XIX гасыр һәм ХХ гасырлар башы мәшһүр татар дин галимнәре белән билгеле. Алар арасында олуг галимебез, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани дә бар. Ул 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дөньяга килә. Мәрҗанинең әти-әнисе биргән чын исеме – Һарун. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылына нигез салучы була, шуннан башлап Мәрҗанинең бабалары үзләрен «әл- Мәрҗани», ягъни «Мәрҗан авылыннан булучы», дип атый башлыйлар.
Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә зирәк акыллы, башкалар белән уртак тел таба белүче, тәкъва хатын була. Ул 29 яшендә ахирәткә күчә. Мәрҗани ана назыннан бик иртә – 5 яшендә үк мәхрүм кала.
Мәрҗанинең әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бабалары укымышлы, белемле кешеләр булганнар, күп шәкертләр укытканнар. Аның әтисе Баһаветдин хәзрәтнең хәзерге Арча районы Ташкичү авылында үз мәдрәсәсе булган. Анда Мәрҗани башлангыч белемне алган.
Замандашлары әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани балачактан ук уйланучан булган, яңа уен төрләре уйлап чыгарган, яшьтәшләрен мавыктыра алу сәләтенә ия булган. Яшь чагыннан ук мөстәкыйльлеге мактауга лаек, үзе карар чыгарган, күп нәрсәләргә игътибар иткән, аны үзенчә бәяләгән һәм тәнкыйтьләгән, үз планын булдырып, аннан тайпылмыйча эш итәргә тырышкан.
Мәрҗани яшьтән үк тырышып укый башлый, өйрәнгәнен тирәнрәк аңларга тырыша. Мәдрәсәдә бирелгән фәннәрне өйрәнеп һәм китапларны укып кына калмый, еш кына өйдәге гарәп һәм фарсы телләрендәге китапларны укып, аларның асыл мәгънәләрен аңларга тырышып күп вакытын шулай үткәрә.
Мәрҗанинең остазлары аның укудагы тырышлыгын, белем алуга омтылышын күреп, аңа Шиһабетдин дигән кушамат тагалар, ягъни «дин метеоры» яки «Атылучы Ислам йолдызы».
12 яшеннән башлап ул ислам нигезләре буенча башлангыч мәдрәсә һәм гади мөселманнар өчен кечкенә китаплар төзи башлый. Шул рәвешле Ш.Мәрҗани мәдрәсәдә уку чорында ук мәгърифәт эшчәнлеге буенча тәүге адымнарын ясый[1].
Шиһабетдин Мәрҗани үзенең нык сәламәтлеге һәм физик көче белән башкалардан аерылып тора, бик кыю һәм батыр була, үсмер чагыннан ук милли көрәштә катнаша башлый. Сабан туйларында көчле һәм озын буйлы ир-атларны җиңә, шуңа күрә Ташкичүдә һәм күрше авылларда аны «көрәшче Шиһаби» дип атый башлыйлар[2].
17 яшеннән Шиһабетдин Мәрҗани әтисе мәдрәсәсендә белем бирүдә катнаша башлый. Фарсы телендә бастырылган гарәп грамматикасы дәреслеге аны канәгатьләндерми һәм ул шәкертләрнең белем үзләштерүен җиңеләйтү өчен гарәп телендә дәреслекне үзе төзи[3].
Мәрҗанигә балачактан ук хас булган динлелек турында аның энесе Садретдин: «Ул балачактан ук дин белән мавыкты, намазларны калдырмады. Бервакыт, әле балигъ булганчы ук, ул тиф чирен йоктырды. Савыгу белән үзенең барлык укылмаган намазларын каза кылды. Картайгач, ул шатланып һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып, барлык намазларын да кылуын исенә төшерде», – дип яза[4].
1838 елның 17 маенда, 21 яшь тулгач, Шиһабетдин Мәрҗани сәүдә кәрванына ияреп Бохарага укырга китә. Бу 7 айга сузылган сәфәр Мәрҗанигә төрле халыкларның көнкүреше белән танышу мөмкинлеген бирә, бу аның белемен тагын да арттыра. Гади багаж белән беррәттән, Мәрҗани татар шәкертенә кирәкле булган китаплар җыелмасын да үзе белән алып бара. Хәтта кәрван белән дөягә утырып барганда да, Мәрҗани вакытын бушка үткәрми, китап укып бара. Нәкъ менә шул рәвешле ул «Нәсәфи гакыйдәсе» исемле китапны яттан өйрәнә. Соңрак ул бу китапка үз шәрехен яза[5].
Бохарага килеп җитеп, Ниязколый ишан мәдрәсәсендәге хөҗрәдә (бүлмәдә) урнашкач, Мәрҗани танылган Бохара галимнәреннән сабак ала башлый. Бу галимнәр арасында Мәрҗанинең элгәре Габденнасыйр Курсави карашларын уртаклашкан Габделмөэмин ибн Үзбәк әл-Әфшәнҗи була. Мәрҗани остазлары, аның сәләтләрен һәм оста фикер йөртүен күреп, аңа кайбер шәкертләрне җибәрә башлыйлар.
Бохарада биш ел торганнан соң, Мәрҗани дин фәннәренең икенче мәркәзенә – Сәмәрканд шәһәренә китә һәм «Ширдар» мәдрәсәсенә урнаша. Монда аның төп остазы Әбү Сәгыйд әс-Сәмәрканди була. Шиһабетдин хәзрәт аның бай китапханәсеннән файдаланган.
Шиһабетдин Мәрҗани беренче чыганаклар белән соңгыларын чагыштырып карап, мөселманнар Коръәни Кәримдәге һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Сөннәтендәге карашлардан тайпылганнар дигән карашка килгән. Шул сәбәпле ул Габденнасыйр Курсави фикерләре тарафдары була башлый. Күп кенә мәдрәсәләрдә иң зур игътибар мантыйк, кәлям, фәлсәфә һәм хокук нигезләренә бирелә, бу фәннәр күпсанлы шәрех һәм искәрмә китаплары ярдәмендә өйрәтеләләр. Бәхәсләр үткәрелә, әмма бу бәхәсләрнең нәтиҗәләренә игътибар бирелми. Дини фәннәр – Коръәни Кәрим тәфсире (аңлатмасы), хәдис белеме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы бөтенләй диярлек бирелми, гарәп әдәбияты, фикһ, әхлак дәресләренең саны бик аз була. Тарих белгече буларак, Әбү Сәгыйд Мәрҗанине шушы фән белән дә мавыктыра алган. Шулай итеп, татар галиме ислам фәннәре белән беррәттән тарих белән дә кызыксына башлый.
Сәмәркандта ике ел торганнан соң, ул Бохарага кайта. Бу юлы Мәрҗани «Мир гарәп» мәдрәсәсендә туктала. Монда ул биш ел дәвамында Бохара галимнәреннән белем алуын дәвам итә, китапханәләргә йөри, шәкертләрне укыта, хезмәтләр яза.
Мәрҗанинең Урта Азия чоры турында сөйләгәндә, аның шәхесе формалашуда тәсаввуф (суфийчылык) элементы турында да әйтеп үтмичә булмый. Урта Азиядә Мәрҗани Нәкышбәндия тәрикате шәехләре мөриде (шәкерте) була: Гобәйдулла бине Ниязколый һәм Габделкадыйр әл-Фарук әл-Хинди (Сәхипзадә). Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани гади мөрид кенә булмаган. Ул Сәхипзадә шәехеннән иҗазәт, ягъни мөршид – рухи остаз булу хокукын алган. «Вафийәт әл-әсләф» китабында Мәрҗани Нәкышбәндия тәрикате белән бәйләнеше булуы һәм мөридләрне укытырга рөхсәте булуы турында искәрткәч, остазы Габделкадыйр әл-Һиндидан алып, Бәһаветдин хәзрәт Нәкышбәндигә кадәр илтүче силсиләне (остазлар чылбырын) китерә[6].
Урта Азиядә 11 ел яшәгәннән соң 1849 елның 18 маенда Мәрҗани зур кәрван белән туган ягына кайта. Бу вакыйганың яшь татар галиме өчен мөһимлеге шунда ки, сәфәрдә чагында ул сәүдәгәрләрдә, кәрванда баручыларда үзе һәм белеме турында онытылмаслык тирән тәэсир калдыра. Алар исә, Казанга кайтып җитү белән, Мәрҗанине Казанның Беренче мәхәллә мәчетенең (хәзерге Мәрҗани мәчете) имамы итеп куярга тәкъдим итәләр. Бу мәчетнең элеккеге имамы хаҗ сәфәренә киткән була, шуңа күрә Казан мөселманнарының хакыйкый җитәкчесе, сәүдәгәр Ибраһим Юнысов аңа алмаш эзли. Шул рәвешле кәрван сәүдәгәрләренең Ибраһим Юнысов белән очрашуы Шиһабетдин Мәрҗанинең язмышын хәл итә. 1850 елның 6 мартында 2011 номерлы боерык нигезендә ул Беренче Казан мәчетенең имамы һәм мәчет каршындагы мәдрәсәнең баш мөгаллиме итеп билгеләнә[7].
Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең Казан чоры шулай башланып китә. Бу вакытка Мәрҗани дин белгече буларак җитлеккән, аның дини карашлары беркем дә зур йогынты ясый алмаслык итеп формалаша. Ул үзен мөгаллим хезмәтенә, башкаларга белемнәрен һәм карашларын җиткерү максаты белән китаплар язуга багышлый. Мәрҗани үз алдына мөселманнарда үзләренең аңнарын Яңа чор рухында формалаштырырга максат куя. Ул үз халкын камилләштерергә, алгарышка юнәлтергә тырыша, ислам диненең төп чыганакларына – Коръәни Кәримгә, Сөннәткә кире кайтырга, сәхәбәләр үрнәгендә яшәргә өнди.
Ул вакыттагы күп кенә дин эшлеклеләре борынгы чыганаклар белән дә таныш түгелләр, үзләре дә мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле булмаганнар. Алар белән чагыштырганда Мәрҗани «кирәкмәгән» үрнәк булып торган, шуңа күрә Казан чорының башыннан ахырына кадәр аңа дошманнарның, көнчеләрнең гаепләүләренә түзеп яшәргә туры килгән. Мәгариф өлкәсенә кертергә теләгән яңача белем бирү (реформалаштыру) идеяләрен ул тормышка ашыра алмый калган.
Казан чорының беренче биш елы имам һәм мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның шәкертләре өчен бик уңышлы була. Мәдрәсәнең хуҗасы һәм җитәкчесе булган Ибраһим Юнысов вакытының күпчелек өлешен уку барышына багышлаган Мәрҗанигә һәрчак булыша. Мәрҗанинең беренче хатыны үлгәч, Ибраһим Юнысов аңа яңадан өйләнергә булыша, аның өчен мәчет янында йорт төзи, ләкин горур һәм ирек сөючән Шиһабетдин Мәрҗани бай сәүдәгәрнең көенә биергә тырышмый, белем белән акылның байлыктан өстенлеген аңлап, аны укыту эшенә катнаштырмый. Химаяче белән мөнәсәбәтләре бозылу һәм җирле руханиларның мәкерләре нәтиҗәсендә Мәрҗани ике тапкыр имам һәм мөдәррис вазыйфасыннан колак кага, соңыннан исә, икесендә дә кире кайтарыла. Ибраһим Юнысовның мәдрәсәгә ярдәме һәм булышлыгы сизелерлек дәрәҗәдә кими, Мәрҗанинең укыту барышын камилләштерү турындагы хыяллары тормышка ашмый кала. 1871 елга кадәр, мәдрәсәдәге матди кыенлыкларга, руханиларга каршы торуына, аларның төрле һөҗүмнәренә һәм гаепләүләренә түзәргә туры килүенә карамастан, Мәрҗани, бөтен тырышлыгын куеп, ислам гыйлемен тарата һәм шул ук вакытта үзенең дини һәм тарихи хезмәтләр язуын дәвам итә.
1867 елда ул Диния нәзарәтеннән ахун һәм мөхтәсиб вазыйфасына чакыру ала. 1871 елда мәдрәсәсе мөстәкыйльлек ала, 1881 елда аның шәкертләре безнең көннәргә кадәр сакланган «Мәдрәсә–и Галия» мәдрәсәсенең яңа таш бинасына күчә. Бу мәдрәсә шул заманның иң камил һәм заманча уку йорты була. Мәрҗани анда гомер ахырына кадәр (сигез ел) хезмәт итә.
Җирле педагогика тарихында беренче тапкыр Ш. Мәрҗани мәдрәсә шәкертләре өчен эчке тәртип кагыйдәләрен кертә. Төрле фәннәрне, сәнгатьне өйрәнергә, белем һәм профессиональ күнекмәләр алырга өнди.
Шиһабетдин хәзрәт мәдрәсәсендә Морад Рәмзи, Кашшаф Тәрҗемәни, Габдрахман Гомәри кебек дин белгечләре, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Габдулла Апанаев, күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм тарихчы Хөсәен Фәезханов һәм башка күренекле кешеләр белем алган.
Мәрҗани холкы белән юмарт кеше була. Матди кыенлыклар кичергән шәкертләренә даими рәвештә булышып тора. Ул тотрыклы ислам кануннары, шәригать һәм татарларның дини тәгълимате кысаларыннан чыкмыйча, дини карашны үстерүнең нәтиҗәле методологиясен эшкәртеп чыгара ала.
Ш.Мәрҗани утыздан артык хезмәт авторы, шуларның күпчелеге гарәп телендә язылган. Хезмәтләренең яртысы чамасы дини тәгълимат темасына, калганнары тарих, әдәбият һәм телгә багышланган. Мәрҗанинең дини хезмәтләрен шартлы рәвештә 4 төркемгә бүлергә була:
1. Гакыйдә
2. Фикһ (ислам хокукы) һәм аның принциплары
3. Коръәни Кәрим фәннәре
4. Әхлак һәм әдәп, вәгазьләр
Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең татар халкының милли тарихына нигез салучы булуын искәртеп үтәргә кирәк. Ул безнең мөселман гына түгел, ә татарлар булуыбызны төшенер вакыт җиткәнен яхшы аңлый. Ул: «Без, татарлар булмыйча, кем булыйк», – дип әйтә торган булган. Аның татар тарихы буенча танылган ике томлы «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәте билгеле.
Шиһабетдин Мәрҗани һәм рәсми хакимият арасында тыгыз мөнәсәбәтләр барлыкка килә. 1869 елда Казан губернаторы Мәрҗанидән татар телендә хайваннарга карата миһербанлы булу һәм аларны яклау турында китапчык язуын үтенә. Мәрҗани язган китапчыкны губернатор кабул итә һәм аңа, имзасын куеп, рәхмәт хаты язып җибәрә. Бу китапчык дәүләт акчасына бастырыла һәм татарлар арасында таратыла. Мәрҗани җир тетрәүдән зарар күргән Кавказ халыкларына акча җыюны оештыра, никахлар, мөселманнар арасында туучы һәм үлүчеләр санына дәүләт оешмалары өчен хисап ясый, суд утырышларында мөселманнар ант иткәндә катнаша.
Диния нәзарәтенең 1859 елның 17 сентябрендә чыккан боерыгы буенча Шиһабетдин Мәрҗани Казанда бастырылган барлык Коръәннәрне дә карап чыга торган булган һәм хаталары булган мөсхәфләрне бастыруны булдырмаска тырышкан. Коръәни Кәримнең һәр битен карап чыгып, бастыргач, ул аны тагын бер кат игътибар белән башыннан ахырына кадәр укып чыккан. Бер юл төшеп калган очракта Мәрҗанинең бу битне үз хисабыннан яңадан бастыруы, аның үз эшенә ни дәрәҗәдә җаваплы каравын күрсәтә.
Шиһабетдин хәзрәт шәрекъны өйрәнүче Казандагы кайбер галимнәр белән аралашкан, Александр Касимович Казем-Бек белән таныш булган, Радлов, Готвальд Иосиф Фелорович белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Казан Император университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы булып теркәлгән.
Василий Васильевич Радлов 1876 елда Казан татар укытучылар мәктәбе ачылуының башлап җибәрүчесе була. Аның үтенече буенча бу мәктәптә Ш.Мәрҗани дин сабаклары бирә, Кудури китабы буенча шәригать белемен, «Гакыйдә әт-Тәхәви» китабы буенча – гакыйдә, «Мохтасар әл-Хуссами» буенча фикһ һәм мирас калдыру хокукын укыта[8].
1880 елда Мәрҗани энесе Садретдин белән Хаҗ кыла. Юл уңаеннан Одесса, Истанбул, Александрия һәм Кипрда булалар. Истанбулда чагында Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхәбәсе Әбү Әйюб әл-Ансари мәчетенә керә, аның каберен зиярат кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйберләре сакланган урыннарга бара. Анда ул шул заман мөфтие Әхмәд Асад һәм башка танылган дин эшлеклеләре һәм сәясәтчеләре белән аралаша.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәселеннән булган Истанбулның бер галиме Сәгыйд Гаун ибн Мөхәммәд ибн Гаун Мәрҗанидән болай дип сорый: «Сез үзегез төрек, халкыгыз да төрек халкы, шуңа китапларыгызны да төрек телендә язарга кирәк иде. Ни өчен аларны гарәп телендә язасыз?» Мәрҗани: «Безнең галимнәр һәм шәкертләр гарәп телен белә, шуңа без гарәп телендә язабыз. Китаплар башка илләргә барып ирешсә, бәлки аларны анда да укырлар, дип уйлыйм», - дип җавап бирә. Мәрҗани язган китаплар буенча бүген дә күп кенә мөселман илләрендәге мәдрәсәләрдә, университетларда укыталар.
Каһирәдә дә танылган мәчет һәм мазараларга керә, анда дога кыла. Мәдинәдә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәчетенә керә, сәхәбәләр каберләрен зиярат кыла, башка тарихи урыннарга бара. Мәдинәдә ул шулай ук шәех Мазхараны очрата, бу шәех тәсаввуф өлкәсендә аның өченче остазы була.
Танылган тарихчы һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөгаллиме Шәһәр Шәрәф Шиһабетдин хәзрәтнең әхлагы турында болай язган: «Мәрҗани искиткеч тырыш, җаны-тәне белән гыйлем алуга һәм тикшеренүләргә бирелгән иде. Иң зур ләззәтне аңа халыкка хезмәт итү, сабак бирү, китаплар уку һәм язу бирә иде. Мәрҗанинең иң күркәм сыйфаты – ул башлаган эшен җиренә җиткереп эшләве һәм һәрвакыт тәмамлавы. Тагын бер яхшы сыйфаты: бирелгән сорауларга төгәл һәм катгый җавап бирә иде».
Соңгы өч елында, бигрәк тә зур өметләр баглаган 20 яшьлек улы Мәхмут үлеп киткәч (1885 елда), Шиһабетдин хәзрәтнең сәламәтлеге нык какшый. Үлеме якынлашканын сизеп, ул күп вакытны Коръәни Кәрим укуга багышлый, «Мөстәфадел-әхбар...»ның икенче өлешен тәмамларга тырыша. Үлергә ай ярым кала ул мәдрәсәгә килеп сабак бирә дә, калган вакытын өендә урын өстендә үткәрә[9].
1889 елның 18 апрелендә бөек татар галименең йөрәге тибүдән туктый. Соңгы көненә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани дусларына һәм шәкертләренә Коръәни Кәримне укырга киңәш бирә. Гомеренең соңгы минутларында ул «Рәгыд» сүрәсенең 31 аятен кабатлый.
«Әгәр Коръән белән таулар күчерелсә яки Җир шартласа яисә мәетләр сөйләшә башласа (ул китап барыбер бу Коръән булыр иде). Әмма әмер тулысынча Аллаһтан гына». Шуннан соң тәкбир әйткән һәм соңыннан: «Субхәнә-л-ләзи әгта куллә шәйин халкаху суммә һәдә» һәм «Аллаһу раббу-нә үә раббул-галәмиин» дигән[10].
Аның улы Борһанетдин Мөхәммәд бер төркем кешеләр белән җеназа намазын укыйлар һәм Мәрҗанине Яңа татар бистәсе зиратына күмәләр.
Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең фикер һәм хезмәтләре халык арасында тарала, иҗтимагый фикергә этәргеч бирә. Алар халыкны уянырга әзерли, мәктәп һәм мәдрәсәләрдәге укыту барышын үзгәртү теләге уяна.
Аллаһы Тәгалә олуг галимебез Шиһабетдин хәзрәтнең рухын шат кылсын!
Нияз хәзрәт Сабиров
[1] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.60.
[2] Шихабутдин Марджани: сборник статей, посвящённый 100-летию Ш.Марджани, изданный в Казани в 1915 г. / [авт.предисл. Р.Мухаметшин; сост. и подготовка к изд., научн. ред. Р.А. Гиззатуллин; пер. с татар. Г.М. Гилязова, Г.Р. Ахметьяновой]. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2015. – С.28.
[3] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.61.
[4] Шихабутдин Марджани: сборник статей, посвящённый 100-летию Ш.Марджани, изданный в Казани в 1915 г. / [авт.предисл. Р.Мухаметшин; сост. и подготовка к изд., научн. ред. Р.А. Гиззатуллин; пер. с татар. Г.М. Гилязова, Г.Р. Ахметьяновой]. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2015. – С.28-29.
[5] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.61-62.
[6] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.65-67.
[7] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.71-72.
[8] Шихабутдин Марджани: сборник статей, посвящённый 100-летию Ш.Марджани, изданный в Казани в 1915 г.... – С.104-105.
[9] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.81.
[10] Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига) / Шигабутдин Марджани; предисл. и пер. с араб. Д.Шагавиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – С.81.