• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17нче март көнне Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы мөслимәләргә сертификатлар тапшырылды.
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина катнашты.

14нче мартта Арчаның "Шәрыкъ" мәчете мәхәлләсе мөслимәләре Апанай мәчетендә экскурсиядә булдылар. Мәчетнең имамы Әхмәт хәзрәт Сабыр кунакларны мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге, Вәлиулла хәзрәткә багышланган музей һәм "Иман" нәшриятында чыккан дини әдәбият белән таныштырды.

14нче мартта Апанай мәчетендә онлайн Апанай мәдрәсәсенең эшчәнлегенә багышланган җыелыш узды. Интернет мәдрәсәдә 1000нән артык хатын-кызлар һәм ирләр өчен Коръән дәресләре бирелә. Дәресләрне тулы Коръәнне яттан белүче, тирән белемле, тәҗрибәле мөгаллимәләр һәм мөгаллимнәр алып бара.

"Апанай" мәдрәсәсендә мөселманнар өчен мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләре буенча  курслары дәвам итә. Хәзерге вакытта өченче төркем белем ала. Курсларда Хәнәфи мәзһәбе буенча мәрхүмне юу, кәфенләү, аның өчен Коръән уку, дога кылу кагыйдәләре өйрәтелә.

Апанай мәчетендә 17 февраль көнне ястү намазыннан соң Миграҗ кичәсенә багышланган чара узды.

Бу күркәм мәҗлестә Коръән аятьләре укылды, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Миграҗ кичәсенең тарихын, намазның әһәмиятен бәян итте. Шуннан соң мөнәҗәтләр көйләнде, салаватлар әйтелде, догалар кылынды.

Апанай мәдрәсәсендә "Мәетне соңгы юлга озату" курсларын һәм "Гыйбәдәт исламия" китабы буенча намаз кагыйдәләрен өйрәнү буенча курсларны тәмамлаучы шәкертләргә сертификатлар тапшырылды.

Апанай мәдрәсәсендә ирләр өчен Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү түләүсез онлайн курслар ачылды.
               
Укыту татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә уза!
Курсны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.