• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

 

        Никах, балага исем кушу һәм башка дини мәҗлесләрне гомер буена истә калырлык итеп, башкаланың иң борынгы, иң матур мәчетендә үткәрергә теләсәгез, рәхим итеп, Апанай мәчетенә килегез!

        Апанай мәчетендә һәр җомга көнне кичке сәгать 7 дә әхлак дәресләре үткәрелә. Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сезнең иң хәерлегез - күркәм әхлакка ия булганыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Әхлак дәресләрендә начар сыйфатларны күркәм сыйфатларга алыштыру, нәфесне тәрбияләү ысуллары өйрәтелә; олуг галимнәрнең, әүлияләрнең тормышларыннан күркәм үрнәкләр китерелә. Лекцияләрне татар һәм рус телләрендә Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсе мөгаллиме Фуат хәзрәт Ибраһимов укый.

       “Иман” нәшриятында һәр мөселман өчен өстәл китабы булырдай һәм көнкүрештә даими файдаланыла торган китаплар нәшер ителә. Ураза, Корбан гаетләрен, җомга бәйрәмен һәркайсыбыз белә. Әмма динебездә алардан тыш та мөбарәк айлар һәм мөбарәк кичәләр бар. Мәсәлән, Мәүлид ае; шәгъбән ае һәм ул айдагы Бәраәт кичәсе; рәҗәп ае һәм Рәгаиб, Мигъраҗ кичәләре. Менә бу айларның, кичәләрнең фазыйләтләре турында безнең нәшрият “Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре” дигән китап әзерләп бастырды.

        Апанай мәчетендә мөхтәрәм кунаклар - танылган архитектор Фәридә Мөхәммәд кызы Зәбирова һәм тарихчы-галим, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Радик Рим улы Салихов булып китте. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунакларны мәчет эшчәнлеге белән таныштырды, Вәлиулла хәзрәт Якуповның музеен күрсәтте.

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә мәшһүр дин галиме, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани елына багышланган һәм тууына 200 ел тулу уңаеннан күркәм чара уздырылды. Анда галимнәр, дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Казан ислам көллияте шәкертләре катнашты. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов алып барды. 

Бу көннәрдә Болгарда “II Ш.Мәрҗани укулары: “Россия мөселманнарының институализация процесслары: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән төбәкара конференция узды. Аның эшендә Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кырым мөфтиятләре җитәкчеләре, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр катнашты.