• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 июль, җомга көнне җиде ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы була. Аны Апанай мәчете һәм “Иман” нәшрияты җитәкчелеге оештыра.

8 августтан ястү һәм иртәнге намазлар Татарстан Республикасында 5 майга кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Изге Рамазан ае тәмамлану белән Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырылачак. Әлеге дәресләрдә балаларга ислам нигезләрен һәм әхлак кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр. Шулай ук мәдәни чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, уеннар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Хөрмәтле кардәшләрем!

Рухи яктан камилләшү, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган изге Рамазан ае якынлаша.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табәрани, Бәйһәкый).

28 апрель көнне Казанның Апанай мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча 13 яшькә кадәрге кыз балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бәйгегә егермедән артык бала җыелды. Иң яшь катнашучы 3 яшьлек Әхмәдиева Зәйнәп булды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, килгән кунакларны Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин исеменнән сәламләгәннән соң, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай диде:

- Бүгенге намаз бәйгесендә балалар намаз уку буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр. Намаз - һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булып тора. Намаз укуның тәртибен, шартларын һәрбер мөселман белергә тиеш, чөнки бу гыйбадәт - Аллаһ каршындагы иң беренче бурычыбыз.

Бүген Казанның Апанай мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча 13 яшькә кадәрге ир балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бәйгегә үз мәчетләрендә остазлары каршында имтихан тоткан егермеләп бала җыелды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай диде:

- Бүгенге бәйгедә балалар намаз уку буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр. Намаз - һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булып тора. Намаз укуның тәртибен, шартларын һәрбер мөселман белергә тиеш, чөнки бу гыйбадәт - Аллаһ каршындагы иң беренче бурычыбыз.