• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay10.jpg

27 сентябрьдә Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Тольяти, Чистай мөселманнарына һәм мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды. 

Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мөхтәрәм кунак – Иркутск өлкәсенең мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев һәм мәдрәсә укытучылары катнашты.

Фәрит хәзрәт курсларны тәмамлаучыларны тәбрикләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен бирде.

15 сәгатьлек курслар  Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде.