• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

24 нче март көнне Әтнә районының Чембулат авылы мәдәният йортында балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә Иске Җогып, Яңа Шашы, Кышлау, Чишмәле Сап, Чембулат һәм башка авыллардан килгән кырыкка якын бала катнашты. Бәйгегә шулай ук Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Әтнә районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, балаларның әти-әниләре, авыл халкы да килгән иде.

Моннан берничә ел элек Чембулат авылы имамы Рубис хәзрәт башлап җибәргән бу бәйге, күркәм традициягә әйләнеп, хәзер инде ел саен үткәрелә башлады. Олы яшьтә булуына карамастан, хәзрәт балаларның дини белемнәрен, Коръәнгә карата мәхәббәтләрен арттырырга, аларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Балалар да бәйгегә яратып, әзерләнеп киләләр, белемнәре дә елдан-ел арта бара.

Сәхнәгә башта ир балаларны чыгардылар. Алар исемнәрен, кайсы авылдан килгәнлекләрен әйтеп, белгән сүрәләрен укыдылар. Аннары кыз балалар чыкты. Әлбәттә инде, балаларның белемнәре төрле дәрәҗәдә, ләкин бу бәйгенең максаты - Коръәнгә мәхәббәт арттыру, белгән сүрәләрне онытмау һәм яңа сүрәләр өйрәнергә этәргеч бирү. Кемнәрдер “Фатиха”, “Ихлас”, “Гасыр” сүрәсен, кайберләре 5-6 әр сүрә укыды. Шуннан соң Коръәнне яхшырак укыган балалар арасында викторина үткәрелде. Малайлар һәм кызлар командаларына Ислам нигезләре буенча, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышыннан сораулар әзерләнгән иде. Балалар әлеге сорауларга матур гына җаваплар бирделәр. Бәйгенең бер өлешендә ике ир бала намаз укып күрсәтте, бер кыз бала намазның тәртибен сөйләп бирде. Коръән сүрәләрен белгән балалар барысы да намаз укый белми әле, яшьтәшләренең намаз укыганнарын күрү алар өчен бик файдалы булгандыр. Бәйге Габдулла Тукайның, башка мәшһүр шагыйрьләребезнең шигырьләре белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага бүләкләр бирелде. Белемлерәкләренә махсус бүләкләр тапшырылды. Нияз хәзрәт Сабиров та, үз чиратында, шушы бәйгене үткәрүчеләргә, алып баручыларга “Иман” нәшриятында басылып чыккан китапларны бүләк итте.

Чембулат1 эчкә

Чембулат2 эчкә