24 нче март көнне Әтнә районының Чембулат авылы мәдәният йортында балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Иске Җогып, Яңа Шашы, Кышлау, Чишмәле Сап, Чембулат һәм башка авыллардан килгән кырыкка якын бала катнашты. Бәйгегә шулай ук Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Әтнә районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, балаларның әти-әниләре, авыл халкы да килгән иде.
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы, Иске Кулаткы бистәсендә дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында халкыбызның җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр, академик Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиевнең якты истәлегенә багышланган XIX Кулаткы укулары узды. Анда Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты һәм “Татар зыялы байларының үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады.
Апанай мәчете каршындагы Милли мәдәният-мәгърифәт үзәгенең читекчеләр остаханәсендә Казанның 149 нчы мәктәбе укучылары булып китте. Алар Илдар абый Шәйхетдинов һәм аның шәкерте Гүзәл Биляндиновадан осталык дәресе алды. Осталар, балаларның һәркайсын станок артына утыртып,каюлы күн сәнгатенә - мәшһүр Казан җөе белән тегәргә өйрәтте.
Уку елының соңгы айлары, гадәттә, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Әмма Апанай мәдрәсәсендә сүлпәнлек һич сизелми. Әле киресенчә, яңадан-яңа планнар корып, бәйгеләргә әзерләнеп ятышлары. Ял көнендә уку бүлмәләрендә, остаханәләрдә булып, җитәкчелек һәм мөгаллимнәр белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдек.
Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Каюм Насыйри урамында урнашкан Иске Татар Бистәсе музеенда булып, XVI-XIX гасыр биналарын, ул чорда яшәгән күренекле шәхесләрне 3D сурәтләрдә карады.
Казанның Мәрҗани мәчетендә татар халкының сөекле улы, җырчы Илһам ага Шакировның кырыгын билгеләп үттеләр. Коръән мәҗлесендә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазеннән соң Нияз хәзрәт Коръән аятьләре укыды. Аннары Илһам аганың рухына багышлап дога кылынды.