8нче ноябрь көнне Сембер (Ульян) өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә «Мөнәҗәтләрдә халкыбызның язмышы» дигән төбәкара мәҗлес узды. Шушы күркәм чарада «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе каршында эшләүче «Апанай апайлары» иҗат төркеме, Сембер имамнары, мөселманнары һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. «Апанай апайлары» борынгы бәет-мөнәҗәтләр әйтте.
25нче октябрь көнне Апанай мәдрәсәсендә хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Нәҗмеддин Әбү Хәфс Гомәр ән-Нәсәфинең (1068-1142) «Әл-Гакаид ән-нәсәфия» китабы буенча беренче дәрес үткәрелде.
«Әл-Гакаид ән-нәсәфия» китабы һәр мөселман белергә тиеш булган иман мәсьәләләре белән таныштыра. Бу китапны элек-электән татар мәдрәсәләрендә укытканнар, шәкертләр аны яттан өйрәнгәннәр. Татар дин галимнәре Габденнасыйр Курсави һәм Шиһабетдин Мәрҗани бу китапка шәрех (аңлатма) язганнар.
Дәресләр атна саен чәршәмбе көнне гарәп һәм татар телләрендә үткәрелә. Үткәрү вакыты: 18:00-19:00.
20 октябрь көнне Апанай мәдрәсәсендә милли киемнәрне тегү, мөнәҗәтләрне әйтү, Коръәнне өйрәнү һәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләрне Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең аппараты җитәкчесе Арысланов Ирек Мансур улы, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мәхәллә әгъзалары һәм башка кунаклар карады.
19нчы октябрь көнне Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан милли китапханәсенең директоры урынбасары Ирек Һадиев, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт Сабыр Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйга багышланган музейны зиярәт иттеләр.
19нчы октябрь көнне Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә XI Саматов укулары үткәрелде. Бу чара татар халкының күренекле дин галиме, Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка багышланды. Конференция Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Имамнар – милләтебезнең рухи көзгесе» дигән исем белән үтте.
10нчы октябрь көнне Апас районының Олы Бакырчы авылы мәктәбендә Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) багышланган күркәм чара узды. Бу мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Апас районы мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр, Олы Бакырчы авылы имамы Шәүкәт хәзрәт, мәктәп укытучылары, барлык укучылары һәм авыл халкы катнашты.