12нче сентябрь көнне Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр Казан ислам университеты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшит хәзрәт Фаизов белән очрашты. Очрашуда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты.
9нчы сентябрь көнне Апанай мәчетендә укытучылар җыелышы узды. Мәҗлестә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләре яңа уку елында булачак дәресләр тәртибе, укыту ысуллары, дәреслекләр турында фикер алыштылар.
7нче сентябрь көнне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «XII Якупов укулары» узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.
26нчы август көнне тарихчы Әскәр Гатин җитәкчелегендә «Печән базары» фестивалендә катнашучылар Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен зиярәт иттеләр.
121 ел элек, 1902 елның 20 августында, бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри бакыйлыкка күчте.
25нче август, изге җомга көнендә, шул мөһим вакыйганы искә алып, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән Каюм Насыйриның кабере зиярәт ителде.
23нче август көнне Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен Башкортстанның Калтасы районы имам-мөхтәсибе Фәнил хәзрәт Багманов һәм Краснохолмский авылы мөселманнары зиярәт иттеләр.