• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

20 сентябрьдә көндезге сәгать 2 дә Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узачак. Гыйлемгә омтылучы, үзен дә, балаларын да һәрьяклап үстерергә теләүчеләрне вакытларын безнең белән бергә файдалы итеп уздырырга чакырабыз.

11 сентябрь көнне Кукмара районының Мәчкәрә авылында “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең дини-рухи мирасы” дигән темага “Икенче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булды.

Апас районының Олы Бакырчы авылында даими төстә дини чаралар үткәрелеп килә. Авылның имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов дини мәҗлесләрне еш уздырырга тырыша, ул мәҗлесләргә мәктәп укытучыларын да чакыра, бөтен авыл халкын җыя. 10 сентябрьдә узган корбан мәҗлесенә Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апас районының имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина чакырулы иде, барлыгы йөздән артык кеше катнашты.

Апанай мәдрәсәсендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча 2019/20 елга уку курсларына язылу бара. Дәресләр октябрь аеннан башлана.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Төмән шәһәрендә имамнар өчен уздырылган дини белемнәрне арттыру курсларында татар галимнәре Габденнасыйр Курсави белән Мөхәммәдмурат Рәмзинең тормыш юлы һәм хезмәтләре турында чыгыш ясады.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайту уңаеннан мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен һәм “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, күркәм мәҗлес уздырды. Изге җиргә ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хәзрәт хаҗ сәфәренең хәвеф-хәтәрләрсез, имин узуы турында хәбәр итте.