6 февраль мөселман дөньясы Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алды.
Исра һәм Мигрраҗ кичәсе – сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашу вакыйгасы. Исра һәм Миграҗ кичәсе Раҗәб аеның 26сыннан 27нче көнгә каршы төненә туры килә. Миграҗ кичесендә Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның өммәтенә намазны фарыз итә.
Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрдәнов барлык мөселманнарны 1 гыйнвар көнне иртәнге намазны мәчетләрдә укырга, бөтен илебез һәм Фәләстин өчен җәмәгать белән дога кылырга чакырды. Моның өчен ул флешмоб башлап җибәрде. Әлеге флешмобка Апанай мәчете дә кушылды.
23 декабрь көнне «Иман» үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чарада Апанай мәдрәсәсе шәкерте Нурутдинов Җәлилгә Коръәнне тулысынча ятлап бетергән өчен шәһадәтнамә бирелде. Шәһадәтнамә гарәп, инглиз, татар һәм рус телләрендә язылды. Җәлилнең әти-әнисенә, остазы Неккадам Фәйзуллоевка рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм бүләкләр бирелде.
23 декабрь көнне Апанай мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында эшләнгән эш нәтиҗәләре күрсәтелде. Шулай ук танылган татар дин галиме, тарихчы, табиб Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол (1768-1838) турындагы документаль фильмның презентациясе булды.
12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырды.
Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы иде.
10нчы ноябрь көнне Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы мөселманнарга һәм мөслимәләргә, шулай ук татар галиме Сөнгатулла Бикбулатовның «Мәбдәүл-кыйраәт» китабы буенча гарәп телен өйрәнгән шәкертләргә сертификатлар тапшырылды.
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мөхтәрәм кунак - Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары һ. б. катнашты.
ТНВ каналы журналисты Апанай мәдрәсәсенең, «Иман» нәшриятының эшчәнлеге турында Әхмәт хәзрәттән интервью алды.