Билгеле булганча, Ислам диненең ике төп чыганагы бар. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръән, икенчесе – сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләре (сөннәте), ягъни аның сүзләре һәм гамәлләре. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын дөрес аңлар өчен, Раббыбыз Аллаһка дөрес гыйбадәт кылыр өчен, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнү – бик мөһим. Расүлебезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнмичә, тырышып үзләштермичә, Коръәнне дөрес аңлау мөмкин түгел. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләрен өйрәнүнең әһәмияте турында изге Коръәннең күп кенә аятьләрендә әйтелә. Шуларның берничәсе белән танышып китик.
(Расүлем!) Әйт: «Әгәр сез Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле» [Кәлам Шәриф, б.72].
«Хактыр ки, Аллаһка омтылган, Ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһны күп зикер иткәннәр өчен Аллаһ расүлендә үрнәк сыйфатлар бар» [Кәлам Шәриф, б.560-561].
«Расүл сезгә нәрсә бирсә, шуны (кабул итеп) алыгыз, сезне нәрсәдән тыйса, (шуннан) ваз кичегез» [Кәлам Шәриф, б.718].
Сәхабәләрнең, олуг галимнәрнең ихлас тырышлыклары аркасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез килеп җиткән.
Хәдисләрне бер китапка туплап җыйган кеше буларак, беренче галим ибн Шиһәб әз-Зухри санала. Ул бишенче тугры хәлиф Гомәр бин Габделгазиз (682-720) әмере буенча бу хезмәтне башкарган. Соңрак Әбү Хәнифә, имам Мәлик, әл-Әүзәгый, Суфьян әс-Сәүри, имам Бохари, Мөслим һәм башка галимнәр (Аллаһ барысыннан разый булса иде) хәдисләр җыентыкларын төзегәннәр [аль-Хусайни, с.21-23].
Татар дин галимнәре дә Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләрен өйрәнүгә, өйрәтүгә һәм халыкка җиткерүгә зур әһәмият биргәннәр. Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддиннең «Җәвамигуль кәләм шәрхе» дигән хезмәте – күпләребезгә мәгьлүм. Бу хезмәттә 344 хәдис тупланган һәм һәрбесенә тирән мәгънәле аңлатма бирелгән. Ризаэддин хәзрәттән тыш хәдисләр җыентыкларын әзерлгән икенче галим – Галимҗан хәзрәт Баруди. Аның тарафыннан «әл-Әрбәгинәт әл-Мутәсәлсилә» дип аталган хәдисләр җыентыгы төзелә. Бу хезмәт үзе өч китаптан тора
Хәдисләрне халыкка җиткерүгә зур өлеш керткән өченче татар дин галиме – Рахимов Әхмәдвәли хәзрәт Мөхәммәтрахим улы. Ул 1861 елда Яңа Чишмә районы Чертуш авылында дөньяга килгән. Чирмешән районының Беркет-Ключ авылында яшәгән. 1928 елның 5 апрелендә кулга алынып, өч елга сөргенгә җибәрелгән.
Әхмәдвәли хәзрәт Рахими «Миате мөнтәхабәт мин әл-әхәдиси ән-нәбәввияти әш-шәрифәти» («Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сайланган 100 хәдис-шәрифе») дип исемләнгән хәдисләр җыентыгын әзерли. Бу хезмәт өч китаптан тора, һәрберсендә йөзәр хәдис тупланган. Барлыгы – 300 хәдис. Бу китапларның өчесе дә Казан шәһәрендә 1910 елда басылган. Әлеге хезмәтне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Вәлиева Айсылу ханым әтисенең китаплары арасыннан табып алып, гарәп графикасыннан хәзерге язуга күчерә. Әтисенә (Солтанов Әнвәр Зияддин улына) бу китаплар бабасыннан (Солтанов Зияддин Хөснеддин улыннан) калган. Зияддин хәзрәт Чистай районы Гаделша авылында имам булып торган, 1930нчы елларда сөргенгә җибәрелгән.
Әхмәдвәли хәзрәтнең хәдисләр җыентыгы (беренче китабы – 2015 елда, икенчесе – 2016 елда һәм өченчесе – 2018 елда) «Иман» нәшриятында басылып чыга.
Беренче китапта Әхмәдвәли хәзрәт мәшһүр «Мишкат әл-мәсабих» дигән җыентыктан хәдисләрне сайлап туплаган. Икенче һәм өченче китаплардагы хәдисләрне «Мәшәрик әл-әнвар» китабыннан сайлап җыйган.
Әхмәдвәли хәзрәт хәдисләрнең чыганакларын яхшы белгәнлеге күренеп тора. Ул һәр мөселман өчен белергә кирәк булган һәм ятларга җиңел булган мөһим мәсьәләләргә багышланган хәдисләрне сайлаган.
Беренче китапта тупланган кайбер хәдисләрне карап китик. Биредә китерелгән күп кенә хәдисләрнең эчтәлеге әхлакый сыйфатларга, намазның кагыйдәләренә, әдәпләренә багышланган.
Габдулла бин Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Чын мөселман шундый була: аның теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар сәламәт булырлар. Мөһәҗир – Аллаһ тыйган нәрсәләрдән күчкән (ерак булган) кеше» [Әхмәдвәли Рахими, б.3].
Габдулла бин Гомәр разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Олуг гөнаһлар: Аллаһка ширек кылу (тиңдәш тоту), ата-ананы рәнҗетү, кеше үтерү белә торып ялганга ант итү (шаһитлык бирү)» [Әхмәдвәли Рахими, б.4].
Әбү һөрәйра разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Монафыйкның сыйфаты өчтер: ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау, әманәткә хыянәт итү» [Әхмәдвәли Рахими, б.5].
Хәнәфи мәзһәбе буенча, намазны имамга оеп укыганда «Фатиха» һәм башка сүрәләр укылмый, ягъни бөтен намазларда җәмәгать имамның укуын тыңлап тора. Моңа дәлил буларак түбәндәге хәдис китерелә:
Әбү Һөрәйра разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Имам башлык булыр өчен билгеләнде. Тәкбир әйтсә, тәкбир әйтегез. Әмма кыйраәт вакытында тик торыгыз» [Әхмәдвәли Рахими, б.19].
Намаздан соң укыла торган догаларның, зекерләрнең фазыйләтләре турында түбәндәге хәдисләр китерелә:
Сәүбән разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Намаздан соң 3 тапкыр истигъфар әйтегез һәм дога кылыгыз: «Әллаһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли үәл-икраам» («Йә Рабби, Син һәрбер бәладән саклаучы. Һәрбер сәламәтлек Синнән генә. Син – мөбарәк зат, йә олуглык һәм хөрмәт иясе Аллаһ») [Әхмәдвәли Рахими, б.20].
Әбү Һөрәйра разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Бер кеше һәр намаз соңында 33 мәртәбә «СүбхәәнәЛллаһ», 33 мәртәбә «Әлхәмдү лилләһ», 33 мәртәбә «Аллаһу әкбәр» дисә, болар 99 була. Йөзне тутытыр өчен «Ләә иләһә илләЛлаһу үәхдәһү ләә шәрикә ләһ ләһүл-мүлкү үә ләһүл хәмдү йүхии үә йүмит үә һүә хәйүл ләә йәмүүт. Бийәдиһил хайру үә һүә галәә кулли шәй-иң кадиир», – дисә, ул кешенең дәрьялар күбеге кебек гөнаһлары булса да, ярлыканыр» [Әхмәдвәли Рахими, б.26].
Гали разыяллаһу ганһү риваять итә, Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйкән: «Бер кеше һәр намаздан соң «Аятел көрси»не укыса, ул хәзер җәннәткә керер иде. Ләкин җәннәткә керүдән тыйган нәрсә – үлем генә» [Әхмәдвәли Рахими, б.27].
Китап ахырында хәдисләрне риваять иткән һәр сәхабә турында кыскача мәгьлүмат бирелгән.
Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты
Әдәбият
1. ʼАбдулла Сираджуддин аль-Хусайни. Хадисоведение. Комментарии к «Аль-Манзумат Аль-Байкуния». Пер. С араб. Казань: ЧУ ИД Хузур-Спокойствие, 2019. С.21-23.
2. Әхмәдвәли хәзрәт Рахими. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сайланган 100 хәдис-шәрифе. Беренче китап. Гарәп графикасыннан кирилицага күчерү. Казан: Иман, 2016. 64 б.
3. Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә. Казан: Хозур-Тынычлык нәшрият йорты, 2020. 808 б.