• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Шул сәбәпле ул сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм ирекле, юл чыгымнарын күтәрергә матди мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы (фарыз гамәл). Бу бурычны, үз гомереңдә бер тапкыр булса да үтәү зарур.

11 августта, ягъни Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә мөселманнар Корбан бәйрәмен каршы ала. Ул көнне Апанай мәчетендә 3:30 да Коръән укыла башлый; 4:10 да - Гает вәгазе; 4:30 да - Корбан гаете намазы; 4:40 та Корбан гаете хөтбәсе укыла. Аннары Коръән укып, дога кылыначак.

Апанай мәчете коллективының чираттагы җыелышы булды. Анда Корбан бәйрәмен каршылауга, җәйге чорда төзекләндерү эшләренең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров коллективны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы Казыйлар шурасының Корбан Гаетенә кагылышлы карары белән таныштырды.

Бүген Апанай мәчетендә танылган дин әһеле, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. Иртәнге сәгать 9:00 дә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  һәм башка танылган дин әһелләре Казанның мөселман зиратына барып, аның каберен зиярәт итеп, рухына дога кылып кайтты.

28 нче май көнне Апанай мәчетенең, "Иман" нәшриятының эшчәнлеге белән танышу өчен Дагыстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаев килеп китте. 

Әхмәт хаҗи мәчетебезнең элеккеге имамы Вәлиулла хәзрәт Якуповны яхшы белгән, бик хөрмәт иткән. Вәлиулла хәзрәт хезмәт иткән мәчет бүгенге көндә ни хәлдә, аның эшчәнлеге ничек дәвам итә - аны бигрәк тә шул кызыксындырган. 

Апанай мәчете каршында10 июньнән 23 июньгә кадәр мәктәп яшендәге ир балалар өчен; 24 июньнән 7 июльгә кадәр кызлар өчен Ислам әхлагы буенча ике атналык дини курслар эшләде. Курсларга барлыгы 50 дән артык бала йөрде.