• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Каюм Насыйри урамында урнашкан Иске Татар Бистәсе музеенда булып, XVI-XIX гасыр биналарын, ул чорда яшәгән күренекле шәхесләрне 3D сурәтләрдә карады.

        Апанай мәдрәсәсе шәкертләре Каюм Насыйри урамында урнашкан Иске Татар Бистәсе музеенда булып, XVI-XIX гасыр биналарын, ул чорда яшәгән күренекле шәхесләрне 3D сурәтләрдә карады.

        Бер сәгать дәвамында экскурсовод Светлана Васелова аларга “Казан җирлегендәге җәннәт почмагы” (элек аны шулай дип атаганнар) – Иске Татар бистәсе һәм бистә татарлары җәмгыятенең оешу тарихын сөйләде. Музейның беренче залында Иске Татар бистәсе тарихы турында сюжет, элекке фотосурәтләрдән слайд-шоу һәм Татар бистәсенең зур макеты тәкъдим ителде. “Шәрык” клубы стилендә ясалган залда инфографикалы видеотарих күрсәтелде. Ул залдан чыгышлый ук балалар, үткән гасырлар пассажирларына әйләнеп, “Барабыз” чанасында “сәяхәт итте”. Интерактив залда исә Казан татарларының көнкүреше, мәдәнияте, кәсебе, һөнәре, эшчәнлеге белән таныштырдылар. Биредә тәкъдим ителгән антиквариат һәм татарларның күз явын алырлык кул эшләнмәләренең бәяләре дә күрсәтелгән һәм аларны истәлеккә сатып алырга була иде.     Кунакларны чәй белән сыйлау бүлмәсе татар өен хәтерләтә. “Башы түшәмгә тигән” ап-ак мичле, киндер эскәтерле, бизәкле бирнә сандыклы, чәй-шикәрле татар йортында балалар шактый озак тоткарландылар; түр бүлмәдә урнашкан сувенир, тәм-томнар лавкасында да булдылар.     

        Администратор Садия Абдуллина әйтүенә караганда, музейны туристлар да, шәһәребез укучылары да бик үз иткәннәр, хәзерге вакытта май аена экскурсиягә язылу бара. Әлеге хосусый музей эшмәкәр Ольга Сотова тарафыннан 2017 елны ачылган иде. Музейга керү бәясе, хуш-исле чәй табынын да кертеп, 400 сум. Дүшәмбе, сишәмбедән кала һәр көнне иртәнге сәгать 10 нан кичке 7 гә кадәр эшли.