• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

30 сентябрь көнне «Туган авылым» комплексында Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсәдә Коръәнне өйрәнгән һәм имтиханнарны уңышлы биргән укучыларга сертификатлар бирелде.

27 сентябрьдә Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Тольяти, Чистай мөселманнарына һәм мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды. 

Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мөхтәрәм кунак – Иркутск өлкәсенең мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев һәм мәдрәсә укытучылары катнашты.

24 сентябрь көнне Чувашстанның Яңа Чабаксар шәһәре мәчетендә Мәүлид бәйрәменә багышланган мәҗлес үткәрелде. Анда Чувашстанның дәүләт Советы рәисе урынбасары Ирина Петрова, Яңа Чабаксар мәчете имамы Минкадир хәзрәт, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт  Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар Шурасы рәисе Рәуф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, «Апанай апайлары» иҗат төркеме, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев һәм башка дин әһелләре, ислам белгечләре, мөхтәрәм кунаклар һәм мәхәллә халкы катнашты.

12нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы Ульяновск, Димитровград, Арча, Әтнә мөслимәләренә сертификатлар тапшырылды. 
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасының җитәкчесе Габдерәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары катнашты.

12нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшит хәзрәт Фаизов белән очрашты. Очрашуда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты.

9нчы сентябрь көнне Апанай мәчетендә  укытучылар җыелышы узды. Мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләре яңа уку елында булачак дәресләр тәртибе, укыту ысуллары, дәреслекләр турында фикер алыштылар.