер ташы, язма) куярсыз. Берәү дә дөньяга мәңгегә килмәгән, бер аерылыр көн килер, шул вакытта мине искә алып, дога кылырсыз.
Балалар, минем бу дога дәфтәремне теләсә кая ташламагыз, үзегездә шулай картайганчы саклагыз.
Менә сезгә тагын бер үтенеч: ислам динендә өстегезгә йөкләтелгән бурычларны, ягъни намаз, ураза кебек гамәлләрне үтәргә тырышыгыз. Ислам дине кушкан гамәлләр авыр түгел, иң мөһиме – теләк кирәк. Теләк булганда, һичшиксез, үтәргә мөмкин. Хушыгыз...
Сиринә Исмәгыйль кызы Шаһимәрданова