• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

7 декабрь көнне Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Бертуган Максудиларның милли мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дигән халыкара фәнни конференция үткәрелде. Әлеге чара танылган җәмәгать эшлеклесе, галим, журналист Әхмәтһади Максудиның тууына 150 ел; мәшһүр дәүләт эшлеклесе, галим, хокук фәннәре профессоры Садри Максудиның тууына140 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Апанай (Күл буе) мәдрәсәсе Казан шәһәренең иң борынгы мәдрәсәләренең берсе булып санала. Аңа Апанай мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасырда башлануы билгеле. Шушы мәдрәсәдә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары белем алган.

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле буенча уку  курсларына  язылу башланды. Курслар балалар һәм олылар өчен үткәрелә.

Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Апанай мәчетенең тарихы hәм хәзерге эшчәнлеге белән таныштылар.

Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее ачылды. Имам-хатыйб Нияз хәзрәт Сабиров һәм Әхмәт хәзрәт фаҗигале һәлак булган имам турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

29 июль көнне Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә остазлары, шәкертләре һәм аларның әти-әниләре мәчетнең имамнары Нияз хәзрәт белән Әхмәт хәзрәт җитәкчелегендә Каюм Насыйриның туган йорты урнашкан Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылын зиярәт иттеләр.