• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

 

        Уку елының соңгы айлары, гадәттә, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Әмма Апанай мәдрәсәсендә сүлпәнлек һич сизелми. Әле киресенчә, яңадан-яңа планнар корып, бәйгеләргә әзерләнеп ятышлары. Ял көнендә уку бүлмәләрендә, остаханәләрдә булып, җитәкчелек һәм мөгаллимнәр белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдек.

        Уку елының соңгы айлары, гадәттә, күз ачып йомганчы үтә дә китә. Әмма Апанай мәдрәсәсендә сүлпәнлек һич сизелми. Әле киресенчә, яңадан-яңа планнар корып, бәйгеләргә әзерләнеп ятышлары. Ял көнендә уку бүлмәләрендә, остаханәләрдә булып, җитәкчелек һәм мөгаллимнәр белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдек.

        Әхмәт хәзрәт Сабиров, мәдрәсә җитәкчесе:

                                                                                           Гыйлем алу эчкә1                    

        - Әлхәмдүлилләһ, Җөмһүриятебез, Казаныбыз мәчетләренең һәммәсендә диярлек дин дәресләре бара. Бу дәресләрдә мөгаллимнәр динебез нигезләре белән берлектә ана телебезне, мәдәниятебезне өйрәтергә тырышалар. Безнең Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә дә дистәгә якын төркемдә өлкәннәр һәм балалар гыйлем ала.

        Уку елы азагы, гадәттә, алган гыйлемнәрне барлап, нәтиҗә чыгарыр чак. Диния нәзарәте, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте карарлары буенча март-апрель айларында 15 яшькә кадәрге балалар арасында конкурслар алып барырга ниятләнелә. Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең Коръән уку конкурсы 31 мартта Әмәт мәчетендә уздырылачак. Бу бәйгегә балаларыбыз зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Намаз уку буенча конкурс исә апрель аенда безнең Апанай мәчетендә узачак. Кызлар һәм ир балалар өчен аерым көннәрдә - 21 апрель һәм 28 апрельдә уздырырга ниятләнелә.

        Рәҗәп ае - вакыйгаларга бай, күркәм айларның берсе. Күптән түгел генә Рәгаиб кичәсе узган иде, инде тиздән Мигъраҗ була. Бу вакыйгага карата да мәхәлләбездә бәйге уздырырга ният бар. Балаларга биремнәр бирелде, бәйге 7 апрель көненә тәгаенләнде.

        Венера ханым Әгъләмова, мөгаллимә:

        - Төркемебездә 5-7 яшьлек кызчыклар укый, барысы да бик тырышлар. Башлангыч төркем, җитмәсә, кече яшьтә булуларына карамастан, шактый алга киттек, хәрефләр өйрәнүдән башлаган идек, инде укый да беләбез. Байтак кыска сүрәләр ятладык, бүген менә “Нәсръ”ны өйрәнергә керештек. Конкурсларда катнашырга җыенабыз, шуңа күрә дәрестән соң да тоткарланырга туры килә.

        Мәрьям ханым Мохтәрова, мөгаллимә:

        - Мин 10-12 яшьлек кызлар белән шөгыльләнәм. Конкурс өчен генә дип түгел, игътибарны беренче чиратта намазга бирәбез, чөнки Аллаһы Тәгалә бездән шуны таләп итә. Хифзъ буенча 30 нчы җүзне өйрәнәбез, инде “Кәфирун” сүрәсенә керештек. Бер кызыбыз, әти-әнисе теләге буенча, “Нәбә” сүрәсен ятлый. Һәрберсенең үз Коръәне, кызлар Китапны мәгънәләренә төшенеп укый башлады. Конкурска килгәндә, без алты кызның барысын да әзерләргә тырышабыз. Җаваплылык сизсеннәр, үз өлешләрен кертергә тырышсыннар! Балаларның үзләренә еш кына: “Бу вакытта - якшәмбе иртәсендә күпме бала йоклап ята. Аллаһ сезне, энҗе бөртекләре кебек бөтен шәһәр буйлап җыеп, шушы мәдрәсәгә китергән. Кулыгызга Коръән тоттырган. Бу зур сөенеч тә, җаваплылык та”, - дим.

        Мин үзем дә Апанай мәчетенә шәкерт буларак килгән идем, аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә гыйлем алып, инде менә шул гыйлемнәрне балаларга тапшырырга тырышам, Аллаһ кабул итсен, яхшы гамәлләрдән аермасын. Тәҗрибәң булса да, башта каян башларга белмисең. Балаларның күңеленә ничек ачкыч табарга, дип мин әниемнең энесенә - Тукай районы Калмыш авылы имам-хатыйбы Биҗан абыйга мөрәҗәгать иттем. Ул сабыр холыклы, һәр сүзен уйлап кына сөйләшә торган кеше. Син, сеңелем, аларны хикмәт белән укытырга тырыш, диде. Әнә шуңа омтылам, гел китаплар укыйм, лекцияләр тыңлыйм. Бөтен теләгем  – без укытып чыгарган балалар гыйлемле булу өстенә җәмгыятьтә үз-үзләрен дөрес итеп тота белә торган, әхлаклы, тәрбияле булсыннар иде.

        Илдар Шәйхетдинов, сәнгать дәресе мөгаллиме:

Гыйлем алу эчкә3                                                                                        

 

        - Менә икенче ел инде мәдрәсәдә укучы малайлар минем остаханәмдә күн эшләнмәләр тегәргә өйрәнәләр. Гап-гади генә әйберләр дә һөнәрчедән зур тырышлык, түземлелек таләп итә. Гадәттә, шул сыйфатларга ия булганнар остаханәдә озакка тоткарлана һәм уңышка да ирешә. Әмир исемле малай әнә үзенең әнисенә күннән кечкенә сумка тегеп бүләк итте. Алга таба планнары зурдан – үзенә күн оекбашлар – читекләр тегәргә уйлый.

Гыйлем алу эчкә4

        Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның инициативасы белән Милли мәдәният-мәгърифәт үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен милли кием тегү, рәсем-каллиграфия сәнгате һәм тагын берничә юнәлештә сәнгать дәресләре алып барылыр дип көтелә.

        Күптән түгел “Шик” иҗат студиясе кызлары безгә борынгы, әмма бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып тегелгән һәм шәригатькә каршы килми торган татар костюмы бүләк иттеләр (фотода - Илдар абый шул костюмнан - ред.). Дәресләрдә ирләр һәм хатын-кызлар өчен шушындый милли кием-салымнар тегәргә өйрәтәчәкләр.

Гыйлем алу эчкә5

       

        Күз явын алырлык, сәнгать әсәре дәрәҗәсендә эшләнгән менә бу читекләргә 40-50 ел. Алар гадәти чигүле читекләр түгел, ә күнгә буяу белән бизәк төшереп ясалганнар. Бу төр сәнгать серләрен өйрәтергә теләк белдерүче осталарыбыз да бар. Моннан тыш керамикага бизәк төшерү, сәйләннәр белән бизәп-чигү буенча да курслар оештыру планлаштырыла.

                                                                                                            Мәрьямбану Хафиз