Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шәһидләргә һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшиячәкбез, дип вәгъдә бирүләре. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыятьне тудыра.
Бер хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын”.
Апанай мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрелә. Иң элек, әлбәттә, мәчеткә килеп никах көнен билгеләү кирәк.
Мәчетебездә никах уку аерым бер бүлмәдә. Килгән кунак һәм хәзрәт өчен куелган өстәл артында укыла. Никахта 30-40 кеше катнаша ала. Килен белән кияү мулланың як-ягына утыртыла. Егетнең әти-әнисе һәм туганнары – егет ягына, ә кызныкылар кыз ягына төзелешә. НИках мәҗлесе Коръән уку һәм дога кылу белән башлана. Шуннан Аллаһы Тәгалә, Аның чиксез рәхмәте, нигъмәтләре, Аңа шөкрана кылу турында вәгазь укыла, никахның мәгънәсе аңлатыла. Аннан 2 шаһит билгеләнә. Гадәттә, шаһит булып ике ир кеше сорала. Әгәр инде ике ир кеше булмый икән, ул вакытта 1 ир кеше һәм 2 хатын-кыз да шаһит ролен үти ала. Шаһитларга үз вазифалары аңлатылып куела. Шуннан соң егет тарафыннан кызга бирелгән бүләк (мәһр) шаһитлар алдында раслана. Аннары кияү белән киленнең үз ризалыклары сорала. Кыз үткән заманда: “Мин фәлән улы фәләнгә хәләл җефетлеккә риза булып бардым”, – дип әйтергә тиеш. Егет үткән заманда: “Мин фәлән кызы фәләнне хәләл җефетлеккә риза булып алдым” – дип әйтергә тиеш. Аннан соң никах хөтбәсе укыла. Ирнең һәм хатынның вазифалары аңлатыла һәм матур никах таныклыгы бирелә. Ахырда чәй эчү оештырырга була.