• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

6 февраль мөселман дөньясы Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алды.

Исра һәм Мигрраҗ кичәсе – сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашу вакыйгасы. Исра һәм Миграҗ кичәсе Раҗәб аеның 26сыннан 27нче көнгә каршы төненә туры килә. Миграҗ кичесендә  Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның өммәтенә намазны фарыз итә.

Шул уңайдан бүген Казан шәһәренең Апанай мәчетендә Миграҗ кичәсенә багышланган күркәм чара узды. Кичәдә Пәйгамбәребезнең  (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде. Бу кичәне Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Чараны дәвам итеп Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин килгән кунакларны сәламләде. Хөрмәтле кунаклардан Бөтен дөнья татар конгрессның Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Хасанов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова  һ. б. хөрмәтле затлар булдылар. Кичәдә мөнәҗәтләр башкарылды, салаватлар әйтелде.

Апанай мәдрәсәсендә «Мәет юу» курсын тәмамлаган шәкертләргә сертификатлар бирелде.

Кичәнең икенче өлешендә Апанай мәчетенең имамы Әхмәд хәзрәт Сабиров «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» хезмәтен тәкъдим итте. Китапта төрле киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бирелгән. Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» хезмәте  ТР Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителде.

Бу китап әти-әниләр, яшүсмерләр өчен бик файдалы чыганак булачак.

Соңыннан Каюм Насыйриның авылдашы ( Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы), шәхеснең туган җирен өйрәнүгә зур өлеш керткән эшмәкәр Асия Гобәйдуллина чыгыш ясады.

Миграҗ кичәсенә багышланган бу чара  Коръән уку, дога кылу белән тәмамланды.