• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Быел Казанның иң борынгы һәм иң матур булган Апанай мәчетенә 250 ел тула. Шул юбилейны үткәрү буенча мәчеттә беренче утырыш узды. Анда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре башкарма комитетының “Иске татар бистәсе” префектурасы җитәкчесе Марат Зәкәрия улы Усманов; Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Илнур Габделнасыйр улы Шакиров; танылган архитектор, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Фәридә Мөхәммәд кызы Зәбирова; тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Рим улы Салихов; Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин; шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Минтаһир улы Фәттиев; Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Фәрди кызы Төхвәтова һәм башкалар катнашты.

        Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Каюм Насыйри музеенда мәшһүр ислам дине галиме, мөселман фәлсәфәчесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган очрашуда катнашты. Чарага шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарихчы-галим Айдар Хәйретдинов; “Безнең мирас” журналы редакторының беренче урынбасары, язучы, тәнкыйтьче Фирдәвес Зариф, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов; Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары да чакырылган иде. Очрашуны Каюм Насыйри музее директоры Раушания Фаил кызы Шәфигуллина алып барды.

      - Халкыбызның төрле күркәм гореф-гадәтләре бар, без аларны өйрәнергә, белергә тиеш. Заманында Апанай мәчете каршында күнчеләр хезмәт иткән. Мәчет янәшәсендәге Күнче, Сафьян урамнарының исемнәре дә шул хакта сөйләп тора. Күркәм гореф-гадәтләребезне, инде онытылып бара торган һөнәрчелегебезне, туган телебезне балаларыбызга өйрәтеп калдыру максатыннан милли-мәдәни үзәктә төрле курслар оештырып җибәрдек, - дип сөйләде Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

        Шушы көннәрдә Теләчедә тарихчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашында дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда махсус кунак буларак Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты.

        Кичә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Балтач районына оештырган сәфәрдә булып кайттылар. Һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә торган мәхәллә җыелышында алар шул сәфәрдән алган тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

        Без гаять бай рухи мираска ия халык. Галимнәребезнең күп кенә дини хезмәтләре гарәп язуы белән язылган. Шундыйларның берсе – “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Кысас әл-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) китабы. “Кысас әл-әнбия” урта гасыр татар әдәбиятының иң зур һәм иң борынгы әсәрләренең берсе булып санала.