• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Бу көннәрдә Болгар ислам академиясенең фән-мәгариф үзәгендә Россиянең ислам дине тәгълиматы белгечләре катнашында "Шиһабетдин Мәрҗани укулары" төбәкара конференциясе бара.

Апанай мәчете каршындагы дини курслар октябрьдә башланып, май аена кадәр дәвам итә. Мөгаллимнәр һәр теләгән кешегә аның өчен уңайлы вакытта дини белем һәм дини тәрбия бирергә тырыша. Биредә малайлар, кызлар, ир-атлар, хатын-кызлар өчен барлыгы унлап төркем эшли. Коръән уку белән генә шөгыльләнүче аерым төркем дә бар. Мөгаллимнәр барысы да мәдрәсә белеменә яки югары дини белемгә ия. 

7 декабрь көнне Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Бертуган Максудиларның милли мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дигән халыкара фәнни конференция үткәрелде. Әлеге чара танылган җәмәгать эшлеклесе, галим, журналист Әхмәтһади Максудиның тууына 150 ел; мәшһүр дәүләт эшлеклесе, галим, хокук фәннәре профессоры Садри Максудиның тууына140 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Апанай (Күл буе) мәдрәсәсе Казан шәһәренең иң борынгы мәдрәсәләренең берсе булып санала. Аңа Апанай мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасырда башлануы билгеле. Шушы мәдрәсәдә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары белем алган.

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле буенча уку  курсларына  язылу башланды. Курслар балалар һәм олылар өчен үткәрелә.