• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Апанай мәчете каршындагы Милли мәдәният-мәгърифәт үзәгенең читекчеләр остаханәсендә Казанның 149 нчы мәктәбе укучылары булып китте. Алар Илдар абый Шәйхетдинов һәм аның шәкерте Гүзәл Биляндиновадан осталык дәресе алды. Осталар, балаларның һәркайсын станок артына утыртып,каюлы күн сәнгатенә - мәшһүр Казан җөе белән тегәргә өйрәтте.

        Мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары укытучылары Хәнә Сөләйманова белән бергәләп халкыбызда борын-борыннан килгән күнчелек тарихын өйрәнәләр. Бик күп китап-журналлар укыганнар, шактый материал тупланган. “Ә бүгенге көндә шушы борынгы һөнәр ни хәлдә икән? Күн эшкәртүчеләр, каюлы читек, башмак тегүчеләр (арчалылардан кала) бармы? Осталарның эш кораллары нинди? Сорауларыбызга җавап эзли торгач, без сезнең остаханәгезгә килеп чыктык. Әдилә исемле бер кызыбыз шушы тема буенча Бөтенроссия конференциясенә әзерләнә. Казанда үткән төбәк турында призер булганнан соң, аны Мәскәүгә чакырдылар, 21 е көнне юлга кузгалабыз, конференциянең тарих-төбәкне өйрәнү секциясендә ул үз эшен яклап чыгыш ясаячак. Күнчелек белән кызыксынуны Әдилә сыйныфташларына да “йоктырды”. Балаларның чып-чын күнне, аны тегә торган ефәк җепләрне үз куллары белән тотып карыйсылары килде”, - дип сөйләде Хәнә ханым.