• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

2023 елның 7-8 июль көннәрендә Россия Федерациясе Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә танылган галимнәр, Дәүләт вәкилләре, дин әһелләре катнашында «Расулев укулары: Рәсәйнең тарихында һәм бүгенгесендә ислам» темасына IV Халыкара һәм XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.

Әлеге зур чарада Зөфәр Вәлиәхмәтов җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе дә катнашты. Аның составында Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр да бар иде.