15 апрельдә Яңа бистә зиратында Габдулла Тукайны искә алу чарасы узды. Әлеге чарада дәүләт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, танылган шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм дин әһелләре катнашты.
Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Габдулла Тукай рухы өчен Коръән укып, дога кылды.