• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

11 май көнне Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында һәм Комсомол районы Тукай авылларында булдылар. Бу төбәктә татар мәктәпләренең эшчәнлеге, халкыбызның тормыш-көнкүреше белән таныштылар.

Делегация составында Апанай мәчете имамы, Апанай мәдрәсәсе мөдире, Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөгәллиме Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме Альберт Вәлиуллин, Яшел Үзән районы Яңа Тура мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Йосыпов һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов булды. Делегатлар мәчетләрдә генә түгел унҗиденче гасырга караган изгеләр зиратын да күреп кайттылар, музейлар эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Кунакларны Чувашия республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Шыгырдан авылында урнашкан "Гулистан" мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар Чячякаев, шулай ук Тукай авылының "Иман йорты" житәкчесе Наил хәзрәт Ямалетдинов каршы алды.

Алар шушы жирлектә яшәгән мөселманнарның тормыш-көнкүреше, уку-укыту, гыйбадәт кылу мәсьәләләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татар балалары өчен мәчет каршында  оештырылган татар-ислам җәйге лагерьлар эшләп килүе турында да сөйләделәр.