• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Шушы көннәрдә «Иман» нәшриятында артык зур булмаган, ягъни 72 биттән торган «Мөгаллимүл гыйбадәт» дигән тыелган гамәлләрне аңлатучы дини мәҗмуга басылып чыкты. 1914 елда башкалабыз Казанның “Өмет” типо-литографиясендә нәшер ителгән бу брошюра күренекле татар мәгърифәтчесе, танылган галим, журналист, күп китаплар, дәреслекләр авторы Хәбибрахман Зәбири Әл-Чистапули (1880-1942) әзерләнгән.

18 мартта Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә шул булды. Аны кичә көндез нәзарәтнең Президиум әгъзалары да тәфсилләп өйрәнде: утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты.

Бүген Казандагы “Апанай” мәчетенә “Ислам нуры” рухи эшлекле үзәге җитәкчесе Иршат Гыйльметдин улы Шәйхаттаров килеп китте. Мәртәбәле кунакны “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров белән “Апанай” мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров каршы алды һәм алар аны гыйбадәтханә вә нәшриятның эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Иске Татар бистәсендә урнашкан “Апанай” мәчете әһелләре узган елда бу гыйбадәтханәнең ачылуына 250 еллык юбилейны билгеләп уздылар. Бер гасыр ярымнан артыграк халыкка әйбәт кенә хезмәт иткәч, хакимияткә килгән дәһриләр 1930 елда аны ябуга ирешәләр. 1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. 2000 елларда реставрация эшләре башлана.

Тиздән (25 мартта) мөселманнар кавеме Идел буе һәм Уралның бөек шәехы һәм ишаны Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевның тууына 187 ел тулуны билгеләп узачак. Кем булган ул күренекле дин эшлеклесе шәех Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев һәм кайда туган? 

Кичә Апанай мәчетендә Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чара узды. Аны Изге Коръән аятьләре һәм нәсыйхәт сүзләре белән мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде: