• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

"Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан республика викторинасы үткәрә

"{xtypo_dropcap}Ә{/xtypo_dropcap}бү Хәнифә мәзһәбе елы" кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан республика викторинасы үткәрә.

Викторинада 10-15 яшендәге малайлар һәм кызлар катнаша ала.

Викторина 3 турда үтә:

1 – район туры

2 – төбәк туры

3 – республика туры

Республика туры Казан шәһәренең Галиев мәчетендә уздыралачак. Аның сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин. Барлык җиңүчеләр Диния нәзарәте әзерләгән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

“Гыйбадәте Исламия” - танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.

{gallery}viktorina{/gallery}

 

_____________________________________________________________________________________________________

Раслыйм

Үзәкләштерелгән дини оешма –

Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе

_____________  К.И. Сәмигуллин

«____»____________ 2016 ел

Әбү Хәнифә мәзһәбе елы кысаларында балаларның Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан үткәрелә торган Республика викторинасының

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. Гомуми мәсьәләләр

Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан Республика викторинасы үткәрә.

  1. Викторинада катнашучылар

2.1.  Викторинада 10-15 яшендәге малайлар һәм кызлар катнаша ала.

   3. Викторинаны үткәрү тәртибе

3.1.  Викторина 3 турда үтә:

1  – район туры

2 – төбәк туры

3 – Республика туры

3.2.   Район турын үткәрү тәртибе:

3.2.1. Һәр район мөхтәсибәтендә викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 30 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл. Тест вариантлары Татарстанның һәр мөхтәсибәтенә дә җибәрелә.

3.2.2. Татарстан Республикасының һәр район мөхтәсибәте үткәрү урынын үзе билгели.

3.3   Төбәк турын үткәрү тәртибе:

3.3.1. Район турын үткәргәннән соң, жюри тарафыннан җиңүче дип табылганнар (3 малай һәм 3 кыз) төбәк турында катнашу хокукына ия була. Төбәк туры Татарстан казыятьләрендә үткәрелә:

- төньяк төбәге;

- мәркәз (Казан шәһәре);

- төньяк-көнбатыш төбәге;

- көньяк-көнбатыш төбәге;

- көньяк төбәге;

- көньяк-көнчыгыш төбәге;

- көнчыгыш төбәге;

- төньяк-көнчыгыш төбәге;

- Чулман ягы төбәге.

3.3.2. Төбәк турында викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл.

3.3.3. Төбәк турының үткәрү урынын төбәк казые билгели.

3.4   Республика турын үткәрү тәртибе:

3.4.1. Төбәк турында җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) Республика турында катнашу хокукына ия була. Республика туры Казан шәһәренең Галиевмәчетендә уздыралачак.

3.4.2. Республика турында викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш (доклад) әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин.

3.4.3. Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

4. Викторинаны үткәрү вакытлары

4.1.  Район туры -  2016 елның октябрендә

4.2.  Төбәк туры – 2016 елның ноябрендә

4.3.  Республика туры – 2016 елның 24 декабрендә