15 апрельдә Яңа бистә зиратында Габдулла Тукайны искә алу чарасы узды. Әлеге чарада дәүләт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, танылган шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм дин әһелләре катнашты.
9 апрель көнне Апанай мәдрәсәсендә татар милләтенең олуг хатын-кызларына багышланган күркәм чара узды. Әлеге мәҗлестә Коръән укылды, Рамазан аена багышланган мөнәҗәтләр көйләнде, мәдрәсәнең тарихы, атаклы милләт аналарының тәрҗемәи хәлләре турында сөйләнде, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, һәрбер кунакка матур бүләкләр бирелде, догалар кылынды.
22нче март көнне Ястү намазы алдыннан Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы мөселманнарга сертификатлар тапшырылды.
15 март көнне Казан шәһәренең Комсомольская 1 адресы буенча урнашкан «Сабыйлар» үзәгендә шәҗәрәгә багышланган чара узды. Бу күркәм чарада Апанай мәдрәсәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр һәм «Апанай» апайлары" дип исемләнгән иҗат төркеме катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Сабыйлар» үзәгендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Апанай мәдрәсәсенең иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды, сабыйларны татар халкының киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
17нче март көнне Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы мөслимәләргә сертификатлар тапшырылды.
Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина катнашты.
14нче мартта Арчаның "Шәрыкъ" мәчете мәхәлләсе мөслимәләре Апанай мәчетендә экскурсиядә булдылар. Мәчетнең имамы Әхмәт хәзрәт Сабыр кунакларны мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге, Вәлиулла хәзрәткә багышланган музей һәм "Иман" нәшриятында чыккан дини әдәбият белән таныштырды.