26нчы гыйнвар көнне Икенде намазыннан соң Апанай мәчетендә Раҗәб аена һәм Рәгаиб кичәсенә багышланган кичә үткәрелде.
Шушы чарада изге Коръән аятьләре укылды, Раҗәб аеның һәм Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләнде, салаватлар әйтелде, "Апанай апайлары" исемле иҗат төркеме дини мөнәҗәтләр башкарды. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәуф Хәсәнов, танылган мөнәҗәтче, Татарстанның халык артисты Мингол Галеев, Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов һ.б. булды.
26нчы гыйнвар көнне Икенде намазыннан соң сәгать 14.30да Апанай мәчетендә Раҗәб аена һәм Рәгаиб кичәсенә багышланган мәҗлес үткәреләчәк.
Шушы мәҗлестә Пәйгәмбәребез сәллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак.
Теләгән һәр кеше шушы мәҗлестә катнаша ала, рәхим итегез!
25 гыйнвар көнне "Апанай" мәдрәсәсендә мөселманнар өчен мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләре буенча курслар ачылачак. Курсларда Хәнәфи мәзһәбе буенча мәрхүмне юу, кәфенләү, аның өчен Коръән уку, дога кылу кагыйдәләре өйрәтеләчәк. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк.
17 декабрьдә Апанай мәчетендә җәмәгатьчелеккә татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап" дип аталган китабы тәкъдим ителде.
Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров бу китапны гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә иткән һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар биргән.
17нче декабрьдә “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуның 3 еллыгы билгеләп үтелде.
Кичәне Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештырды.
8 декабрь көнне ястү намазыннан соң Апанай мәдрәсәсе мөгаллимәләре Мухтарова Мәрьям ханымның балаларга ислам нигезләрен өйрәтү ысуллары турында икенче лекциясен тыңладылар. Беренче лекция үткән пәнҗешәмбе көнне үткәрелде.