Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Аның югары дәрәҗәсе турында Аллаһы Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 81нче аятендә болай дип әйтә: «Аллаһ пәйгамбәрләрне ант иттерде. Менә Мин сезгә Китап белән хикмәт бирдем. Бераздан сезнең кулыгыздагыларны раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк. Аңа шиксез иман китерерсез вә аңа һәрвакыт ярдәм итәрсез. Шушы шартларны кабул итәсезме? (Алар): «Кабул итәбез», — дип икърар кылдылар. (Аллаһ) әйтте: «Алайса, бер-берегез алдында шаһит булыгыз, Мин дә сезнең белән бергә шаһит», — диде». 

Бу аятьтә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә барлык пәйгамбәрләрне җыеп, алар белән килешү төзеде. Бу изге килешү буенча һәрбер пәйгамбәр үзеннән соң киләчәк пәйгамбәргә иман китерергә һәм аңа ярдәм итәргә тиеш булды. Мөфәссирләр әйтүенчә, «Раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк» — ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ягъни һәрбер пәйгамбәр үз халкына әйтә торган булган: «Әгәр миннән соң пәйгамбәрлегемне раслаучы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм килсә, аңа иман китерегез һәм ярдәм итегез». Шулай итеп, һәр пәйгамбәр сөекле расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында белгән һәм аның турында Аллаһка вәгъдә биргән. 

Һәрбер кеше Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», — дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Аллаһы  Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе», — дигән. («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).

Ул игелекле, итәгатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребездә иң камил дәрәҗәдә була. Изге Коръәндә әйтелгән: «Хактыр ки, Аллаһка омтылган, Ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһны күп зикер иткәннәр өчен Аллаһ расүлендә үрнәк сыйфатлар бар» («Әхзаб» сүрәсе, 21нче аять).

 Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әхлак чыганагы — Коръән булган. Шуңа күрә, Расүлебезнең холкы нинди иде соң? — дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде): «Аның холкы — Коръән иде», — дип җавап биргән. Ул Коръән Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръән Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган.

Аллаһ расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Ул әхлакый, саф фикер йөртергә яраткан. Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса, яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Ул беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән.

Аллаһ расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм күршеләрен хөрмәт иткән һәм кунакларын ихтирам белән кабул иткән. Аның Аллаһ өчен хезмәт итмәгән яки яхшы гамәл кылмаган бер генә минуты да булмаган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Ул ике эшнең берсен башларга кирәк булганда, аларның иң файдалысын сайлаган. Ул бәлагә төшкәннәргә ярдәм итәргә һәм мәзлүмнәрне коткарырга яраткан.

Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең тарафдарларын бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр тарафдарларыннан берәрсе авырып китсә, ул аның хәлен белергә бара торган булган. Әгәр берәрсе югалып торса, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган. Сүз остасы буларак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күп төрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.

Аллаһ расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тәрбиялеге һәм әдәплелегенә килгәндә, ул тарафдарларына бик мәрхәмәтле, хөрмәтле мөнәсәбәттә булган, кысан җирдә һәрвакыт башкаларга күбрәк урын калдырган. Берәрсен күрсә, ул аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән.

Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ул  һәрвакыт иминлекне югары куйган. Ашаганда, эчкәндә уң кулын файдаланган, чөнки аңа Аллаһ шулай кушкан. Ул хуш исләрне яраткан: суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нәрсәләрне сөймәгән. Аллаһ илчесе үзенең тарафдарларыннан киеме белән дә, җыелышларда утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Берәрсе килсә: «Ә сезнең кайсыгыз Мөхәммәд соң?» — дип сорый торган булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кием-салымда да, ризыкта да бернинди  артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдагы булган.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: «Хактыр ки, сезгә үз арагыздан чыккан пәйгамбәр килде; сез бәлагә тарсагыз, ул хәсрәтләнә. Ул сезнең өчен җаната, мөэминнәргә ул бик шәфкатьле, мәрхәмәтле» («Тәүбә» сүрәсе, 128нче аять).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышыннан бер үрнәк китерәсем килә. Көннәрдән бер көнне Аллаһ илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мәчетенә бер бәдәви гарәп кереп, мәчетнең бер урынында кече хәҗәтен үтәгән, ләкин ни гаҗәптер рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәлләм аңа ачуланмаган, аны сүкмәгән, киресенчә аңа йомшак сүз белән: «Бу мәчет Аллаһка гыйбәдәт өчен  һәм Аны зикер кылыр өчен төзелгән, ләкин хәҗәтне үтәр өчен түгелдер», — дип әйткән.

Раббыбыз Аллаһ Пәйгамбәребез турында «Гыймран» сүрәсенең 159нчы аятендә болай дип әйтте: «Аллаһның рәхмәте белән син аларга миһербанлы булдың, әгәр дә син аларга рәхимсез булсаң, һичшиксез, алар синнән качар иде».

Без дә сөекле сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыйк, шул вакытта, ин шәә Аллаһ, динебезгә карата тискәре мөнәсәбәтләр дә бетәр, Аллаһы Тәгалә дә безгә  рәхмәтле булыр.

 

Нияз хәзрәт Сабиров,

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

тарих фәннәре кандидаты