• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 февраль көнне Апанай мәдрәсәсенең шәкерте 12 яшьлек Алашеев Тимур Изге Коръәннең ахыргы 2 җүзне яттан белү буенча имтихан бирде. Имтиханны Казан ислам  университетының Коръән хафизларны әзерләү үзәге мөгаллиме кабул итте. Әлхәмдү лилләһ, Алашеев Тимур имтиханны уңышлы тапшырып Коръән хафиз дәрәҗәсенә иреште. Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов яшь хафизга «Татар хафиз» дип исемләнгән кубок, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.

Бу күркәм чарада Алашеев Тимурның әнисе, энесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре һ.б. катнашты.