• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

3 ноябрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелде. Кумаралылар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясап, “Монафыйкларга хас сыйфатлар” дигән темага тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, икейөзлелекнең асылын аңлатып, аңа хас булган төп өч сыйфат – ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау һәм әманәткә хыянәт итү хакында мисаллар нигезендә гыйбрәтле мәгълүмат бирде. 

{xtypo_dropcap}3{/xtypo_dropcap}ноябрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелде. Кумаралылар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясап, “Монафыйкларга хас сыйфатлар” дигән темага тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, икейөзлелекнең асылын аңлатып, аңа хас булган төп өч сыйфат – ялган сөйләү, вәгъдәдә тормау һәм әманәткә хыянәт итү хакында мисаллар нигезендә гыйбрәтле мәгълүмат бирде. 

 
Җирле мөселманнардан тыш, вәгазьдә мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре – барлыгы 100 дән артык кеше катнашты. Тыңлаучылар алдында шулай ук Кукмара районының яңа сайланган имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм төбәк мөселманнарының элекке мөхтәсибе, шәрәфле мөхтәсиб булып калган Зиннур хәзрәт Сәмигуллиннар да чыгыш ясадылар.