• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бүген Казандагы “Апанай” мәчетенә “Ислам нуры” рухи эшлекле үзәге җитәкчесе Иршат Гыйльметдин улы Шәйхаттаров килеп китте. Мәртәбәле кунакны “Иман” нәшрияты директоры Нияз хәзрәт Сабиров белән “Апанай” мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров каршы алды һәм алар аны гыйбадәтханә вә нәшриятның эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Бу очрашуда Иршат Гыйльметдин улы күп еллар дәвамында “Иман” нәшриятының элекке җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб белән хезмәттәшлек итүе хакында сөйләде. Ул хәтта Вәлиулла хәзрәт белән бергәләп китаплар нәшер итүдә дә катнашкан булган. Иршат әфәнде шул хатирәләре белән дә уртаклашты.

Очрашу ахырында “Иман” нәшрияты белән “Ислам нуры” рухи эшлекле үзәге арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.

Хәзерге вакытта “Иман” нәшриятының эшчәнлеге уңышлы рәвештә дәвам итә, татар галимнәренең гарәп хәрефләре белән дөньяга чыккан хезмәтләре кириллицага күчерелеп бара. Быел “Иман” нәшриятының эшли башлавына 30 ел тула.