2023 елның 7-8 июль көннәрендә Россия Федерациясе Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә танылган галимнәр, Дәүләт вәкилләре, дин әһелләре катнашында «Расулев укулары: Рәсәйнең тарихында һәм бүгенгесендә ислам» темасына IV Халыкара һәм XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.
3 июль көнне Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен Ислам нигезләре буенча ике атналык курслар ачылды.
20 июнь көнне Апанай мәдрәсәсендә «Шаян ТВ» телеканалы булып китте. Кунаклар балаларга «Шаян ТВ»ның иҗаты турында сөйләделәр, таныштыру роликларын күрсәттеләр, конкурслар оештырдылар, бүләкләр бирделәр, матур шигырьләр укыдылар, баларларның сорауларына җаваплар бирделәр, интервью алдылар.
6 июнь көнне Апанай мәчетендә онлайн Апанай мәдрәсәсендә Изге Коръәнне өйрәнгән 70 мөслимәгә сертификатлар бирелде. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Татарстаннан кала Ульян һәм Башкортостан мөслимәләре дә булды.
Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләре буенча ике атналык җәйге курслар уздырылачак. Дини дәресләрдән тыш мәдәни чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, уеннар һәм мастер-класслар оештырылачак.
Кызлар өчен курслар 12 июньнән 24 июньгә кадәр, ир балалар өчен 3 июльдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Апанай мәдрәсәсендә 7 – 70 яшьтәге ирләр өчен Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү түләүсез онлайн курслар ачылды.
Укыту татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә булачак.
Курсны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.
Тәҗвид фәнен үткәннән соң сезнең өчен тахлил һәм тасхих группалары ачылачак.