• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

27 май көнне Казан шәһәрендә Апанай мәдрәсәсендә онлайн укучы 4нче төркемнең чыгарылыш кичәсе узды. Бу тантаналы мәҗлес  Казан шәһәренең Апанай мәчете  имам-хатыйбы, ТР «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров  чыгышлары белән башланып китте. Башта Коръән сүрәләре укылды, дога кылынды. Аннары Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хасанов сәламләде.

Чарада 400гә якын мөслимәгә уку таныклыклары тапшырылды. Апанай мәдрсәсендә онлайн укулар 2 ел элек эшли башлаган иде. Бүгенге көндә әлеге курсларда 5  меңнән артык кеше белем ала.  Мәдрәсәгә укырга керү өчен сайтта теркәлергә һәм дәресләрне даими карап барырга кирәк. Шуны да искәртергә кирәк, Апанай мәдрәсәсе татар телендә онлайн форматта эшли торган бердәнбер мәдрәсә, шуңа күрә шәкертләрнең географиясе дә бик  киң. Алар арасында Башкортостан, Санкт – Петербург, Екатеринбург, Самара өлкәсе, Ульян шәһәреннән килгән укучылар да күп. Шулай ук, монда үзбәк, таҗик, рус төркемнәре бар.
Бүләкләү тантанасында укучыларга уку турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.