Ислам фәннәре докторы, Казан ислам университеты мөгаллиме, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Мөхәммәд-Садыйк Иманколый (1870-1932) дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче һәм аңа аңлатма бирүче шәхес була. Ул 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә. 

М-С.Иманколый башта Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Үсмер яшькә җиткәч, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлендә, 1886 елда Бохара шәһәренә укырга китә. Бу вакытта аңа нибары 16 яшь. Булачак галим анда бик күп остазлардан гыйлем ала. Монда ул шулай ук тәсаввуф (суфичылык) белән дә таныша һәм рухи остазлар булган мөршид-ишаннарны да күрә. Ләкин аның берәр суфичылык тарикатенә ияргәнме, юкмы икәнлеге билгесез. Бу хакта ул ачыктан-ачык бернәрсә дә әйтми.

Бохарада сигез ел дин гыйлеме алганнан соң, М-С.Иманколый 1894 елда Казанга әйләнеп кайта һәм Яңа бистәдәге «Иске таш» мәчете исемле 6 нчы Җәмигъ мәчетенә Мөхәммәд Зариф Әмирхан хәзрәткә ярдәмче буларак икенче имам итеп билгеләнә. Биредә ул имамлык вазыйфасын 1931 елга кадәр башкара. Бу хакта танылган дин галиме Шакирҗан Хәмиди «Гуләмәләр тарихы» («Галимнәр тарихы») исемле китабында искә ала. Шулай ук ул М-С.Иманколыйның төрки шигырьгә осталыгы барлыгы, ысул җәдидкә каршы язмалары булуы, вәгазьләрен бик аңлатып сөйләве һәм Мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов хәзрәтләрен мактаган язмалары да барлыгы хакында яза.

1919 елда Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт Казан шәһәренең мөхтәсибе итеп сайлана һәм иң авыр елларда бу мөһим вазифаны үзенә йөкли. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1924 елның гыйнварына хәтле башкара.

Октябрь революциясеннән соң дин тоту иреге чикләнә, мәдрәсәләр ябыла, дин гыйлемен укыту тыела. Чикләүләргә карамастан, Казанда 1925-1927 елларда андый мәдрәсә легаль булмаган рәвештә эшчәнлек алып бара. Биредә кырыклап имам әзерләнә. Ул мәдрәсәне рухландыручылар арасында Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт тә була, ул мәдрәсәнең имтихан комиссиясенең бер әгъзасы вазыйфасын үти. Бу эшчәнлеге сәбәпле совет органнары аны 1931 елда сыйнфый дошман дип кулга алалар. Шул рәвешле Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт сәяси репрессияләр корбанына әйләнә. 1932 елның 15 маенда гаиләсенә язып чыгарылган хат кисәгендә: «Бүген тоткыннарны парахут белән Пермь ягына озаталар. Авыру сәбәпле, температурам югары, доктор мине калдырырга кирәклеген күрсәткән», — дип хәбәр итә, әмма аны калдырмыйлар. 400ләп тоткынны кечкенә елга парахуты трюмына шыплап төйиләр. Карт, авыру кеше, юлда өзлегеп, 1932 елның май аенда Красновишерский шәһәренең төрмәсендә вафат була. Мәетне җирләргә шәһәр мөселманнарына бирәләр. Ул бу шәһәрнең татар зиратында күмелә. Шул ук елларда бу каберлек союзкүләм зур кәгазь-картон фабрикасы «Красный пролетарий» төзелеш мәйданына кереп, фабрика шул зират өстенә салына.

М-С.Иманколыйның шулай ук гарәп-мөселман дөньясы галимнәре белән дә элемтәдә торуы мәгълүм. «Согуд Гарәбстаны Корольлеге галимнәренең гыйльми эзләнүләре» исемле китабында Мөхәммәд-Садыйк хәзрәтнең Мисырның мәшһүр галиме Мөхәммәд Рәшид Ридага (1865-1935) язган хаты китерелә. Ул үзенең хатында татар галимнәренең Коръән китабын «әр-расмү әл-гусмәни» стандартына (өченче тугры хәлифә Госман ибен Гаффән кабул иткән Коръәнне гарәпчә язу стандарты) туры китереп бастыру турында бәхәс алып барулары, Казанда бастырылучы Коръән нөсхәләренең бу стандартка туры килеп бетмәгән урыннары барлыгы турында яза һәм бу мәсьәләне «Манар» журналы битләрендә аңлатуны сорый. Әлеге сорауга җавап 1909 елда «Манар» журналының 12 санында, 423-427 битләрендә басылып чыга.

Совет хөкүмәте чорында М-С.Иманколыйның хезмәтләре бөтенләй онытыла. Ләкин Мәсгүд ага Гайнетдинов һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов тырышлыгы белән аның исеме яңадан киң җәмәгатьчелеккә чыгарыла һәм халыкка танытыла. 2000 нче елда М-С.Иманколыйның «Мөнәҗәтләр, газәлләр, касыйдәләр» исемле  шигырьләр җыентыгы Мәсгүд Гайнетдинов тарафыннан әзерләнде һәм «Иман» нәшриятында бастырылып чыгарылды. Әлеге китап аркылы татар халкы М-С.Иманколыйны тирән фикерләүче шагыйрь буларак күрде.

М-С.Иманколый үзенең иҗади эшчәнлеген XIX гасырның 90 нчы елларында башлый. 1901 елда аның «Касаидү ләтыйфә» («Күркәм поэма») исемле шигыре дөнья күрә. Ул император Александр II нең үлеменә кайгы белдерү һәм император Николай II не тәхеткә утыруы белән котлау рәвешендә язылган поэма-элегия. 1923 елда аның «Диван Мөхәммәд-Садыйк Иманколый», ә 1927 елда «Әсрари дил» («Күңел серләре») исемле шигырьләр җыентыгы бастырыла.

М-С.Иманколыйның шигъри мирасының яртысын диярлек дини эчтәлектәге шигырьләр тәшкил итә. Ул алар аша кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә, дөньяның фани булуын аңлата, ахирәт дөньясында Аллаһ каршында хисап тотуны искә төшерә, халыкны намаз укырга, ураза тотарга, Аллаһны зурларга, Аңа дога кылырга, мәчеткә йөрергә, мәдрәсәгә барып дини белем алырга өнди. Аның Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә һәм аның могҗизаларына багышланып язган шигырьләре дә бар. Кайбер шигырьләрен ул тәнкыйди күзлектән чыгып язган. Мәсәлән, «Замана шәехләре» исемле шигырендә ул динне үз мәнфәгатьләре өчен кулланучы мулла-ишаннарны тәнкыйтьли. Ә менә дөньяви темаларга язылган кайбер шигырьләрендә ул, безнеңчә, шул чор татар милли аңы үсешендә яңа бер сәхифә ача. Ул үзенең шигырьләрендә илдә барган хәлләр хакында, татар халкының язмышы турында уйлана. Аның иҗатына XX йөзнең 20 нче еллары моң-зарын чагылдыру хас. Шагыйрь шул көн чынбарлыгына принципиаль кискен тәнкыйди мөнәсәбәт белдерә.

М-С.Иманколыйның иҗатына тукталсак, ул – дини хезмәтләр, шигъри әсәрләр, дәреслекләр, сүзлекләр авторы. Ул калдырган рухи байлык, аның хезмәтләре безнең көннәрдә дә яши һәм татар халкына файда китерә. Бигрәк тә, аның иң әһәмиятле хезмәте - «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән» («Коръән тәфсиренең җиңеләйтелгән аңлатмасы») бүгенге көндә дә Коръәнне аңлауда гыйлем чыганагы булып тора. Ошбу тәфсирнең 748 биттән торган беренче томы 1910 елда Казан шәһәренең «Үрнәк» басмаханәсендә дөнья күрә. Ә 816 биттән торган икенче томы 1911 елның 11 августында «Еремеев» басмаханәсендә бастырыла. 1996 елда бу тәфсир Катарда репринт ысулы белән кабат нәшер ителде. Татар телендә иң эчтәлекле тәфсирләрнең берсе булганга, ул Идел-Урал төбәгендә генә түгел, ә төрки телдә сөйләшүче мөселманнар арасында, аеруча Урта Азиядә таныла. 2004 елда әлеге тәфсир хәзерге татар графикасына тәрҗемә ителеп 4 томда Казанда бастырылды.

Бастырылып чыкканнан соң, Казан имамнары «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен югары бәялиләр һәм туган телдә иң ышанычлы тәфсир дип атыйлар. Икенче том ахырында бу әсәрне бәяләүче хәзрәтләрнең исемнәре дә китерелә. Шулар арасында Казанның 4 нче Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәд Сабир хәзрәт бу тәфсир хакында: «Ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен карадым, бернинди хыйлаф сүз тапмадым. Мин аны гади халык аңларлык һәм галимнәр кабул итәрлек бик мәкъбүл күрдем» дип яза. Шулай ук Фатих Әмирхановның әтисе Мөхәммәд Зариф хәзрәт Әмирханов та бу тәфсиргә уңай бәя бирә. Үзенең рецензиясендә ул болай дип яза: «Казан шәһәренең мөгътәбәр мөдәррисләреннән ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсиренең мөәллифе дамелла Мөхәммәд-Садыйк Иманколый хәзрәтләре шушы җирнең милләтен кайгыртучы һәм динне яклаучы кешеләреннәндер. Гыйлем алучы шәкертләргә һәм мөгаллим әфәнделәргә мәзкүр тәфсирдән берәр нөсхәне булдыру шөбһәсез ләзимдер. Безнең ничә еллар буе бик күп тапкырлар нәшер ителгән «Тәфсир Фәвәид»не ихластан яратып укучыларга да ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен алып файдалануны киңәш итәбез».

«Тәсһилел-бәйән» тәфсирен язганда М-С.Иманколый гарәп, фарсы һәм төрек телендә булган тәфсирләргә таяна. Ул кулланган чыганакларның саны якынча егермегә җитә. Аеруча, ул Әбү Мөхәммәд әл-Багавиның (1041-1122) «Мәгалимү әт-тәнзил», Әбү әл-Бәракәт ән-Нәсәфинең (1223-1310) «Мәдәрикү әт-тәнзил вә хәкаику әт-тәъвил», Нәсыйруддин әл-Бәйдавиның (үлгән 1286) «Әнвәру әт-тәнзил вә әсрару әт-тәъвил», Хөсәен Вәгыйз әл-Кәшифинең (1436-1504) «Мәвәһиб», әл-Замәхшәринең (1075-1144) «әл-Кәшшәф», Имам әл-Куртубиның (1204-1273) «Әл-Җәмигу лиәхкәми әл-Куръән» Исмәгыйль әл-Хәккыйның (үлгән 1715) «Рухул-бәян» Мөхәммәд әфәнде Гыйнтабиның (XVII гасырда яшәгән) «Тибиян», Әбүл-Касим әл-Кушайриның (986-1074) «Ләтаифү әл-ишәрат» тәфсирләренә таяна.

«Тәсһилел-бәйән» тәфсиренең башка татар тәфсирләреннән аермасы шунда ки, ул төрле тәфсир кылу ысулларына нигезләнеп язылган. М-С.Иманколый аятьләргә аңлатма биргәндә 4 төрле тәфсир кылу ысулын куллана:

1) «Әт-тәфсир бил-мәсүр» – риваятьләр һәм хәбәрләр нигезендә Коръәннең мәгънәләрен аңлату. М-С.Иманколый Коръән аятьләренең мәгънәләрен аңлатканда бик еш Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрен, сәхабәләрнең, табигыйннарның сүзләрен һәм олуг галимнәренең фикерләрен китерә.

2) «Тәъвил» – Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән бәйле булган һәм мәгънәләре ачык аңлашылмаган аятьләрне имам Әбү Мансур Мәтүриди мәзһәбе нигезендә күчермә мәгънәдә аңлату.

3) «Тәфвид» - мәгънәләре аңлашылмаган аятьләрне тәфсир кылмыйча һәм татар теленә тәрҗемә итмичә гарәпчә рәвешендә калдыру.

4) «Әт-тәфсир әл-ишәри» –  Коръән аятьләренең яшерен мәгънәләренә ишарә итү. Бу ысул тасаввуф әһелләренә хас тәфсир кылу ысулы булып тора.

«Тәсһилел-бәйән» тәфсиренең кайбер үзенчәлекләренә тукталсак, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Бу әсәрдә бик еш сүрәләрнең һәм аятьләрнең фазыйләтләренә кагылышлы хәдисләр китерелә. Шул рәвешле М-С.Иманколый мөселман татарларын Коръән укырга һәм аның нигезендә гамәл кылырга өнди.
  2. Шәригать хөкемнәренә кагылышлы аятьләрне аңлатканда М-С.Иманколый Әбү Хәнифә мәзһәбе фикеренннән тыш, башка мәзһәб галимнәренең дә фикерләрен китерә. Шул рәвешле ул мөселман татарларын башка мәзһәбләр белән таныштырырга тели. Мәсәлән, «Әнгам» («Терлекләр») сүрәсенең 121нче аятен аңлатканда бу үзенчәлек ачык күренә. Аллаһы Тәгалә әйтте:

وَلَا تَأْكُلُوا مِمَّا لَمْ يُذْكَرِ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَإِنَّهُ لَفِسْقٌ

«Әй мөэминнәр, аның хозурына Аллаһы исеме зикер ителмәгән нәрсәне ашамагыз. Бугазлаганда Аллаһ исеме зикер ителмәгән хайван – үләксә».

М-С.Иманколый бу аятьне аңлатып болай ди: «Имам Әхмәд ибен Хәнбәл каршында, Аллаһ исемен үз максаты белән әйтмәгән, яисә онытып калдырган булса да, ачык хәрам. Имам Шәфигый һәм Имам Мәлик каршында, Аллаһның исеме зикер ителмәгән булса да, мөселман суйган хайван хәләл. Хәзрәти Имам Әгъзам каршында, «бисмилләһне» үз максаты белән әйтми калдырса, ачык хәрам, онытып калдырса – хәләл».

Мәзһәбләргә бүленү мәсьәләсен М-С.Иманколый «Әнгам» («Терлекләр») сүрәсенең 159 нчы аятен тәфсир кылганда аңлата. Аллаһы Тәгалә әйтте:

إِنَّ الَّذِينَ فَرَّقُوا دِينَهُمْ وَكَانُوا شِيَعًا لَّسْتَ مِنْهُمْ فِي شَيْءٍ إِنَّمَا أَمْرُهُمْ إِلَى اللَّهِ ثُمَّ يُنَبِّئُهُم بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ

«Дөреслектә, шулар үзләренең диннәреннән аерылдылар һәм тарттылар, ягъни төрле-төрле юлларга һәм мәзһәбләргә аерылдылар һәм пәйгамбәрләрнең кайберләренә ышанып, кайберләренә ышанмадылар».

М-С.Иманколый бу аятьне аңлатып болай ди: «Яһүдләр һәм насаралар гакыйдәдә төрле мәзһәбләргә аерылдылар. Гакыйдә мәсьәләләрендә аерылу дөрес түгел. Шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларның аерылуын шелтәләде. Гакыйдәдә дин һәм мәзһәб бер генә төрле булырга тиеш. Әмма гамәлләрдә төрле мәзһәбләр булса, анда зыян юк. Гамәлләрнең мәсьәләләрендә һәр мөҗтәһид үз фикеренчә эш кыла. Чөнки Ислам әһелләре хәнәфи, шәфигый, мәлики һәм ханбәли мәһзәбләренә аерылдылар бу эштә тарлык юк».

  1. Әгәр кайсы да булса Коръән аяте берничә мәгънәне үз эченә алса, М-С. Иманколый шуларның бөтенесендә үзенең тәфсирендә искә ала. Мәсәлән, бу үзенчәлек «Фәҗер» («Таң») сүрәсенең 2-3нче аятьләренең тәфсирендә ачык күренә. М-С.Иманколый бу хакта болай дип яза: «Аллаһы Тәгалә әйтте: «Ун төн белән ант итәм». Монда Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төне, яки Мөхәррәм аеның әүвәлге ун көне, яки Рамазан аеның соңгы ун көне, яки Шәгъбәннең уртасындагы ун көне турында сүз бара». «Җөп һәм так белән ант итәм». Җөп – мәхлуклар, так – Аллаһы Тәгалә. Яки җөп – иртәнге намаз (ике ракәгать), ә так – ахшам намазы (өч ракәгать). Яки җөп – сигез җәннәт, так – җиде тәмуг. Кайсы дөрес икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә”.

5.Кайбер аятьләрне М-С.Иманколый «әт-тәфсир әл-ишәри» ысулы белән аңлата. Ул аятьнең тышкы мәгънәләрен аңлату белән генә чикләнмичә, аның яшерен мәгънәләренә дә игътибар итә.  Мәсәлән, «Фуркан»  («Аеручы») сүрәсенең, 53нче аятен ул шушы ысул белән аңлата.  Аллаһы Тәгалә әйтте: «Ул Аллаһы Тәгалә үзенең камил кодрәте белән ике дәрьяны янәшә итте, ләкин аларның берсен икенчесенә катнаштырмады. Ул дәрьяның берсе – татлы, сусауны басучы, ә икенчесе – тозлы, ачы һәм тәмсез. Аллаһы Тәгалә әлеге ике дәрья арасында пәрдә һәм билгеләнгән бер чикне кылды». М-С.Иманколый бу аятьнең эчке мәгънәсен аңлатып болай ди: «Кайберәүләр фикеренчә, бу ике дәрья кешенең күңелендәге курку һәм өметне белдерә. Алар бер-берсеннән өстен булмас. Ә пәрдә – Аллаһның ярдәме һәм чиксез кайгыртучанлыгы».

Шулай ук ул тәфсир ысулын «Әгъраф» («Пәрдә») сүрәсенең 58 нче аятен аңлатканда да куллана. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Пакь, иген игәргә әйбәт һәм ашлык тиз өлгерә торган яхшы җирнең үләннәре һәм игене Раббысының фәрманы һәм теләге белән яхшы булып, тиз һәм җиңеллек белән чыгар. Начар һәм яраксыз булган җирнең үләннәре чыкмас. Мәгәр аз гына һәм файдасыз булып чыгар».  М-С. Иманколый бу аятьнең яшерен мәгънәләре хакында болай дип яза: «Бу аять-кәримә сәламәт кальбкә нәсыйхәтнең тәэсир итүенә һәм сәламәт булмаган бозык кальбкә тәэсир итмәвенә мисал, ягъни сәламәт кальбкә үгет-нәсыйхәтнең яхшы үтүе, җиргә яңгыр яуган очрак кебектер, һич тар булмаса, файдасы булыр. Әмма сәламәт булмаган кальбкә нәсыйхәт бирү начар һәм тозлы җиргә яуган яңгыр кебек, һич тә файдасы булмас».

  1. Кайбер очракларла М-С.Иманколый аятьләр эченә яшеренгән хикмәтләрне һәм файдалы мәгълүматларны да әйтеп уза. Мәсәлән, «Һуд» сүрәсенең 123 нче аятен аңлатканда: «Күкләрнең һәм җирнең яшеренгән нәрсәләрен белү Аллаһы Тәгаләгә махсус. Эшнең барчасы Аңа кайтарылыр. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, Аның хозурына тәвәкәллә һәм һәм эшләрегезне Аңа гына тапшырыгыз» ул болай дип яза: «Гыйбадәтне тәвәккүлдән әүвәл зикер итү шуңа, тәвәккүлнең гыйбадәттән файда бирмәвенә ишарәли. Гыйбадәт шарт, әүвәл Аллаһы Тәгаләгә боерганча гыйбадәт кылып, соңыннан тәвәккәл итү тиешле».
  2. Аллаһның сыйфатлары хакында сөйләүче аятьләрне М-С.Иманколый имам Әбү Мансур Мәтүриди мәзһәбе нигезендә тәъвил кылып аңлата. Мәсәлән, «Әгъраф» сүрәсенең 54 нче аятен: «Сүммәстәвәә галәл-гареш» – Соңыннан Ул (Аллаһ) гарешкә истәвә кылды» М-С.Иманколый түбәндәгечә аңлатты: «Соңыннан аның әмере гареш хозурына карара итте, ягъни гарешне бар кылуны теләде. Әмере һәм фәрманы гареш хозурына мөстәви булды, яки гареш хозурына хуҗа булды. Гәрчә Аллаһы Тәгалә барча нәрсәгә хуҗа һәм бөтен нәрсә Аның мөлкәтендә һәм идарәсендә булса да, гареш барча мәхлуклардан олуграк булганга, хаслап, «Гарешкә хуҗа булды» дип әйтте. «Сөннәт әһелләре әйттеләр: «Гареш хозурына истәвә» ул – Аллаһы Тәгаләнең «билә кәйф» сыйфаты, ягъни Аллаһы Тәгаләнең карар кылынудан пакь булган хәлдә гареш хозурына истәвәсе бар. Гареш – бер җисем, башка җисемнәрне әйләндереп алучы. Ләкин бу урында хакыйкать шул, «истәвәә галәл-гареш» – Аллаһы Тәгаләнең «билә кәйф» сыйфаты. Бу җөмлә мөтәшәбиһ, аңа иман китерәбез һәм тәфсирен Аллаһы Тәгаләгә тапшырабыз».

Шулай ук «Фәҗер» сүрәсенең 22 нче аятен аңлатканда да М-С.Иманколый «тәъвил» ысулын куллана. Ул болай дип яза: «Һәм килсә Раббының кодрәтенең әсәрләре, ягъни әсәр кодрәт заһир булса».

  1. Кайбер очракларда М-С.Иманколый аятьләрдәге кайбер сүзләрне тәфсир кылмыйча һәм татар теленә тәрҗемә итмичә гарәпчә вариантта калдыра. Шул рәвешле, ул «тәфвид» ысулын куллана, ягъни аятьнең мәгънәсен Аллаһның гыйлеменә калдыра. Бу «Зүмәр» сүрәсенең 67 нче аятен аңлатканда ачык күренә. М-С.Иманколый болай дип яза: «Барча җир Ходай Тәгаләнең йәд кодрәтенең бер кабдасыдыр. Дәхи күкләр төрелмеш булырлар ул көндә Ходай Тәгаләнең йәмине белән. Әһле сөннәт вәл-җәмәга мәзһәбендә моның әмсәле сүзләрдә Ходай Тәгаләне тәшбиһдәт мөнәззәһ диеп игътикад итмәк ләзимдер, вә мәгънәсенең хакыйкатен аның үзенә тәфвид итмәк тиештер».

Мәкаләгә йомгак ясап шуны әйтергә була: М-С. Иманколый үзенең «Тәсһилел-бәйән» әсәре аша гарәп һәм фарсы тәфсирләрендә язылган мәгълүматларны татар халкына җиңеләйтеп, алар аңлый торган рәвештә җиткерде. Аның тәфсире Коръәнне татар телендә аңлатуда хәзерге көнгә хәтле үрнәк булып тора. Үзенең тәфсире аша ул татар халкына Коръәннең мәгънәләрен, иман нигезләрен һәм шәригать кануннарын аңлатырга тырышты. Аллаһы Тәгалә аның шушы хезмәтен кабул кылсын һәм ахирәттә әҗер-савапларын насыйп итсә иде.