• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәдрәсәсендә ирләр өчен Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү түләүсез онлайн курслар ачылды.
               
Укыту татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә уза!
Курсны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Бу курслар (дәресләр, тәҗвид) 7 - 70 яшьтәге ирләр өчен!
(Гакыйдә: Әһле сөннәт!)

Тәҗвид фәнен үткәннән соң сезнең өчен тахлил һәм тасхих группалары ачылачак.

Ни өчен түләүсез?

Без бу дөньяда Аллаһ разылыгына, мәңгелек бәхеткә ирешер өчен яшибез. Без Аллаһы Тәгаләнең коллары. Белемнәребезне кулланып, изге гамәлләр кылып Аллаһка буйсынып яшәргә тырышабыз. Безнең иң зур теләгебез - Изге Коръәнне укырга өйрәтеп, кешеләрне бәхетле итү. Белемнәр алып чыккач сез дә безгә ярдәм итәрсез дип өмет итәбез.


Укучыларга шундый таләпләр куела:
1. Вакытында барлык дәресләргә кереп актив катнашу.
2. Вакытында өй эшләрен эшләү.
3. Остазларга темадан башка сораулар бирмәү.
4. Үз хокукларыңны белү.
5. Гакыйдә һәм Фикһ турында сораулар бирмәү.

Дәресләрнең көннәре һәм сәгатьләре игълан ителәчәк, ин шәә Ллаһ!
    

Татар төркеменә түбәндәге ссылка буенча керергә мөмкин:

https://t.me/+8wls1Axg8rJhNTEy

Апанай мәдрәсәсенә рәхим итегез!